XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җиңүләр безне көтә

Безнең бабай сөйли иде,

Калтырыйдыр куллары

«Килә иде нимесләр»,- ди,

«Гүя шайтан уллары»

«Сыталар иде»,- ди бабай,

«Барлык җан ияләрен

Хатын- кызны, балаларны,

Атларын, песиләрен

Бара идек тешне кысып,

Йодрыкка жыеп нәфрәт.

Маңгаен төйдек фашистның,

Кайнады безнең йөрәк!

Җиңүләр безне көтәләр,

Тыныч булыр дөньялар»,

Әйтә иде безнең бабай,

«Шуннан рәхәт нәрсә бар!»

…Тиздән язлар килеп җитәр,

Карлар җебер, кояш көләр,

Күкне айкар ак болытлар,

Җылы , тыныч исәр җилләр

Ишетелмәс шомлы тавыш,

Тыныч йөзәр күлдә аккош

Күгәрченнәр күкне кочар,

Булыр безнең тыныч язмыш

Батырларның каны белән,

Һәр кешенең көче белән

Табылачак тынычлыкка

“Рәхмәт” әйтәм йөрәгемнән!

Нуриева Тамчы Айдаровна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны