XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
“Хезмәт төбе –сары алтын!”

Хәзер түгел элеккеге заманда яшәгән ди бер бик ялкау малай, ул бердә эшләргә яратмаган. Әти –әнисе дә, әбисе дә өйдә нинди генә эш кушсалар да, ул тыңламаган. Эшләргә яратмаса да, аның бик бай булып яшисе килгән. Әбисе аңа: — әй улым, алай ансат кына баеп булмый, сөй хезмәтне ,хезмәт төбе-сары алтын, эшләсәң баерсың,-дигән. Ә малай алтын сүзен ишетүгә: кайда икән ул алтын, кайдан табасы икән аны?- дип уйлый башлаган. Әби, төбе дип әйтте бит, кайда икән ул төп? Ишек алдына чыгып уйланып утырганда, аның янына казлар килә: кыйгак-кыйгак, без бик сусадык, көн бик эссе, безнең тагаракларга зинһар су сал,-дип каңгылдаштылар. Ничек булгандыр, ул казларны кызганып, иренеп кенә чиләк алып ишек алдындагы коега иелде, су алды һәм кое төбенә күз салды, әбием әйткән төп шушы кое төбе түгел микән ,- дип уйлап куйды. Шул уй аны дәртләндереп җибәрде ул йөгерә-йөгерә, шуны уйлап казларга күп итеп су салды. Кое суы, алган саен кимегән күк булды, туктале, мин моның суын тиз генә түгеп бетерәм дә, төбеннән алтын эзлим, дип янды күзләре.

Суны түгә торгач, күпме су әрәм була диеп өйдәге,ишек алдындагы савытларны, маллар улакларны тутырды, суга тилмереп утырган чәчәкләргә, яшелчәләргә сипте. Чәчәкләр аңа елмаеп, рәхмәт әйтте, эшли торгач тиргә батты, аңа шундый рәхәт булып китте. Казлары суда чупырдаша, бар дөнья рәхәт, матур иде. Баскыч төбендә әбисе елмаеп карап тора, җитмәсә улына сокланып, аны мактап, сөенеп туя алмый, башыннан сыйпый:- Әйдә, улым, күп эшләдең аргансыңдыр, коймак пешердем, чәй эчәбез, — дип ө

Мубаракшин Захир Фанисович
Страна: Россия
Город: Тюлячи