Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хикәя «Соңлап килгән мәхәббәт»

Соңлап килгән мәхәббәт

Фәрит белән Алсу бер мәктәптә, бер  үк сыйныфта укысалар да, алар бүгенге көнгә кадәр бер-берсен бик үк әйбәт белеп бетермиләр иде.

 Язгы, кояшлы  матур көн. Алсу өчен бу көн бик истәлекле, чөнки аның  бүген туган көне  — 18 яшь тулган көне. Көндәгечә киенеп, әзерләнеп безнең кызыбыз мәктәпкә укырга китте. Мәктәптән ул канатланып, дулкынланып  кайтып керде. Кич җиткәч, кызлар белән су буена төштеләр.Тулган ай яктысында җырлар җырлап утырырга, серләшергә  бик тә яраталар алар.

 Фәрит өчен дә бу көн бик мөһим. Аның бүген яраткан кызы – Алсуның —  туган көне ич. Фәрит Алсуга 10 яшеннән үк гашыйк. Ләкин Алсу  гына аңа таба борылып та карамый. Фәрит бер бәйләм шомырт чәчәкләрен җыеп керде дә, кызларның кайда утырганнарын белеп, шунда юл алды. Барганда  ул ничек  сүз башлармын, дип аптырап, борчылып бетте. Фәрит килгәндә,  кызлар өйләренә кайтырга  җыенганнар иде. Аны күрмичә, көлешә-көлешә кызларның кайтулары  һәм ни күрсеннәр: каршыларына сылу, мәһабәт гәүдәле, зәңгәрсу төстә күлмәк кигән Фәрит килеп чыкты.Кызлар аптырап калдылар. Фәрит  монда нишләп йөри, кемне югалткан икән дип үзара сөйләшеп алдылар. Фәрит бар кыюлыгын җыеп, сүз  башлады:

Кызлар, исәнмесез, ни хәлләрегез бар?- дип аларга таба якынайды.

Шунда  кызларның  иң әрсезе:

— Фәрит сәлам, син монда нишләп йөрисең эле?- дип җавап кайтарды.

— Сезнең яныгызга килгән идем, әмма соңга калганмын ахыры, сез таралышасыз да икән .

— Бер дә соңга калмадың, синең белән дә сөйләшеп торырга мең риза, — дип кызлар көлештеләр.

— Кызлар, ачуланмагыз, минем Алсуның үзенә генә әйтәсе сүзем бар,- диде .

— Миңа?!- дип гаҗәпләнеп, көлеп үк җибәрде Алсу.

— Әйе, –диде  Фәрит, бераз куркуга төшеп.

 Кызлар таралыштылар. Ниһаять, Алсу белән Фәрит икәү генә калдылар.

  Алсу – бик матур, уңган авыл кызы. Буй-сыны да килешле, ләкин ул кешеләрдән көләргә ярата иде, янәсе ул кем? Мәктәптә “5” гә генә укый, матур җырлый, бии. Хыялы: Казанга медицина институтына укырга керү. Ул бу профессияне үз итә, аның әбисе, әтисе, туган апалары да табиблар.

  Фәриткә килгәндә, гади авыл егете, эшкә дисәң эшкә уңган, укуга дисәң укуда да сынатмый.Менә дигән акыллы егет, тик оялчан, кыюсыз гына. Фәритнең дә, нәкъ Алсу кебек, Казанга укырга китәсе, төзуче буласы килә.

 Фәрит чәчәк бәйләмен Алсуга сузды һәм үзенең аңа карата булган барлык  хисләрен әйтте. Алсу аптырап калды.  Ләкин күңеленнән шатланып та куйды. Фәрит  төшеп калган егетләрдән түгел бит, иптәш кызлары арасыннан ул бит Алсуны сайлаган…Менә туган көнгә иң  зур бүләк шул булды.

 Шул көннән башлап, алар очраша башладылар. Алсуга Фәрит көннән – көн ошый барды.

  Ямьле язлар узды. Фәрит белән Алсу имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, үзләре хыялланган уку йортларына керделәр. Беренче көннән башлап,  бик тырышып укыдылар. Кичләрен бергәләп  Казан  урамнары буйлап  йөрделәр.

  Бәхетле көннәр, айлар үтте. Алсуны Казан үзгәртте, бик  нык үзгәртте. Аңа нәрсәдер җитми, күңелсез була башлады. Алсу бар нәрсәдән дә туйды.  Фәриткә булган  хисләре дә  суынды. Тик соң  инде, ике як әти- әниләре ризалашып, аларның никах көннәре билгеләнгән иде.

