XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Хикәя

Ниһаять, мин дүртенче сыйныфны бетердем. Саубуллашу көннәре килеп җитә,ләкин аңа кадәр без имтиханнар яздык. Кайвакыт безгә бик авыр булды. Әмма без булдырдык һәм тиз арада бәйрәмгә әзерләнә башладык. Зур бәйрәм булды мәктәптә. Монда кемдер җырлады, биеде, ә мин укытучым турында шигырь сөйләдем. Минем беренче укытучым Гилманова Миләушә Мансур кызы. Ул чынлапта шигырьдәге сузләргә охшаган ул: «нәкъ әнием чикелле!», гадел, йомшак күңелле. Бу бәйрәм күңелле дә шул ук вакытта моңсу да иде.

Аерым бәйрәмебез ат спорт клубында булды. Бу онытылмаслык иде! Без башта атларны карадык, аннары аларга атланып йордек. Мин атка утыргач, йөрәгем «дөп» итеп куйды. Башта куркыныч иде, аннары соң рәхәт һәм кызык булды. Безнең бәйрәмгә аниматорларда килде. Бәйрәм бик күңелле узды.

Салихова Зульхиджа Рустамовна
Страна: Россия