Тиз арада җәйләр үткән,
Суыткан инде көннәр.
Агачлар юлга яфрак сипкән,
Серләштерә аларны җилләр.
Уйларымны аларга сөйләп
Мин мәктәптән кайтып киләм
Елыйсы да килә кебек ,
Тик сумкама карап көләм.
Якынайган саен өйгә
Акрынаясы никтер килә.
Куркам бераз,күңел сизә,
Әллә, Әни ни әйтәсен белә.
Минем кебек елар ,бәлки,
Мине ,усалланып, тиргәр:
«Купме өйгә ташырга була!
Кызым,уйла бераз!»-дияр.
Кайтам сәер генә елмаеп
Хисләргә тулган бүген,
Хуҗасыз көчек сумкамда
Миңа төбәгән күзен.