X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Иң яраткан кешемә

Яз кояшы үзенең нуры белән

Кар-бозларны эреткән чагында

Бу дөньяга, әнием, син килгәнсең,

Ямьле язның алсу таңында.

Шул язларның җылылыгын җыеп

Игелекле булып үскәнсең

Энеләрең, сеңелкәшең өчен

Бу тормышта һәрчак үрнәк син.

Тәрбиялисең әти-әниеңне

Туганнарның кадерен беләсең.

Бар эшкә дә җитез, өлгер үзең,

Күзләр генә тия күрмәсен.

Хамзина Аделя Фаилевна
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 16.03.2007
Место учебы: Шеморданский лицей
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Шемордан