   Беркөнне Алсу нишләргә белмичә аптырап, әнисенә серен чиште:

-Әни, мин Фәритне яратмыйм, аңа  кияүгә чыкмыйм,- диде.

— Кызым, син нәрсә сөйлисең ул?- диде әнисе куркуга төшеп.

— Дөресе шул әни : мин Фәриттән туйдым,- диде Алсу.

— Авырамыйсыңмы соң, син балам?

— Юк, мин авыру түгел.

— Кешедән ничек туеп була соң? Ул бит уенчык түгел. Акылыңа кил, кызым.

— Беләм,тик шулай да мин Фәриткә  кияүгә чыкмыйм,-дип бүлмәсенә кереп китте Алсу. Әнисе нишләргә белмичә елап утырган арада,  ире эштән кайтып керде. Кызының сүзләрен әтисенә сөйләп бирде.

— Эшләр харап,-дип Алсуның әтисе уйга чумды.Нишләргә? Ничек  Алсуны бу уеннан  кире кайтарырга?! Озак кына уйлап торганнан соң, болай диде:

-Бирәбез, кызыбызны Фәриткә кияүгә бирәбез.

-Без әйтеп кенә Алсу фикерен үзгәртмәсә.

-Үзгәртер! Кем соң әле  аның фикерен тыңлап тора. Ничә еллар буе  сөйләшеп йөргән дә, хәзер туйган имеш. Фәрит тә бит кемнеңдер баласы. Аны шулай итеп  мыскылларга ярамый.

Әтисе тиз генә кызы булмәсенә кереп китте, әнисе дә аның  артыннан ашыкты.

-Алсу, чык әле монда!

-Нәрсә бар?-дип Алсу куркып калды.

-Алсу, нинди уйлар килде синең башыңа? Кеше баласы белән алай уйнамыйлар. Бер әйткәнсең икән “риза” дип, сүзеңдә тор. Без бит сине алай тәрбияләмәдек.

-Әти, мин аңлыйм, менә сез генә аңламыйсыз бит. Минем Фәриткә кияүгә чыгасым килми, мин аны яратмыйм!

-Әй, кызым, кызым, нигә соң ничә еллар буе аның белән очрашып йөрдең ? Нигә соң мин Фәриткә кияүгә чыгам дип үзең ризалык бирдең? Нигә? — дип әнисе елап җибәрде.

-Мин  үзем дә аңламыйм ,әни, ничек шулай  фикерем  үзгәрүен,- дип  акланып утыруы иде, кинәт әтисе  утырган җиреннән торып басты да, кычкырып:

-Булды җитте! Ишетәсем дә килми! Бер айдан соң никахыгыз, аннан туегыз,мин үзгәрдем, туйдым, кияүгә чыгасым килми дип елап утыра торган вакыт түгел,үзең гаепле, үзең баштан сүз бирдең, менә хәзер сүзеңдә тор! Чыгасың Фәриткә кияүгә! Чыгасың! Мин сине кеше алдалап йөрер өчен үстермәдем!-дип өйдән чыгып китте.

-Әти, — дип Алсу елап калды.

  Никах көне. Әйтерсең, табигатьнең иң матур  көннәренең берсе. Күктә кояш балкый, бер болыт әсәре дә юк. Фәрит бүген нинди  бәхетле. Әти-әнисе белән Алсуларнын өйләренә барып, никах укыттылар.Аннары гөрләтеп туй уздырдылар.  Фәрит белән Алсу бер гаилә. Алар әле яшь, нибары 20 генә. Укулары укып бетермәгән, җәйге каникуллары. Яңа көч туплап,  яшь гаилә сентябрь башында укуларын дәвам итәр өчен Казанга киттеләр. Бик тырышып укыдылар, ялларда авылга әти- әниләре янына кайтып йөрделәр. Алсуның әти – әнисе бик бәхетле иде.

    Менә Фәрит белән Алсу укуларын тәмамладылар, кулларында — кызыл дипломнары.  Алар югары белемле белгечләр. Берсе – табибә, икенчесе – төзүче.

  Башкалада эш  табуы кыен .Алсу җайлы гына яхшы эшкә уранашты, ә менә Фәриткә укырга кергәндәге кебек авыррак булды эшкә урнашулары. Аптырагач, бер оешмага  каравылчы булып урнашты. Билгеле, Алсуга Фәритнең каравылчы булып эшләве ошамады. Сабыр итик, җае килеп чыгар әле, дип Фәрит Алсуны тынычландырмакчы булды. Ләкин Алсу көн дә тавыш чыгарды.

