Игелекләр эшләп үсик.
Кайтыр ул үзебезгә.
Кызыллык та, яманлык та
Китермәс безнең йөзгә.
Яманлык та кире кайта.
Тик кешеләр аны аңламый.
Ашыгып кыла явызлыкны,
Әйләнеп кайтыр диеп уйламый.
Игелекләр-изгелекләр
Бүген күбрәк эшлик әле.
Шушы матур Әтәч елында
Авырлыкларны җиңик әле.