XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Иҗат эшләрем

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы

Вахитова Әдилә

Ташламас ул сине, ташламас

Алисә сыйныфта башка кызлардан чибәрлеге, зифа буе, шомырттай кара күзләре, озын кара керфекләре белән аерылып тора иде. Шуңадырмы, күп егетләрнең башын әйләндерде ул. Сигезенче, тугызынчы сыйныфларда укыганда, күп кенә егетләрнең күңелен яулаучы да, аларны бер-берсе белән сүзгә китерүче дә ул булды.

Унынчы сыйныфка ул күрше авыл мәктәбенә укырга килде. Сыйныфташы Илнур да кызны бер күрүдә үк үз итте. Аларның танышуы да мәктәп бакчасында бәрәңге алганда булды. Егет тыйнак кына, аз сөйләшә иде. Киенүе дә искитәрлек түгел. Әллә шуның өченме, Алисәнең аның белән бик аралашасы килмәде. Ул ояла, иптәш кызлары да көләләр иде кебек. Егетнең гел Алисә янында буласы килде. Аңа гел ярдәм итте. Кыз үзен чит авылда ялгыз тоймасын өчен тырыша иде ул. Тик Алисә моны аңламады. Гел аннан көлде, очрашулардан кача торган булды.

Илнур Алисәнең телефон номерын алып, өенә үк шалтырата башлады. Кызга ошамады, шалтыратулар кызның ачуын ук чыгарды. Егет белән сөйләшмәс өчен, төрле сәбәпләр эзләде. Ләкин егет моңа игътибар бирмәде, аралашуны дәвам итте. Кызга киңәшләр бирә иде, төрле кызыклы вакыйгалар сөйләп, аны көлдерде. Тора — бара Алисә дә ияләште, үзенә үк егет ошый башлады. Илнур мәктәпкә килмәгән көннәрдә аңа бик ямансу була иде.

Шулай итеп, ике ел сизелми дә үтеп китте. Менә мәктәпне бетереп, төрлесе төрле якка таралыштылар. Алисә табибә булырга хыялланды. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, үзе теләгән һөнәрне сайлап, югары уку йортына керде. Ә Илнур армиягә китте. Ул аннан да кызга шалтыратып хәлләрен белә иде, сәгатьләр буена сөйләшә иделәр алар.

Ара ераклыгы үзенекен итте. Кыз укыган җирендә бер егет белән танышты, очраша башладылар. Илнурның шалтыратуларына җавап бирми башлады.

Бер ел үтеп тә китте. Алисә дә җәйге ялларга әниләре янына авылга кайтты. Көннәрдән беркөнне бакчадан кереп барганда, күрше бүлмәдә әнисе белән апасының сөйләшүе колакка чалынып китте. Әнисе апасына:

— Илнур алынган бала иде шул… Бәхете булмады баланың… Хәзер кеше була алырмы ул? — дип сөйләгәнен ишетте.

Тукта әле, нинди Илнур турында сүз бара соң? Нәрсә булган ул егеткә?

Алисә үзе дә сизмәстән бүлмәгә атылып кереп, аптырашлы караш ташлады:

— Сез нинди Илнур турында сөйлисез? Кем ул? Нәрсә булган?

Әнисе соңыннан барысын бәйнә-бәйнә сөйләп китте:

— Синең белән бергә укыган Илнур турында, кызым. Кечкенә вакытында аны тәрбиягә алганнар, ул үзенең чын әти-әнисенең кем икәнен дә белми иде. Ә мәктәпне бетергәч, ул армиягә китте. Яхшы гына хезмәт иткән вакытта бәхетсезлек очрагына тарый ул. Хәрби өйрәнүләр вакытында, шартлауга эләгеп, урын өстенә кала. Хәзер табиблар йөри алырмы икән, ышаныч бик аз дип әйтәләр, ди.

Алисәне ток тоткандай булды. Илнур алынган бала?! Үз әти-әнисен гел белми, күргәне дә юк. Ә хәзер менә тагын нинди бәхетсезлек очрагына тарыган ул. Кыз бу кадәр мәгълүматны кабул да итә алырлык хәлдә түгел иде.

Кызга оят булып китте. Ул бит аннан күпме көлеп йөрде, аралашмаска тырышты. Эх Алисә, Алисә нишләдең син? Ник аны рәнҗеттең, шалтыратканда алмадың? Аның бит синең белән сөйләшәсе сүзләре күп булган, димәк.

Бигрәк сабыр булды шул ул Илнур. Алисәнең сүзләренә үпкәләми, ә, киресенчә, матур итеп елмая гына иде ул. Бу төнне Алисә бик күп уйланды…. Үз-үзенә сүз бирде! Һичшиксез булышачак сиңа Алисә! Аякка бастырачак ул дустын, бастырачак. Мондый авыр вакытта ташламас сине, яшьлек дустым, ташламас!!!

