Принято заявок
440

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Хикәяләр

Һәр нәрсәнең үз вакыты

Декабрьне олылар да , балалар да көтеп алалар. Декабрь белән бергә Яңа ел, каникуллар да житә. Балалар өйдә чыршы куеп, аны бизи башлыйлар. Матур уенчыклар куялар, мишура белән чорныйлар. Менә шул вакытларда бер өйдә мондый хәл килеп чыкты.

Яңа уенчыклар торган тартмада кызыл атлар, нәни куяннар, фарфор курчаклар бер-берсе белән кызып-кызып бәхәсләшә башладылар: «Мине иң өскә куячаклар!», «Юк, минем балкышымны күреп, мине сайлаячаклар!», «Шаяртмагыз! Мин иң матуры!» — дидештеләр. Уенчыкларның бәхәсенә иң аста, йомшак кәгазьгә төрелеп ятучы Кызыл йолдыз гына катнашмады. Ул инде карт, бик күп яңа елларны күргән, бик күп чыршыларны бизәп торган иде.

Менә аларга да чират житте. Элеп бетергәч, тартмада Кызыл йолдыз калды. Аны, бер дә уйламыйча, бүлмәдәге тәрәзәле шкафка алып куйдылар. Кызыл йолдыз бик аптырады, борчылды. «Нишләп мине оныттылар икән? Мөгаен, мине хәзер кирәксенмиләрдер, » — диде Кызыл йолдыз һәм елап җибәрде. Ул үзенең кирәкмәгәнлеген сизеп, шкафның бер караңгы почмагына кереп посты.

Көннәр үтте, Кызыл йолдыз кәгазь юрганына уралган килеш шкафның караңгы почмагында күңелсезләнеп ятуын дәвам итте.

Беркөнне шкаф ишеген ачкан тавыш ишетелде. Кызыл йолдыз куркуыннан күзен йомды. Бер кул аны алып яктыга чыгарды һәм чыршының иң очына куйды: «Вакыт житте!». Кызыл йолдыз күзен ачты. Караса, бөтен өйдәгеләр аңа сокланып карыйлар. Менә нәрсә булган икән! Кызыл йолдызны ватудан курыкканнар бит. Ә ул инде борчылып бетте. Бары тик үз вакытың житкәнне генә көтәргә кирәк икән! Һәр нәрсәнең үз вакыты!

“Иң шәп малай”

Рафит быел 6 нчы класста укый. 5 нче класска кадәр гел “4”, “5” билгеләренә укыды ул. Бабасы әйткәндәй, быел гына никтер сынатты. Беренче чиректә ике “3” ле чыкса, яңа елга аларның саны артты. Ике тапкырга артты хәтта, дүрт “3” ле белән каршылады яңа елны. Былтыр уку елын “4” ле, “5” легә бетергәнгә, әтисе телефон алып биргән иде. Класстагы малайлар арасында телефон Рафиттә генә бар. Ул хәзер класста “иң шәп малай!”

Менә шуннан китте инде. Дәресләрен аннан-моннан гына хәзерли дә телефонны кулына ала. Ул, әнисе туктатмаса, төнгә хәтле телефонда утырырга ярата иде. Әнисе аңа гел әйтә: «Йокла, балам! Күп утырсаң, күзеңә мәшһәрләр күренәчәк бит!»

Малай, бүген дә бернәрсә дә булмас дип, кичке сәгать унбергә хәтле йокламады, телефонда уйнады. Уеннар күп аның телефонында.

Менә Рафит «булды, житте,»- дип телефонын куйды, бүлмәсендәге утны сүндереп, караватка ятты. Карават кырыенда торган шкафка караса, сулый алмыйча торды хәтта: аңа аннан кыек, ялтырый торган күзләр текәлеп карап тора иде. “Тоелды гына ,” — дип, малай күзләрен уды, өскә карады. Аннан, люстра пыяласы аша кызыл бәбәкләрен акайтып, нәрсәдер малайга таба төшеп килә. Малай куркудан сикереп торып, идәнгә басуы булды, каты тавышлы нәрсәдер чинап җибәрде. Монысы инде соңгы тамчы булды: Рәфит, кычкыра-кычкыра, әтиләре йоклаган бүлмәгә йөгерде.

«Әни, әни, тор тизрәк! Минем бүлмәдә кемдер бар!» Анасын кулыннан тоткан Рафит шкафка бармагын белән күрсәтте. Шкафны ачсалар, ни күрәләр: теге күзләр — көзге курткасының төймәләре икән. Өскә карасалар, нишләптер люстрадан Рафитның кызыл таплы ыштаны асылынып тора. Менә нәрсә икән!

Әлеге төннән соң Рафитнең “шәп”леге бетте: телефонда вакытлы-вакытсыз уйнамас булды. Әйберләрен дә җыеп йөртергә өйрәнде.

Чын герой.

Яз. Тәрәзәдән кояш карый, класста эссе. Вәли математика дәресендә утыра, звонок шалтыраганны көтә. Ул кызык тапмыйча, тәрәзәгә карады. Гажәп нәрсә күрде! Анда, оядагы кош балаларын күреп, агач ботагына мәче менә иде. Малай кыңгырау яңгырагач, тиз генә мәктәпнең ишегалдына чыгып, мәче койрыгыннан тартып, куып чыгарды. Сыйныфка кергәч, шунда ук сөйли башлады: «Мин менә, сандугач балаларын усал песидән коткардым! Мин чын супергерой!» Классташлары бер дә гажәпләнмичә:»Молодец инде, нәрсә әйтик», «Мәчене койрыктан тартырга кирәк идемени?!», «Тәрәзәдән күрдек инде», «Мактанчык!» — дидештеләр. Вәлинең күңеле төште. Ул алардан мондый сүз көтмәгән иде.

Дәресләр беткәч, Вәли өйгә кайтырга чыкты. Урамнан барганда, ул бер өйнең тәрәзәсеннән кызыл утлар күрде. Вәли, нәрсә булганын аңлап, ишегалдына кереп «Пожар! Пожар!» дип кычкыра башлады. Кешеләр йөгерешә башладылар. Янгын чыккан йортның тышкы ишеген дөбердәткән тавыш килде. «Булышыгыз!» — дигән авыз ишетелде. Малай, бер дә уйламыйча, ишекне каера башлады. Ачылгач, аннан төтен белән интегеп беткән бала чыкты. Ул арада янгын сүндерүчеләр килде…

Барысы да беткәч, Вәли тизрәк өенә кайтып китте. Ишекне ачуга әнисе аны кочаклап алды: «Балам, мин синең өчен бик курыктым!»- диде. Вәли әнисен кочаклап елап җибәрде.

Икенче көнне мәктәптә Вәлине жылы алкышлар белән каршыладылар. Дусларның берсенең дә көләсе килмәде.

Хайбуллина Малика Фанилевна
Страна: Россия
Город: Мамадыш