Хыялый мин. Чын мәгънәсендә
Төптән алып уйлаучы.
Юкка – барга өметләнеп,
Хыялларны юраучы.
Хыял туса, мин янәдән
Шуның өстендә эшлим.
Торсам — ятсам шуны уйлыйм,
Хыялым белән яшим.
Ата таңнар, туа хыял,
Кабат диңгезгә чумам.
Алары да чынга ашар
Күңелем белән сизәм.