Туган көн бүләге
—- Кызым, синең туган көнеңә нинди бүләк алыйк?
Әти фикере үзгәрмәгәнме икән дип, икенче мәртәбә сорый инде. Әмма минем җавап шул ук.
—- Көчек
—- Кыз бала эт ияртеп йөридимени? Сиңа 10 яшь тула бит. Малайлар гына эт белән уйный.
Монысы әни сүзләре. Ә әти дәшми. Белеп торам, әти миңа каршы килмәячәк. Ул үзе дә бәләкәй вакытта әти – әнисеннән эт баласы алдырткан. Моны үзе сөйләгән иде.
Ә берничә көннән теләгем чынга ашты. Әти көчек күтәреп кайтты. Аның матурлыгын күрсәгез! Гәүдәсе кара, колаклары, түше, тәпиләре, койрык очы ап-ак. Күрше Әминә апа: “Мондый эт тә булыр икән?! Табигать хатасы бу” дигән була. Нишләп матурлык хата булсын ди. Табигать бүләге бу! Туган көн бүләге!
Кушамат сайлый – сайлый аптырап беттем. “Актүш”, “Актәпи”, “Аккойрык”, “Акколак” дигән исемнәр берсеннән берсе матуррак бит. Көчегемә “Аккойрык” дигән исем куштым.
Һәрбер иртәдә уянгач, маэмай янына йөгерәм. Ул шундый шук, хәрәкәтчән. Аны тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Әниләр күрмәгәндә казылык та кисеп бирәм.
Бер айдан инде ул шактый үсте. Ишегалдында пыр туздырып тавык – чебешләрне куып йөри башлады. Авыл җирендә этнең вазифасы йорт саклау, дип әти аны бәйгә куйды.
Аккойрыкның елаганын ишетсәгез! Әтиләр эшкә китүгә чылбырдан ычкындырам. Әй йөгерә, әй йөгерә ишегалды буйлап. Аннан куркып кая керергә белмичә тавыклар йөгерә. Ишегалды мәйданы гына аз аңа, шуңа күрә этемне ияртеп күл буйларын урап кайтам. Аккойрык бер тик тормый. Күбәләкләр, кошлар куган була. Мине дә йөгерергә өнди. Кая аның белән ярышып булсын ди, ул мине әллә кая артта калдыра.
Айлар үтте. Мин Аккойрыкны бәләкәй булыр дигән идем, алай булмады, зур гәүдәле булырга охшаган. Тамакка да яхшы ашый шул.
Тиздән салкыннар җитәсен хәбәр итеп, беренче карлар да очты. Шундый көннәрнең берсендә Аккойрык югалды. Алдап машинага утыртып алып киткәннәрен Әминә апа тәрәзәдән күреп калган. Елый – елый ничә савыт күз яше түктем икән? Әти белән әни эт барыбер хуҗасына кире кайта ул, дип юаталар. Алар шулай дигәч, бераз тынычланам. Әти кибет каршындагы баганага белдерү ябыштырды, ватсап төркемнәргә игълан җибәрде. Көннәр үтте, айлар үтте, ә Аккойрык һаман күренми.
Көтә – көтә кыш та узып китте. Иртәгә минем туган көнем.
— Кызым, туган көнеңә нинди бүләк алыйк? Көчек кирәкме?,- ди әти.
—- Юк, кирәкми. Аккойрык кайтса, үпкәләр.
Икенче көнне иртүк тордым. Туган көнне йоклап яту килешми бит. Өйгә тәмле исләр чыккан. Әни мин торганчы нинди генә ризыклар пешермәгән?! Бергәләп табын артына утырдык. Әти белән әни мине туган көнем белән тәбрик иттеләр. Шул вакыт эт өргән тавыш ишеттем. Нәрсә булыр икән бу дигәндәй әти белән әни бер – берсенә карашып алдылар. Мин тәрәзәгә сикереп мендем. Урамда нәкъ үзенә ошаган 3 баласы белән Аккойрык басып тора иде. Үз үземне белештермичә ишеккә ташландым. Аккойрык сөенеченнән нишләргә белмичә мине бәреп екты, бертуктаусыз күземнән аккан яшьләрне ялады . Минем арттан әти белән әни дә чыккан икән.
—Ташыш булыгыз. Болары: Актүш, Актәпи, Акколак,- дидем мин. Әти белән әни дә миннән ким сөенмәделәр, бугай.