Бу дөньяда бар бит
Иң кадерле кешебез.
Һәрчак аңа яратып,
“Әнием”, дип дәшәбез.
Әнкәйнең йомшак куллары
Иркәләп-назлап сөя.
Ягымлы сүзе белән
Барлык борчулар бетә.
Кадерле әниләрне
Һәрчак хөрмәтләп яшик.
Һәм аларга көн саен
Бары шатлык өләшик.