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы

Вахитова Әдилә

Шаһит егет — Рөстәм

Кояшлы беренче сентябрь иртәсе. Лилия бүген йокыдан бик иртә уянды, сикереп торды. Кызның күңеле бик нык җилкенде. Тизрәк мәктәпкә барасы, яраткан сыйныф җитәкчесе белән очрашасы, яңа классташлар белән танышасы килде.

Лилия иртәнге чәйләрен эчкәннән соң, унынчы класска укырга барырга дип алган өр-яңа формасын, ап-ак алъяпкычларын киеп алды да бик озак көзге тирәсендә бөтерелде. Калын кара чәчләрен ике толым итеп үрде. Үзен тәртипкә китереп бетерүгә, укытучыга дип әзерләнгән кып-кызыл розаларны кулына тотып, биек үкчәле туфлиләрен киеп, асфальт буйлап шак-шок килеп мәктәпкә таба атлады. Урам чатында күрше урамда яшәүче классташ кызы Рүзиләне очратты. Күрше авыллардан кемнәр килер безнең сыйныфка? Классыбызда кызлар күбрәк булырмы, әллә егетләрме? Тугызны тәмамлап китүчеләр үзләре теләгән уку йортларына керә алдылармы икән? Сыйныф җитәкчебез Асия апа безнең белән калырмы кебек сорауларга җавап табарга тырышып, көлешә-көлешә мәктәпкә бик тиз килеп җиттеләр.

Әлбәттә, аларны сыйныф җитәкчесе Асия апалары каршы алды. Кызлар өчен бу бик зур сөенеч иде. Шулай булмый ни, бишенче сыйныфтан бирле бергә, икенче әниләре урынына укучыларның шатлыгына сөенеп, борчуларына көенеп яшәүче булды бит ул Асия апа.

Класс бүлмәсенә үтүгә, таныш йөзләр белән беррәттән таныш түгелләр дә күзгә чалынды. Тик Лилия берсенә дә тутырып карарга кыймады. Ә Рүзилә ул бик үткен, кыю кыз иде. Ул шундук барлык яңа килгәннәрне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп тә чыкты…

Белем бәйрәме күңелле генә узып китте. Асия апа укучыларны бергә җыеп, беренче сыйныф сәгатенә алып керде. Иң беренче эш танышудан башланды. Сыйныф җитәкчесе укучыларны парталарга утырту өчен җирәбә уйнатты. Лилия күрше авылдан укырга килгән озын гына буйлы, сап-сары чәчле Рөстәм белән туры килде. Ә Рүзилә шәһәрдән авылга күченеп кайткан, кара чәчле, җор телле Алмаз белән бер партага эләкте. Укытучы апа барлык укучыларны үз урыннарына утырткач, класста вазыйфалар бүлә башлады. Иң беренче, командир сайларга тәкъдим итте. Командирны яшерен тавыш белән, кәгазь битенә укучыларның исемнәрен язып, кем күбрәк тавыш җыйса, шул сайланачагын әйтте. Күп тавышны Лилиягә биргәннәр иде. Бишенче класстан бирле тыйнаклыгы белән аерылып торган, кыска буйлы, кара калын чәчле, гел яхшы билгеләренә укучы, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтүче Лилия беренче көннән үк командир вазыйфасын үз кулына алды…

Укулар әкрен генә дәвам итте. Сентябрьдә азагына таба якынлашты. Укучылар мәш килеп Көзге бал бәйрәменә әзерләнә башлады. Әлеге чарада һәр сыйныф берәр концерт номеры әзерләргә тиеш булды. Унынчы сыйныф укучылары арасында биюгә йөрүчеләр күп иде. Шуңа күрәдер, алар вальска тукталдылар. Буена карап бер кызга бер егетне парлап бастырып, вальс өйрәнүне дәвам иттеләр. Командир кыз Лилиягә күрше авылдан килгән Рөстәмнең беренче көннән үк күзе төште. Лилия белән бер партага эләгүгә дә егет чиксез бәхетле тойды үзен. Тик буйлары туры килмәү сәбәпле вальска гына Лилия белән баса алмавы күңелен төшерде, шулай да, беркемгә дә сиздермәскә тырышты. Рүзиләнең үткенлеге көчле иде. Ул барысын да сизеп алды. Мәктәптән кайтканда бу хакта Лилиягә җиткерде…

Ә Лилия бу көнне сөенеченнән күкнең җиденче катында оча иде шул. Ул Рүзилә әйткәнне әллә ишетте, әллә юк. Ишетсә дә игътибар итмәгәндер. Рүзиләнең күңелен шәһәрдән кайткан сыйныфташ егет яулап алган иде шул. Үзенең чибәрлеге, шаянлыгы белән Алмаз күпләрне үзенә каратты. Тик ул да Лилиягә битараф түгел иде. Бүгенге вальста бер пар булып бию аларны тагын да якынайтачак икәнен егет белән кыз яхшы аңлады…

Бу көннән алып бик күп көннәр, айлар үтте. Укучыларның җәйге каникулга таралу көннәре дә якынлашты. Унынчы сыйныфны тәмамларга санаулы көннәр генә калса да, эчтән янып көйсә дә, төннәрен Лилия белән саташса да, Рөстәм кызга үзенең мәхәббәтен сиздермәде…

Укучылар җәйге каникулларны исән-имин уздырып, кабат мәктәпкә җыелды. Беренче көннән үк барлык сыйныфташлары да Лилия белән Алмазның очрашып йөрүләрен, бер-берсен яратуларын аңлап алдылар. Шуңа күрәдер, Рөстәмнең алар арасына кереп, Лилияне егетеннән аерып, үзенеке итәсе килмәде. Рөстәм Лилияне чынлап яраткангамы, үзен бәхетсез итсә итте, ләкин аларның мәхәббәтләренә киртә булып төшмәде, киресенчә, Алмаз белән якын дуслар булдылар. Күп кызлар белән очрашып карарга тырышса да, аның берни дә барып чыкмады, ул барлык кызларда да Лилия чалымнарын эзләде.

Шау-гөр килеп, мәктәп еллары үтеп тә китте. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, барлык укучылар да үзләре теләгән уку йортларына укырга керде. Беренче курсны тәмамлауга, Лилия белән Алмаз гаилә корды. Туйларында шаһит егет кем дисәгез, Лилия өчен җан атып йөрүче Рөстәм иде.

Туйлар күңелле генә үтеп китте. Килгән кунаклар таралышты. Лилия белән Алмаздан да бәхетле кеше юк иде бу көнне. Студент егет белән кызның яши башлавына бер ел үтәр-үтмәс, беренче сабыйлары дөньяга аваз салды. Шул көннән алып хатын никтер үзгәрде. Ире Алмазга да үзенә карата ничектер Лилиясенең мәхәббәт хисләре суынган кебек тоелды. Лилия бар тормышын сабыена багышлады. Алмазга игътибар көннән-көн кимеде.

Алмаз гаилә туйдырам дип, укуы белән беррәттән эшкә чумды. Көндезен укыгач, аңа күпчелек төнге сменада эшләргә туры килде. Әкренләп гаилә таркалды. Алмазның башка кешесе барлыкка килде. Ул киләчәген аның белән бәйләде.

Ә Рөстәмнең бу елларда башыннан күп вакыйгалар үтте. Ул унберне тәмамлау белән армия хезмәтен үтәп кайтты. Күпме генә тырышса да, Лилияне оныта, күпме генә эзләсә дә, аңа охшаганнарны таба алмады.

Аның тормышы балалы бер ханым белән бәйләнеп китте. Ләкин бу ханым аннан күпкә өлкән иде. Рөстәмне бу ханымның кызы да кабул итәргә теләмәде. Кыз ялган яла ягып, Рөстәмне тимер рәшәткә артына кертүгә иреште.

Рөстәм үз срогын тәмамлап чыгуга, дусты Алмазның, бигрәк тә Лилиясенең хәлен белергә теләде. Шулвакыт Алмаздан гаиләләре таркалу турында коточкыч хәбәр ишетте. Рөстәм үз колаклары ишеткәнгә үзе ышанмады. Шул көннән Лилияне эзләп табу, аның хәлен белешүне үзенә максат итеп куйды. Сыйныфташы Рүзилә белән алар мәктәпне тәмамлаганнан бирле аралашып тордылар. Шуңа күрә Лилиянең номерын табу артык кыен булмады.

Лилия белән сөйләшкәннән соң, ул аның бүгенге көнгә кадәр ялгыз булуын аңлады. Очрашып сөйләшергә дип сүз куештылар. Шул көннән алып, ул Лилияне ташламады.

Бүгенге көндә Лилия белән туйларындагы шаһит Рөстәм, бик матур гаилә корып, авылда үз кибетләрен ачып, өч егет үстереп, бик бәхетле яшәп яталар.

Ә Алмаз Лилиягә дә, Рөстәмгә дә ачу тотмый. Кеше язмышы туганда маңгаена язылган диләр, ул шуның белән килешеп яши. Ул да гаилә корып, шәһәр кызы белән бер кыз, бер егет үстереп, калада гомер итә. Авылга кайтканда, әлеге ике гаилә хәзер дә сыйныфташлар, дуслар буларак очрашып торалар.

Вахитова Аделя Равиловна
Страна: Россия
Город: Актаныш