Көзге яфрак сагышы
Менә тагын салкын көзләр килде,
Минем дә бит өзелеп төшәр чаклар җитте.
Кайсы якка җил искәнен белгән дә юк,
Әллә тауга яки текә ярга бәрелермен.
Һич булмаса, су өстендә йөзәчәкмен,
Дулкын белән еракларга таралырмын.
Матур җирләр һәм урманнар күрәчәкмен,
Кешеләрнең аягына уралырмын.
Яр буенда калсам, туфракка мин әйләнермен.
Өстәлләрдә, вазаларда урыным бар.
Йомшак кына тота мине нәни куллар,
Назлап алар мине кесәләргә салырлар,
Кайда гына булсам да, димәк кирәгем бар.
Кыш көне
Агач башлары
Карга төренгән.
Әйтерсең, алар
Ак башлык кигән.
Карлар явалар
Җирне агартып.
Сулар һаваны
Саф, чиста итеп.
Ялан, кырларга
Юрган ябылды.
Нәни бөҗәкләр
Йокыга талды.
Кышкы көннәрдә
Нәни балалар
Сызгыртып кына
Чана шуалар.
Гореф-гадәт, йолалар
Гасырлардан гасырларга күчә
Гореф — гадәт, милли бизәкләр.
Әбиләрдән, бабайлардан калган
Моңлы җырлар, матур теләкләр.
Кечкенәдән күреп үстек бит без
Каз өмәсен, коръән ашларын.
Яз җитүгә барлык балалар белән
Күкәй җыеп, карга боткасын.
Сабантуйлар җитсә атка утырып,
Җырлый- җырлый бүләк җыйганын.
Эх күрсеннәр иде карт әбиләр
Алардан соң да дөнья барганын!
Көзге яңгыр ни сөйли?
Менә тагын көз җитте,
Уку башланып китте.
Көзнең салкын яңгырлары
Бакчага алтын сипте.
Көзге яңгыр тәрәзәгә
Чиртә дә, чиртә генә.
Тәрәзә ачмас, өйгә кереп,
Ул җылынып чыкмакчы.
Язгы кояш елмай күбрәк
Язгы кояш, елмайчы син күбрәк.
Синең елмаюың безгә бик кирәк.
Син чыкканга сөенә бит йөрәк,
Язгы кояш, елмайчы син ешрак.
Син елмайсаң, җиһан да яктырак.
Син елмайсаң, дөнья да матуррак.
Синең елмаюны көтә бит йөрәк,
Язгы кояш, син безгә бик кирәк.
Мәктәп ул – мәктәп инде
Мәктәп ул – мәктәп инде,
Мәктәптә җәннәт инде!
Мәктәпкә барулары,
Иии, анда укулары!
Мәктәп ул – мәктәп инде,
Мәктәптә җәннәт инде!
Дуслар белән аралашу
Җаннарга сихәт инде.
Мәктәп ул – мәктәп инде,
Мәктәптә бик шәп инде!
Сагындыра каникулда
Малайлары, кызлары.
Мәктәп ул – мәктәп инде,
Мәктәптә рәхәт инде!
Нинди бәхет бергәләшеп
Мәктәптә укулары!
Мин Актанышны яратам
Актанышым — ак калам,
Авылларга баш калам.
Урман, күлләр, басуларга
Бай минем Актанышым.
Кайсы яктан карасаң да,
Уңган бит аның халкы.
Алдынгы игенчеләр,
Дан тоткан батырлары.
Җыр — биюле туган ягым,
Иген — басу кырлары.
Кош — кортлы урманнарым,
Аккошлы Агыйделем!