Иң тәмле ризык эзләп,
Баш ватып утырабыз.
Попкорн ашый-ашый
Төрле план корабыз.
Әни белән әти өчен
Аш тәмле ризык икән.
Энем белән минем өчен
Әллә колбаса микән?!
Озак тарткалаштык без
Тәмле ризыклар өчен.
Бер фикергә килә алмагач,
Ач калдык бүген кичен.