Безнең авылда күптәннән инде җигүле атлар белән йөрмиләр. Ат асраучылар бар, әмма алар аны үстереп сатар өчен асрый, ахырысы.
Бервакыт гаҗәп хәл булды. Безгә күрше авылдан җигүле атта кунак абый килде. Ул әти белән сөйләшеп өйдә булганда мин рәхәтләнеп ат арбасында утырдым. Утыра – утыра туйдырды, күңелгә “эх, берне әйләнеп килсәң иде” дигән уй керде. Өлкәннәргә әйтсәң, тыңламаслар шул. Үзем генә әйләнеп килим, белеп тормаслар әле, дип бәйләп куйган җирдән дилбегәсен ычкындырдым да, сак кыны кагып җибәрдем. Ат җай белән генә атлап китте. Менә дөнья рәхәте кая икән! Юл тигез булмаганга күрә арба таяклары аякларыма массаж ясый. Ә тизрәк барсаң ничек булыр икән? Уйлавым булды — дилбегәне селкеп җибәрдем. Ат килеп алга ыргылды да – мин артка авып киттем.
А-а-а-а – дип кычкырганга ат “на” дип аңлады, ахрысы- нык юырта башлады.
Мин кычкырган саен, ул яхшырак чаба. Арба сикерә, арбада мин туп кебек тәгәрәп йөрим.Күпмегәдәр кадәр барыр икән бу газап. Куркуымнан бөтен көчемә акыра башладым.
-Тыр-р-р, тпру дигән тавыш ишетелде .Ат шып туктады. Арбадан сикереп төштем, бөтен җирем авырта, йөрергә уңайсыз. Ат мине тыңлап туктаган дисәм, йөгәнне нык итеп тотып бер абый басып тора. Мин акырып елап җибәрдем.
— Бик нык авыртамы, кызым,-ди.
-Юк, атны ничек кире алып кайттыйм икән, мин әле аны сорамыйча алып киттем, — дидем дә тагын ныграк кычкырып елый башладым.
-Ярар, тынычлан. Мин сезнең урамга барам бит, үзем алып кайтам. Әйдә, утыр,-ди
-Юк, мин җәяү генә.
Әле моннан берничә минут элек кенә, мине күрегез дип горурланып утырып бара идем, инде “күрмәсәләр генә ярар иде” дип уйлап арба артыннан титаклыйм. Шәфкатьле абый атны мин күрсәткән җиргә бәйләп куйды.
Кунак абый ат белән йөреп килгәнне белмәде, тик киткәндә миңа карап:
— Сезнең капка төбендә кызу, ахрысы, ат тирләгән, — дип әйтте
Мин иңбашларымны сикерттем.
Ә әнинең кая болай буялдың дип соравына чишмә буена баргач, абынып киттем дә, аска тәгәрәдем, дидем. Үзем дә шаккаттым, күземне дә йоммыйча алдаша алам икән ич мин.
Менә шушы вакыйгадан бирле җигүле атларга утырганым юк. Хәер, атлары юк аның, булса, уйлап карар идем.
Язды: Гатиятуллина Әминә Марат кызы, Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы, Яшел Үзән районы ТР (18.08.2023)