XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Иҗат җимешләре

“Корона” белән әнгәмә

Кичә генә грипп чыгып китте,

Килеп керде бүген “корона”.

Бушап калган бүген бар тирә-як,

Кая гына төбәп карама.

Ни хакың бар,әйт, ни хокукың,

Кешеләрне бикләп куярга?

Син зәхмәттән котылу җаен

Дөнъя табар, бик масайма, “корона”.

Патшаларның хәтта котын алдың,

Боерыкларны язды бик саллы.

Кемгә каза, кемгә хәер бирде,

Айлап кына бирде бит ялны.

Хәтта алтыннарга сатылмыйсың-

Бу ягың шәп синең, “корона”.

Сәламәтлек турында онытып,

Кеше җирдә шуңар алдана.

Яшәү яме, хезмәт тәме, гаилә назы,

Авыр чакта ныграк аңлана.

Безгә шуны сүзсез төшендердең,

Рәхмәт инде сиңа, “корона”.

Күпкә китсә, бал да маемлата,

Май да боза кайчак ботканы.

Үзең килдең, үзең китә дә бел,

Мактауларга куям ноктаны.

“Әйбәт” диеп сине хәйләләдем,

Дөрес сүзне әле әйтмәдем.

Син куркыныч, син оятсыз,

Син әшәке, син намуссыз.

Синең хикмәт бу тормышта

Зур бер минус.

Яхшылап әйткән чакта —

Сыпырт моннан, короновирус!

Нуриева Ләйлә

Өлкәр тау

Булганым юк таулар илендә,

Меңгәнем юк биек үренә.

Туган якта калкулык та

Зур тау булып миңа күренә.

Авылым янәшәсендә

Сакта тора Өлкәр тау.

Еллар серен үзенә җыйган

Өлкән тау ул — Өлкәр тау.

Өлкәр тауның түбәсендә

Әүлия кабере тора.

Сирәк-мирәк бу урында

Әбиләр дога кыла.

Тәүге кояш нурлары

Өлкәр битенә төшә.

Таң чыгына сәлам биреп,

Җир җиләкләре пешә.

Өлкәр тауның итәгеннән

Шәбез елгасы ага.

Талгын аккан көмеш суын

Таллары сыйпап кала.

Өлкәр таудан җиләк җыеп,

Арып кайткан балалар

Елга суында коенып

Дәрт һәм дәрман алалар.

Өлкәр тауны иңләп алган

Куе нарат урманы.

Кышлар җитсә-тынып кала,

Җәен-шулый торганы.

Өлкәр тауның итәгендә

Җәелгән яшел болын.

Табигатьнең мул бизәген

Үзенә җыйган бу урын.

Кузгалагы, гөмбәләре,

Төрле дару үләне-

Бу байлыклар кешеләргә

Өлкәр тауның бүләге.

Төзелешкә төзүчеләр

Шушы таудан ком ала.

Куеныннан җир ишкәнгә

Хуҗасы сыкрап кала.

Күп байлыкны үзенә җыйган

Юмарт тау ул — Өлкәр тау.

Җил давылга калкан булып,

Горур тора Өлкәр тау.

Борынгыдан ядкәрь булып

Кала бирә Өлкәр тау.

Нуриева Ләйлә

Татар чәкчәге-буыннар мирасы

Татра чәчәкчәге балкып

Тора табын түрендә.

Шул чәкчәккә карагач,

Шигырь туа күңелдә.

Татар чәкчәге чыга

Кунак килгән чагында.

Гомер туйларында да

Чәкчәк тора табында.

Безнең татар чәкчәге-

Бәйрәмнәрнең зур яме.

Кабып куйаннан соң да

Авызда кала тәме.

Колхоз кырында үскән

Бодай оныннын төше.

Җайлап-майлап төш пешерү-

Уңган апалар эше.

Балда-майда йөзгән чәкчәк-

Әби-бабам мирасы.

Ак сөлгегә куеп кына-

Аны саклап тотасы.

Минем бурыч дәвам итү

Буыннарның һөнәрен.

Әбиемнән тиз өйрәндем

Татлы ризык серләрен.

Балдай, майдай матур булсын

Безнең алда киләчәк.

Ак сөлгедә балкып торсын

Татар ашы — бу чәкчәк.

Нуриева Лейла Айзатовна
Страна: Россия
Город: Актаныш