Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
И минем туган телем

И минем туган телем….

Туган телем- татар теле,

Иң газиз кыпчак телем.

Саф,аһәңле телем белән

Сөйләшә халкым минем.

Шул телдә аралашып,

Саклармын туган телем.

Кая гына барсам да ,

Сөйләшәм туган телдә .

Туган телнең аһәңлеге

Һәрвакыт күңелемдә.

Мәктәптә белем алып,

Аңлыймын кирәклеген

Кечкенәдән тоеп үстем

Шул телнең аһәңлеген.

Һәр көн саен туган телдә

Сөйләшик әле,дуслар!

Бу фикер белән килешеп,

Татар милләте хуплар.

Без,татарлар –көчле халык

Югалтмыйк үзебезне

Кая гына барсак та,

Онытмыйк Туган илне!

Тахир Мустафин Русланович
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 14.11.2008
Место учебы: МБОУ"Кутлушкинская ООШ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Чистопольский муниципальный район
Город: Село. Кутлушкино