-Гаиләдә мин генә эшлим,синең хезмәт хакыңа нәрсә алып була соң?!. Кешеләр кебек ресторанга  да барганыбыз юк, соңгы тапкыр кайчан чәчәк бүләк иткәнеңне дә оныттым,  дип мыскыллады.Фәрит нишләсен инде иртән иртүк торып баштан бер эшкә, аннан соң икенче эшкә китте. Ял көннәрендә дә эшләде. Фәрит белән Алсу ике яки өч көнгә бер генә күрешә башладылар. Алсуның  иренә карата бернинди хөрмәт хисе дә калмады. Аны бөтенләй яратмый, күрә алмас дәрәҗәгә җитте.

 Беркөнне  Фәрит арып-талып эштән кайтып кергәндә, аны ишек төбендә чемоданнары көтеп тора иде.

— Нишләвең бу, Алсу , нинди чемоданнар?  — диде.

— Мин сине яратмыйм, мин синнән туйдым, минем сиңа кияүгә дә чыгасым килми иде, әти-әни сүзен тыңлап кына, бүгенге көнгә кадәр синең белән яшәдем. Булды, җитте, бар чыгып  кит минем өемнән, башка сине күрәсем дә килми ,- дип чемоданнары белән бергә Фәритне төртеп чыгарды да, ишекне шапылдатып ябып  куйды. Фәрит мескен нишләргә белмичә ишек төбендә басып торды. Нәрсә булды бу?! Ничә еллар буе өзелеп яраткан Алсуы аңа шундый сүзләр әйттеме?! Ничек Алсу аны бер дә  яратмаганмы? Тукта, бәлки, мин дөрес ишетмәгәнмендер?! Кая барсын ул? Кемгә? Аның барыр кешесе дә, торыр җире дә юк бит. Дөрес, фатирны  Алсуның әти — әнисе алып биргән иде. Фәритнең әти-әнисе фатир алып бирә алмады шул….Фәрит уйлап торгач,эшли торган җиренә юл тотты.Анда ул урындыкка  утырып йоклады, йоклады дисәм  дә дөрес булмас,чөнки ул бер күз дә йоммады.

Иртәнге автобус белән авылга кайтып китте Фәрит. Юлда ул “Нигә мине Алсу куып чыгарды, әллә аның башка сөйгән яры бармы?”- дип уйлап кайтты. Авылга ничек кайтып керергә, әти-әнисенә ниләр әйтәсен ул белми иде.Туган йортына әйләнеп кайтты Фәрит, өйгә кергәндә, әти-әнисе чәй эчеп утыра иделәр.

-Улым, Фәрит кайтты, нишләп хәбәр бирмәдең кайтам дип?-ә нисе сикереп торып баласы янына ашыкты.

-Бүген иртән генә белдем авылга кайтачагымны әни, әйтеп тормадым.

-Ярар улым, кайткансың,ә йдә рәхим ит, килен кайда соң? Нишләп үзең генә? Әллә эш көнеме бүген? — дип әтисе сораштыра башлады.

-Алсу мине өйдән куып чыгарды,аның башка сөйгән яры бар, яратмый бит ул мине, яратмады да,- дип башын аска иде Фәрит. Әти-әнисе ни әйтергә, ничек улларын юатырга икәнен белмәделәр.Тынлыкны бозып, әнисе болай диде:

-Балам,син әле яшь,гомереңнең  башы гына, барысы да яхшы булыр.

  Фәрит авылда калды. Колхозда  тыныч кына эшләп йөрде. Сизелмичә, бер ел вакыт   узып  та китте. 

     Яңа уку елы башланыр алдыннан,  мәктәпкә  эшкә  яшь укытучы кыз килде. Шунысы кызык: әлеге укытучы кыз  Фәритләрнең күршеләрендәге ялгыз әби янына  яшәргә керде.

 Беркөнне Фәрит белән укытучы кыз  узып барышлый гына очраштылар. Күршеләр дә булгач, алар бер-берсенә елмаеп сәлам бирделәр.

-Менә сезнең белән күрешергә дә насыйп булды, -дип Фәрит сүзне башлады.

-Әйе, без бит таныш та түгелләр .

-Минем исемем Фәрит, колхозда тракторчы булып эшлим.

-Ә мин — Зәйнәп, сезнең  мәктәптә инглиз телен укытам.

-Әйе, ишеткән идем, яңа инглиз  теле укытучысы килгәнен.

-Ярый, Фәрит, танышуыбызга мин бик шатмын, вакытым тыгыз, сау бул, -диде Зәйнәп.

-Ярар, Зәйнәп, тоткарлап  тормыйм, күрешербез әле,- дип алар бер-берсе белән саубуллаштылар.

Фәрит көне буе шатланып, куанып  йөрде. Әнисе улын  мондый кыяфәттә күргәч, бик шатланды:

-Нәрсә улым, кош тоткан кебек  йөрисең, әллә гашыйк булдың инде?- дип көлде.

