Игенче тырышлыгы
Күктә кояш нурын сипте
Куанып мул уңышка.
Тук башаклар чайкалдылар
Ямь өстәп бу тормышка.
Игенченең тырышлыгы
Күренә киң кырларда.
Сүрелмичә эшләү дәрте
Әверелде җырларга.
Олау-олау амбарларга
Икмәк кайтты, җыр кайтты.
Инде уҗымнарны каплап
Кырга ап-ак кар ятты.
Бераз моңсу булып калды
Игеннәрне җыйгачтын.
Син моңайма, игенче дус,
Ямьле язлар җитәр кабат,
Басуларга чыгарсың.
Нуриахметов Ильмир Ильнар улы.