Төн уртасында Рөстәм сискәнеп уянып китте. Әллә инде яңгыр ява? Бераз тыңлап яткач, җил тавышы икәнен аңлап алды. «Аллага шөкер, яңгыр түгел икән! » дип куанып куйды. Куанмыйча, кырда кызу урак өсте бара, көннәр әйбәт торганда ничектә урып-җыюны бетерәсе, икмәкләрне коры килеш амбарларга кертәсе иде.
Бишенче сыйныфтан бирле комбайнер ярдәмчесе ул. Әнисе жәлләп уятмыйча калса, комбайн артыннан елый-елый чаба иде. Иптәшләре каз бәбкәсе саклап, су коенганда- ул инде иген кырларын иңли, әтисе белән олыларча көнлек план турында сөйләшә. Комбайн велосипед кына түгел шул, малайлар алдында горурланып сөйләрлек сүзләре бик күп Рөстәмнең. Кызыгып караучы иптәшләре шактый булсада, «зур диңгез коробына» менеп карарга да батырчылык итмәүчеләр дә шактый булды. Мондый чакта Рөстәм үзен башкалардан бер башка зуррак итеп тойды. Әмма , авыр чаклары да бик күп иде… Бункерның тулы-тулмавын карау, көлтәләрнең егылып тыгылуы, бигрәктә комбайнның ватылуы үзәклләргә шактый үтте. Аннан да бигерәк, ватылып бушка киткән вакытның кире кайтмавы, шул вакыт аралыгында күпме иген суктыра алачагын уйлап үзәге әрнеде малайның. Әтисе Шамил абый белән колхозның иң алдынгы, беренче игенчеләре булдылар. Берничә ел район күләмендә чемпион исеменә лаек булып, исемнәре почет тактасында булды. Ел саен 1 сентябрь ленейкасында-җәйге каникул вакытында колхозга булышкан укучыларны чакырып бүләк бирү гадәте бар иде. Менә шул чагында инде үзенә «кыек» караган кызларның маңгайларына чиертә иде Рөстәм!
Хәзер инде Рөстәм ир уртасы. Яраткан эшендә эшли. Игеннәр шаулавы шәһәргә җибәрмәделәр малайны. Малайлык чакларыннан шактый вакыт узды, заманча техникада-эшне күпкә җиңеләйтә. Хәленнән килгәнчә яшь буынга үгет нәсыйхәтләрен бирә, эш серләре белән уртаклаша. Рөстәмнең «авыру җитди» урып- җыю тәмамлану белән икенче уңыш елына әзерләнә башлый. Планнар кора, техникасын әзерли, игеннәр белән сөйләшә.
Хезмәтеңнең хөрмәтен күрү дә зур шатлык. Укучылар белән очрашуга еш чакыралар аны. Авыл, җир, икмәк кадере турындагы кичерешләрен тулысынча балаларга җиткергә тырыша, авылны ташламаска өнди. Аның өчен җаны әрни.
Очрашулардан соң да, тиз генә тынычлана алмый ул. Күңеле кырга,басуга ашкына… Игеннәре белән сөйләшә-серләшә, күзләре иген кырларын айкый… Икмәктән, җир кадерен белүче ирләрдән аерма,Раббем!