-Әйе, әни, мин  гашыйк булдым. Аның ягымлы тавышы, нурлы  күзләре мине сүзсез калдырды,-диде.

-Әллә күрше укытучы кызы Зәйнәпме?

-Әни, каян белдең?-дип гаҗәпләнгән күзләре белән әнисенә карады Фәрит.

-Улым,мин әни кеше бит, бар нәрсәне дә сизеп торам, дүрт егет үстердем ич мин.

-Әни, әгәр дә мин  Зәйнәпкә  тәкъдим ясасам, сез ризалыгыгызны бирерсезме?

-Белмим,  улым , сине язмыш бер тапкыр сынады инде, тагын ялгыш адым ясама, балам, ныклап уйлап, күңелең кушканча  эш ит.

-Әни, менә барысы да яхшы булыр кебек тоела миңа, юкка гына Зәйнәп минем юлыма очрамады…

-Ярар, улым, без сиңа әтиең белән фатыйхабызны  бирәбез.

 Фәрит  белән Зәйнәп   көн дә очраша  башладылар. Кичләрен бергәләп  су буйларын әйләнеп кайта иделәр, аларның бер – берсенә булган хисләре  көннән – көн арта барды.

 Матур гына никах, туйлар уздырдылар.  Дөньяда алардан да бәхетле кеше юк иде.

  Күз ачып йомганчы, 5 ел вакыт  үтеп тә китте. Фәрит белән Зәйнәпнең  Раил һәм Раилә исемле балалары үсеп килә. Бәхет өстенә бәхет дигәндәй, Фәритне төзелеш оешмасының директоры итеп билгеләделәр.

   Беркөнне Фәрит эштән кайтып барганда,каршысына бер таныш хатын — кыз очрады, танымыйча узып китүе  иде,  хатын – кыз үзе эндәште:

— Фәрит,  исәнме, ничек эндәшмичә узып китәсең, гафу ит мине, -дип  Фәрит каршына  тезләнде. Фәрит аптырап калды.

-Алсу?!  Син?! Нишләп йөрисең,  тор, кеше күрсә, ни уйлар?

-Теләсә нәрсә уйласыннар, мин синең яныңа кайттым, мин сине генә яратканымны аңладым,-дип елап җибәрде.

-Бер дә алай димәдең мине өеңнән куып чыгарганда.

-Ялгыштым мин Фәрит, ялгыштым ,аңлыйсыңмы шуны?

-Юк, аңламыйм, аңларга да теләмим!

-Мин синең яныңа кайттым бит,  Фәритем!

-Нәрсә, бай  “картың” ташлап, башкага киттеме әллә?

-Юк, ул юл Һәлакәтенә очрап һәлак булды. Мин бит аны бер дә яратмадым, байлыгына  гына кызыгып, синнән киткән идем, чөнки син каравылчы гына идең, төрле  күңел ачу урыннарына да алып бара алмадың, чит илләргә дә йөртә алмадың… Син дә бит хәзер  “зур” кеше икәнсең: төзелеш оешмасының директоры…

-Ха,  инде минем байлыгыма кызыктыңмы?

-Юк,  Фәрит,  тормыш мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Байлыкта түгел икән, хикмәт. Мин сине яратуымны, синнән башка тора алмавымны аңладым, зинһар өчен гафу ит мине.

— Әйе, Алсу, дөрес әйтәсең, бүгенге көндә мин бик “бай” кеше:  минем яраткан хатыным, алма кебек ике балам  һәм дәрәҗәле эшем бар. Әлеге байлыкка мин бик нык авырлыкларны җиңеп, үземнең тырышлыгым һәм үҗәтлегем  аркасында ирештем.

— Фәрит, кичер инде мине, син бит мине барыбер яратасың, минем өчен барысын да ташла, китик бергә бик еракка, беркем дә таба алмас урынга, без бик бәхетле булырбыз, Фәритем.

— Ялгышасың, Алсу. Әйе, мин сине бик нык яраттым, әллә инде артык яратканга, син мине шулай мыскылладың. Син минем тормышымдагы  иң зур  ялгышым. Сау бул, минем сиңа башка әйтер сүзем юк….

    Алсу җирне тырный – тырный  елады. Бер ялгызы, кая барырга белми аптырады. Үзе гаепле, Фәрит белән курчак уены уйнады бит. Байлыкка, акчага кызыгып, үзеннән 25 яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Ә хәзер  Фәрите исенә төшкән. Соң, бик соң  аңладың шул хатаңны, Алсу….

   

Мингачева Регина Ранасовна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия