XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Иҗат җимешләрем

ЯШӘСЕН ТАТАР ТЕЛЕ !

Туган телем –татар теле,

Иң матурларның берсе.

Начар күңелле була алмый

Телен яраткан кеше.

Телебезне һич онытмыйк, 

Яшәсен татар теле!

Көчле дәүләт булуның да 

Шундадыр бөтен сере.

Сабыйларның телләре дә 

Туган телдә ачылсын.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Ятим булып калмасын.

Тату булыйк, бердәм булыйк,

Татар теле яшәсен!

Һәрбер буын еллар аша

Аны бары яшәртсен.

             

ТУГАН ҖИР

Мин кабаттан гашыйк булдым сиңа,

Туган авылым- туган бишегем.

Һәммә кешең монда туган миңа,

Ачык синең һәрбер ишегең.

Бәхет эзләп чыгып китсәм дә мин,

Чит җирләргә ерак сәфәргә.

Сүндерә алмас янган йөрәгемне,

Зур- зур йортлы матур шәһәр дә.

Онытмасын хәтер туган җирне,

Туган нигез, һәрбер тирәкне.

Шул ярату безгә куәт бирсен,

Ашкындырсын алга йөрәкне.

   

  ӘНИЕМ

Әкрен генә баштан сыйпап,

Уята әнкәм иртән.

“Тор, балам, соңара күрмә,

Кояш та чыккан күптән.

Бит- кулларыңны  ю, — ди ул,

Өстәлдә ашың көтә.”

Борчу килсә ярдәм итә,

Күз яшеңне дә сөртә.

Әнидән дә якынрак

Кеше бармы икән җирдә?

Әниләрне саклыйк әле,

Тимәсен салкын  җил  дә.

 

  СЕРЛЕ ЙОЛДЫЗЛАР

Көн сүрелеп, кояш инде батып,

Кереп яткач юрган астына,

Көндә дә күзлим мин тәрәз аша

Җемелдәшкән йолдыз халкына.

Җемелдиләр серле итеп алар,

Җиргә сикерерләр иде, яраса.

Түзәрсезме икән, очып китми,

Сез — йолдызларга, ә йолдызлар сезгә караса?

 

ЧИШМӘБЕЗ

Авылыбыз уртасында

Челтерәп ага  чишмәбез.

Сулары тәмле булганга,

Аннан сулар эчәбез.

Арыганнар юкка чыга,

Бик сихәтле чишмәбез.

Суларын авыз итәргә 

Сезне һәрчак көтәбез!

ТУГАН ТЕЛЕМ

Салкын чишмә чылтыравы, 

Ак каеннар шаулавы.

Һәр сүзеңдә ишетелә

Сандугачлар сайравы.

Гади дә ул, катлаулы да,

Чыныккан тимер кебек.

Туган телем — Тукай теле

Яшик кадерен белеп.

Еллар аша сынала ул, 

Көрәшә җилләр белән.

Аудара алмас давыл гына

Киткән тамыры тирән.

Туган телем – татар теле, 

Иң кадерле , бөек тел.

“Мин -татар !” — дип яшәр өчен, 

Телеңнең кадерен бел.

КҮБӘЛӘГЕМ

Ачып куйган тәрәзәмнән

Очып керде күбәләк.

Кунды да килеп борынга,

Уйга калдык бергәләп.

Әллә ул да сизәме икән

Җәйләр үтеп барганын.

Чәчәк аткан гөлләрнең дә

Сирәкләнеп калганын.

Күбәләгем моңсуланып,

Тик утыра борында.

Кызу җәйне сагынамы,

Уйлый ниләр турында?

Моңайма син , күбәләгем,

Гомерең кыска булса да.

Яшәү рәхәт гомер юлы

Киртәләрдән торса да.

ТЕЛӘГЕМ

Җилләр исә әкрен генә,

Үзенчә җырлар җырлап.

Көн артыннан көннәр үтә

Шул җырга сүзләр сырлап.

Матур булсын җырларыбыз,

Туачак уйларыбыз.

Тынычлыкта үтсен иде

Алдагы елларыбыз.

Җилләр исә әкрен генә.

Иссен җилләр, иссеннәр.

Баш өстендәге болытлар

Таралышып бетсеннәр.    

       

Мухаметова Залина Илфатовна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы