Фашистлар бәреп керделәр,
Безнең тыныч җирләргә.
Түгелә кан, өзелә гомер
Инде хәзер нишләргә?
Ил данын якларга диеп,
Киттеләр авылдашлар.
Бер дә артка чигенмичә,
Аяусыз сугыштылар.
Ил сафына тезелделәр,
Кулларында – автомат.
Җиңәргә дип ант эчтеләр,
Дошман күзенә карап.
Пакъ җирләргә кан түгелде,
Җир сызланып елады.
Аналарның күз яшьләре,
Елга булып таралды.
Һәр көрәшче илебез өчен,
Гомерен жәлләмәде.
Җиргә тынычлык килсен дип,
Өзелде, бәргәләнде.
Көрәштегез, тырыштыгыз,
Фашистка бирешмичә.
Илгә Җиңү китердегез,
Артка бер чигенмичә.