Принято заявок
1329

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хыяллар чынга ашса икән ул…

Иртәдән кыздыра башлаган кояшны кинәт кара болытлар каплап алды. Эшчән бал кортлары, безелдек чебен – черкиләр, ниндидер хәвеф буласын сизенгәндәй, кайсы — кая таралып бетте. Зөләйха апа кечкенә кызы Хәтирәнең сулкылдап елаган тавышына өйгә йөгереп керде.

— Әнием, мин бүген әллә нинди төш күрдем. Мин бик курыктым, әнием. Авылга бүреләр килгән. Берсе әтиемә ташланды…

— Аллага шөкер, — диде Зөләйха апа. – Берәр җирең авыртамы әллә дип торам. Төш кенә күргәнсең икән. Әтиең тышта, кызым. Иртәнге эшләрен бетерер дә бергәләп чәй эчәрбез. Мин бик тәмле итеп күзикмәк пешердем. Әйдә, ю битләреңне, кызым, иренеп ятма.

Галим абый өйгә кергәч, барысы да табын янына җыелды. Табын түрендә кукыраеп самовар җырлап утыра. Өйгә зәңгәр төтен аралаш тәмле май исе чыккан. Сөтле чәйгә әнисе һәрвакыттагыча зәңгәр мәтрүшкә салырга да онытмаган. Бүген бигрәкләр дә бәхетле итеп сизде үзен Хәтирә. Барың бергә җыелып табын янында чәй эчүдән дә бәхетле чак бармы икән дөньяда?!

Әти-әнисе эшкә киткәч, кыз, көндәгечә, яраткан курчакларын кулына алды. Әнисе калдык – постыклардан тегеп биргән киемнәрне әле берсенә, әле икенчесенә киертеп туйганчы уйнады ул. Ә аннары дус кызы Разыяларга таба атлады. Ләкин алар капка төбендә җыелып торган кешеләрне күргәч, Хәтирә әллә нигә куркуга калды. Якынрак баргач, аларның сүзләреннән, кайгылы йөзләреннән ниндидер шомлы сугыш башлануы турында ишетте Һәм бөтен көченә өйләренә таба йөгерде . Шул арада Зөләйха апа белән Галим абый да кайтып җитте. Чыннан да, ниндидер явыз фашистларның безнең илгә басып керүе, Галим абыйның бүген үк сугышка китәчәген белде кыз. Әнисе берөзлексез елый, үзе калтыранган куллары белән төенчекләр төйни. Әтисе берткутамый нәни кызының чәченнән сыпыра, бердәнбер сабыена нәрсәләрдер өйрәтә, әнисенә бәләкәй ярдәмче булырга куша…

Хәтирә әтисен әнисе белән басу капкасына кадәр озата барды. Галим абый елтырап торган кап-кара күзле бәләкәй кызын күкрәгенә кысты да капка баганасына утыртып куйды.

— Мин бик тиздән кайтырмын, Зөләйхам. Үзегезне саклагыз. Кайта алмасам, Хәтирәмне укыт, укытучы ит…- диде дә иптәшләре утырган машинага таба йөгерде.

Инде бу көннәргә ничә еллар үтсә дә, Хәтирә аларны бүгенгедәй хәтерли. Үзәкләргә үткән ул сугыш әчесе бүген дә йөрәкне әчеттерә. Инде ничә яшьтә булуына карамастан, бер генә Җиңү бәйрәмен дә күз яшьләрсез каршы ала алмый ул. Һаман да ниндидер могҗиза булыр да басу капкасыннан әтисе кайтып керер кебек тоела аңа.

Рәхмәт әнисенә, тартып — сузып булса да тормышны алып барды ул. Инде ачка үләбез дигәндә, Аллаһы Тәгалә тагын бер җаен бирде. Башта әтисеннән сирәк –мирәк килеп торган хатлар кисәк туктап калды. Шушы билгесезлек бигрәк тә авыр булды. Инде Җиңү сәгате дә сукты. Галим абыйның бары хәбәрсез югалуы турында гына билгеле булды. Тормышлар әкренләп алга барды. Авырлыклар да онытыла башлады. Ә иң мөһиме – Хәтирә укытучы булды. Әнисе, иренең теләген үтәү өчен, бөтен барлыгын биреп тырышты. Кыз да сынатмады, нәфрәтләнеп, гарьләнеп, үҗәтләнеп бу сынауны җиңеп чыкты. Юлда җәяү йөрүләр, ачка, киемгә тилмерүләр дә укытучы буласы килү теләген сүндерә алмады. Бүген инде карчык лаеклы ялда. Янында яраткан ире, берсенннән – берсе әйбәт ике кызы бар. Оныклар сөю дә насыйп булды аңа. Әмма әтисезлек әчесе генә йөрәкне гомер буе туктаусыз кимереп торды. Бүген дә урамнан берәр ятрак кеше үтсә, ул тизрәк күзлеген алып тәрәзәгә каплана. Бәлки әтиседер… Их, хыяллар чынга ашса икән ул!

Шарафеева Зиля Ильназовна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы