Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
ИҖАТ ҖИМЕШЛӘРЕМ

ГАИЛӘ ҖЫЛЫСЫН САКЛЫЙК!

Ике кулдан тотып гомер буе,

Әти-әни атлый янымнан.

Салкын җилдән суык тимәсен дип,

Җылы шәлләр иңгә ябылган.

Саклый алар сиздермичә генә,

Авыр чакта һәрчак янәшә.

“Без бит бергә, бер гаилә”, — диеп,

Әти-әни тавышы гел дәшә.

Гаилә тату, тулы булса гына,

Тәрәзәләрдә якты нур балкый.

Әткәм-әнкәм сүзен мирас итеп,

Күңелемнән мин дә кабатлыйм.

ТУГАН ТЕЛЕМ

Салкын чишмә чылтыравы,

Ак каеннар шаулавы.

Һәр сүзеңдә ишетелә

Сандугачлар сайравы.

Гади дә ул, катлаулы да,

Чыныккан тимер кебек

Туган телем — Тукай теле

Яшик кадерен белеп.

Еллар аша сынала ул,

Көрәшә җилләр белән.

Аудара алмас давыл гына

Киткән тамыры тирән.

Туган телем – татар теле,

Иң кадерле , бөек тел.

“Мин -татар !” — дип яшәр өчен,

Телеңнең кадерен бел.

УКЫТУЧЫМА

Белем дөньясына сәяхәтне

Сезнең белән бергә башладык.

Кызыксыну, зур өметләр белән

Офыкларга караш ташладык.

Һәр хәрефне җепкә тезә-тезә,

Озын юлга мәрҗән тездегез.

Туры юлда cөртенсәк тә әгәр,

Ачуланмый ничек түздегез.

Яхшылыкны күрә белергә дә,

Начарлыктан тыелып калырга

Өйрәттегез сабыр итеп кенә

Максатларга таба барырга.

Күңелемдә булган рәхмәтемне

Шигырь итеп язам, укытучым.

Озын гомер, саулык-сәламәтлек

Тели сиңа һәрбер укучың.

Мухаметова Залина Илфатовна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы