Мин тумаштан бер хыялый инде,
Хыял белэн тэпи басканмын.
Тормыш дигән олы ишекләрне
Зур хыяллар белән ачканмын.
Шул хыяллар ап-ак бантиклардан
Мәктәбемә таба юл алган.
Йөрәгемнең иң-иң түрләренә
Туган җиргә мәхәббәт салган.
Өметсезлек белән дус түс түгел мин,
Хыялларым мине яшәтә.
Алып менә үрнең биегенә,
Язгы яшен итеп яшьнәтә.