Принято заявок
203

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хушлашу

          Хушлашу

 

Аяз көндә яшен суга диеп

Уйламаган идем һич кенә.

“Син авыру” дигән хәбәр алгач,

Яшен сукты мине шул көндә.

 

Көзге айда салкын каберләргә

Килми иде, әни, керәсем.

Язмышыма шулай язылганы

Белмәдем шул нихәл итәсен.

 

Кайгы-хәсрәт итеп йөрәгеңә

Буразналар сыздым, әнием.

Кичер мине, барсы өчен кичер,

Күрәчәгем булган, бәгърем.

 

Үз кулыңда, әнием, яным чыкты

Яшьли үләрмен дип белмәдем.

Үкенечкә генә кала инде –

Әтиемне кабат күрмәдем.

 

Башым авыртуы көчле иде,

Үләм инде, сез дә хушыгыз!

Күзләрдәге яшьләр, йөрәктәге әрнү

Бетмәс инде, зинһар түзегез!

 

Каберемә чәчкә куярга дип,

Өзмәгез сез аны тамырыннан.

Бер өзелгәч чәчкә төсле гомер

Терелә алмый икән янәдән.

 

Язлар җиткәч, кошлар кайталар бит.

Көтәрсең син, әни, мине дә.

Ак күбәләк булып җаның кайтыр

Ярат, әни, кысып кулыңа.

 

Тагирова Аделя Артуровна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 01.01.2003
Страна: Россия