Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хикәяләр

Бәхет бәрәңгесе

Җәйге урман. Кояш, ямь-яшел агачлар арасыннан үтеп кереп, җиргә җылы нурларын сибә. Без, иң якын дуслар, туганнар, учак янында җыелдык. Урман кошлар сайравы, агачлар шавыннан һәм бала-чагаларның чыр-чу килүләреннән гөрләп тора. Өлкәнрәкләр җәйге кояшта янып-пешеп учакта ашарга әзерләү белән мәшгуль. Бүген безнең кичке ашка – Корбан сарыгыннан шашлык, иртән әле диңгез гизәргә әзер булган, тик, ни кызганыч, әтиемнең кармагына эләккән балыктан аш һәм табыныбызның иң күркәм ризыгы — барыбыз да яратып ашый торган металл элпәгә(фольга) төрелгән бәрәңге. Кичтән, кайнар булып янган күмерләр инде әзер булгач, бәрәңгеләр төрелгәч, алар берсе артыннан икенчесе учакка сикерделәр.

Әнием:

— Хәтерләгез, болар арасыннан бер бәрәңге — бәхет бәрәңгесе! — дип әйтеп куйды.

— Әни, нинди була ул бәхет бәрәңгесе? — дип сорады аптыраган сеңлем.

— Аны табучыга үзенчәлекле бәрәңге ашау бәхете елмаячак, чөнки аны ашаганда теләк теләсәң, ул, һичшиксез, чынга ашачак, — дип җавап кайтарды ул.

— Аның бәхетле икәнен без каян белербез соң? Аның тәме дә башкачадыр, әйеме?

— Анысын инде ашап карагач белерсез! — дип күз кыскан булды әтием.

— Әгәр моны бик теләсәгез, һичшиксез, ул сезнеке булыр! — дип өстәде әнием.

Бәрәңге пешкән арада кечеләр су керделәр, без гитарага уйнап җырладык, әти-әниләр, үзара аралышып, дөнья хәлләре турында сөйләштеләр. Арабызда иң өлкәне Бәхтияр бабай иде. Ул да безгә гармун моңнарына кушылып җырлау бәхетен бүләк итте.

Ниһаять, барыбыз да көткән мизгел җитте, бәрәңгеләрне элпәдән әрчергә вакыт! Кайнар бәрәңгене тотар-тотмас нәни куллар калтырый, һәркемнең бәхет бәрәңгесеннән авыз итәсе килә. Әти-әниләр дә балаларча куанып бәхет алып килергә тиешле бәрәңгене алырга өметләнделәр. Сеңлемә бәрәңгенең иң эре, тәмләп пешкәне, Камилә җиңгигә түм-түгәрәк бар ягы тигезе, Батырхан абзыйга иң кетердәп торганы, Гөлназ апага иң йомшагы, авызда эреп торганы эләкте. Һәркем үз өлеше белән канәгать иде, шулай да, аннары бәхет бәрәңгесе кемдә булуын ачыкларга тырышып шау-гөр килә башладылар.

Тик Бәхтияр бабай гына тынып калды. Әйтерсең, ул бик тирән уйга чумган иде.

***

Бәхтияр туып үскән еллар сугышның иң явыз чагына туры килгән. Ул газиз әнкәсе белән бер авылда кечкенә йортта гомер иткән, ул заманда азык-төлек бик аз, өйне җылытырлык утын да юк дәрәҗәсендә булган, ләкин әнкәсе аның белән, ул әнкәсе белән җан җылысын бүлешеп яшәгәннәр алар . Сабый әткәсенең сугыштан әйләнеп кайтуын зарыгып көткән, сагынуы әнисе белән бергә язган хатларына күчкән. Җәйләрен алар яланга җиләкләр җыярга йөри торган булганнар. Көзен-җәен ел буена җитәрлек итеп яшелчәләр, җиләк-җимешләр җыйганнар. Шулай да, мул уңыш белән мактанырлык түгел еллар да булган. Азык-төлек күп булмаса да, әнкәсе Бәхтиярне ризыксыз калдырмаган. Иң кырыс, салкын һәм адәмнәр кебек ач кышкы кичләрнең берсендә аның әнкәсе йөгерә-йөгерә өйгә кайтып кергән һәм сак кына тотып барган кесәсеннән өч суган чыгарган. Бу кичне аларның бәхетенең чиге юк иде! Әнкәсе, суганны турап, тәмле аш пешергән. Бу мизгелдә аларның йортын суган исе, ризык исе, чын бәхет исе баскан иде. Тамагына җылы ризык үтү белән Бәхтиярнең тәненә көч кергән кебек булды, әллә шулпа кайнар булганлыктан, әллә шатлыктан йөрәге дә үзенчә җылы белән тулды. Озак вакыт моны күрмәгәнлектән, инде онытылган диярлек елмаю, чын сабыйларча елмаю күренде аның йөзендә. Ана кешенең дә авызы ерылды:

— Бәхет шулай көтмәгәндә килә торган нәрсә инде, улым — дип йомшак җылы куллары белән башыннан сыйпады баласын.

***

— Дәү әти, ә синең бәрәңгең нинди? — дип сорады кечкенә Нәфисә.

— Миндә ул, миндә чын бәхет бәрәңгесе…- диде Бәхтияр бабай, эченнән генә һәркемгә якыннары белән җылы очрашулар насыйп булуын теләп һәм авызында эреп торган суган кисәген тәмләп ашый-ашый.

Күз яшьләре аша…

Без киткәндә ачы әремнәрем,

Куллар болгап, әрнеп калалар…

Тормыш алып китә башка якка,

Ерагая уйлар, аралар…

Бар гомерем күз алдымнан уза,

Хәтер сандыкларым сүткәндә…

Утка керүләре авыр икән,

Тыныч кына тормыш иткәндә…

Рүзәл Минһаҗев

Менә ничә еллар буе бар халыкны куркытып, зар елатып туплар гөрселди, туган якларына цинк табутларда батырлар кайта. Күпләрнең йокысы тыныч түгел.. Барысы да бер теләктә — бу коточкыч хәлләр тизрәк тәмамлансын , ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Һәр ана үзенең газизе өчен Аллаһыдан сорап дога кыла… Әйе, шундый батыр уллар үстергән Аналарның догалары һичшиксез кабул булыр…

Кем икән ул батыр? Бу сорау белән һәркемнең гомеренә бер генә тапкыр булса да кызыксынганы бардыр. Минемчә, чын батыр ул — үзен аямыйча кешелек өчен гомерен бирергә әзер булган кеше. Андый кеше, хәтта авыр хәлдә калса да, курку белми, чөнки ул үзен меңләгән кеше гомерләре өчен җаваплы хис итә.

Кечкенәдән үк без үз илебезнең батырларын белеп үсәбез. Безгә үз тормышын куркыныч астына куеп, иле өчен, Ватаны өчен, халкы өчен, якыннары, газиз анасы өчен ике дә уйламый сугыш утына керүче кеше чын батыр була дип өйрәтәләр. Чыннан да, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы геройлары күрсәткән каһарманлык белән сокланып туеп булмый. Аларга хәзерге заман кешеләре дә тигезләшергә тырыша. Алар — хәзерге буын өчен батырлыкның иң яхшы үрнәге.

Бүгенге көндә безнең якташларыбыз да махсус хәрби операция зонасында үзләренең чын ватанпәрвәр булуларын исбатлап, ата-бабайларыбызның эшен дәвам итәләр.

Без аларның һәммәсе турында да белергә, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә омтылабыз. Мин бу иншамда батыр авылдашларым турында сөйләргә телим.

Мобилизация башлану белән бер гаиләдән, укытучыбыз Гөлзәйнәп апаның ике улын да — Тәбрик һәм Сиринне махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Бу вакытта газиз Ананың йөрәге ничек чыдагандыр, башына төшкәннәр генә аңлар, мөгаен. Йокысыз үткәргән төннәр, телефон шалтыраган саен сискәнеп куюлар, тәрәзәдән күзләрен дә алмый зарыгып көтүләр — барысы да Гөлзәйнәп апаның калган чәчләрен агартты, җыерчыкларын тирәнәйтте. Әзмәвердәй ике ир гаиләсен калдырып, Ватанын сакларга чыгып китте.

Дәниф абый белән Гөлзәйнәп апаның беренче уллары Тәбрик 1985 елның 5 сентябрендә , ә икенче уллары Сирин 1987 елның 26 февралендә дөньяга киләләр. Икесе дә авылдагы мәктәпне тәмамлап, соңыннан урта махсус белем алалар. Армия сафларныда хезмәт итәләр. Гаилә корып, нарасыйларын тәрбиялиләр. Тик кинәт кенә килеп чыккан бу афәт, аларның икесен дә якыннарыннан, туган илләренннән еракка алып китте, аларны хәрби операциягә озаттылар.

Сирәк-мирәк кенә телефон аша сөйләшүләр күңелне җылытып торса да, Тәбрик улыннан анысы да туктый. Билгесезлектә, үзәк өзгеч кышкы озын төннәрдә ялгыз ана ут эчендә яна. Соңгы чиккәчә улын исән дип өметләнә ул. Тик Тәбрикнең үлеме турында кайгылы хәбәр 2023 елның 27 февралендә килеп ирешә. Тәбрик, махсус хәрби операция барышында каты яраланып, батырларча һаләк була.

Бөек Ананың соңгы өмете — бердәнбер улы Сирине бар, “әбекәй” дип торган оныклары бар. Менә кемнәр хакына яшәргә тиеш ул хәзер! Тешен кысты, бөтен көчен җыйды… улын тиешенчә итеп соңгы юлга озатты ана. Аның туган авылында, Украинада барган махсус хәрби операциядә һаләк булган батыр егет белән хушлаштылар. Матәм митингында район хакимияте, сугышчының якыннары, Әфган сугышы ветераннары һәм авылдашлары катнашты.

Менә шундый батыр йөрәкле, сабыр, бөек аналардан туа ул чын батырлар. Теләгем бер — Аллаһы Тәгалә Гөлзәйнәп апага сабырлык, сәламәтлек бирсен, башка мондый авыр сынаулар җибәрмәсен иде.

Үз Ватанына хезмәт итү — һәркемнең бурычы. Ватанны саклау, яклау — менә ул чын батырлык. Мин авылдашым белән чиксез горурланам.

Шакирова Лиана Ильгамовна
Страна: Россия
Город: Актаныш