XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Хатирә

Бүген Рәсим өчен беренче тапкыр кояш сүнгән кебек булды. Әле бит иртән  генә ул үзенең җылы нурлары белән малайның битеннән иркәләде, мәктәбенә чаклы озата барды, хәтта дәрескә кергәч тә, барлыгын сиздереп, тәрәзәдән елмаеп карап торды.

Соңгы дәрес әдәбият дәресе. Гөлнур апа укучыларына өй эше итеп шигырь ятларга биргән иде. Бүген яттан сөйлисе булганга, берсе дә тәнәфестә чабып йөрмәде: һәрберсе шигырь ятлау белән мәшгуль. Дәрескә кыңгырау чылтыраса да, Гөлнур апа күренмәде. Инде дәреснең яртысы үтте диярлек, класста шау-шу башланды. Шулчак ишек ачылды. Укытучының йөзе борчулы. Ул, укучыларына да карап тормыйча, тәрәзә каршына килеп басты. Ә тышта язгы кояш бар җиһанны иркәләп, назлап туя алмый.

— Балалар, дәресне башка вакытта үткәрербез, бүгенгә кайтыгыз инде.

Укучылар эшнең нәрсәдә икәнен дә аңламыйча, саубуллашып, таралыша башладылар…

Капка төпләренә җитәрәк, Рәсим туктап калды. Нигә шул чаклы кеше җыелган? Нидер булган! Җыелышкан халык арасыннан ул әнисен табып алды.

— Улым, сабыр бул, әтиең безне мәңгелеккә ташлап китте…

Әнисенең соңгы сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, Рәсим, бар көчен җыеп, урам буйлап чабып китте. Озак чапты ул. Ничек шулай килеп чыкты соң! Иртә белән генә бит әле ул әтисе белән киләчәк турында сөйләшеп утырды. Инде менә алар сөйләшкән киләчәктә әтисе булмаячак…

Быел Рәсим 6 сыйныфны тәмамлый. Бик яхшы билгеләренә генә укыса, әтисе аңа җәйгә яңа велосипед алып бирәм дигән иде. Велосипед өчен генә яхшы укымый Рәсим. Ул һәрвакыт укуда беренчеләр рәтендә…

Җәйге каникулларның тизрәк тәмамлануын теләде Рәсим. Аның мәктәпкә барасы, өйдәге “әтисезлектән” качасы килде. Кая гына барып тотынмасын, бөтен нәрсә әтисен хәтерләтә. Улыннан үзенең моңайганын яшерергә тырышса да, әнисе дә яшереп бетерә алмады. Рәсим әллә нигә бер уянып киткән чакларында да аның елаган тавышын ишетә иде.

Мәктәпкә барырга санаулы гына көннәр калып бара. Инде уку кирәк-яракларын барлый башласаң да була. Шкафтагы китапларны актарганда, Рәсим кызыл чәчәкләр төшерелгән конвертка игътибар итте. Бу ни булыр дип, кулына алды. Конверт тышына “Улым Рәсимгә” дип язылган иде. Аны-моны уйлап та тормыйча, тиз генә конверны ачты. Ап -ак кәгазь битенә энҗе бөртегедәй тезелеп киткән хәрефләрне бик тиз таныды. Бу-әтисенең язуы.

“Улым! Хатымны укыйсың икән инде, димәк мин яныгызда юк.

Хәзер син зур егет. Безнең яраткан улыбыз. Әйтәсе килгән сүзем шул: әниеңне күз карасыдай сакла, олыларга ярдәмчел бул, бәхетеңне читтән эзләмә, тырыш булсаң, ул сине үзе эзләп табачак, байлык артыннан куып, кешеләрне рәнҗетмә, улым! Кеше малы җитми, үзеңнеке бетми. Булганына шатланып яшә. Начар юлга басарга озак түгел, ә менә чыгулары бик озак. Авыр чакта мин һәрвакыт сиңа терәк булырмын, улым! Безнең нәселнең дәвамчысы син икәнен дә онытма, балам!”

Рәсим тирән уйга чумды. Урыныннан да кузгалырга куркып, озак утырды ул. Күзләре яшьләнсә дә, кычкырып еламады. Күрше бүлмәдә әнисе оекбаш бәйләп утыра, ишетсә, тагын борчылыр. Хат турында аңа да әйтмәскә дигән карарга килде. Башын мендәргә куюы булды, йокыга да китте. Ә төшендә бүген ул әтисен күрде. Шат йөзле итеп, бәхетле итеп…

Еллар бер-бер артлы уза торды. Рәсим үзенең тырышлыгы белән мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә бетереп, югары уку йортына керде, укытучы һөнәрен үзләштерде, бәхетен дә читтән эзләп йөрмәде, туган авылына кайтты, гаилә корып, менә дигән итеп яши башлады.

Мәктәптә Рәсим җитәкләгән туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Экспонатлар арасында аның өчен бик кадерле булган истәлек тә бар: бала чакта күрше Әминә әби бүләк итеп калдырган чулпылар. Чулпылар белән бәйле булган вакыйга аның күңел түрендә матур хатирә булып саклана.

Әтисе үлгән елны бәрәңге бик уңды. Әнисе белән бер атна алдылар бугай. Инде бәрәңгеләр дә җыелып бетте, тик менә күрше Әминә әби генә һаман бакчасында кайнаша. Көрәк алып чыга да җир казый, аннары кичкә чаклы шунда казына. Шулай берәр атна чамасы йөргәннән соң, Рәсимнәргә керде.

— Балалар, мин бит иң кадерле кешемнең истәлеген югалттым! Бабагыз Нургали бүләк иткән чулпыларымны… Гомер буе бер генә дә чәчләремнән төшергәнем булмады! Зинһар, күзегезгә чалынса, бер үк миңа хәбәр итегез, балалар.

Карап-карап йөрсә дә, Рәсим күзенә әбинең чулпылары чалынмады…

“Әбиләр чуагы” көннәре иде. Көндезләрен бигрәк тә җылы. Капка төбендә яфраклар җыештырып йөргәндә, Рәсим ялтыравыклы әйбергә тап булды. Кулына алса, ялтыравыклы әйбернең чулпылар икәнен абайлады. Әминә әби үтеп киткәндә, аның артыннан да шундый ук тавыш ишетелеп кала. Кулдагы чулпылар күз явын алырлык матурлар иде. Аларны кулыңда гына тотып торырсың! Шулчак күрше әби искә төште. Әй, оныткандыр инде ул бу чулпыларын! Соңгы арада сорашканы да булмады. Рәсим тиз генә өенә керде дә табышны мендәр астына куйды. Кич белән йокларга ятканчы да аларны кулында әллә ничаклы тотып торды. Үзенә кирәкле әйбер булмаса да, бу матурлыктан аерыласы килмәде.

Иртә белән Рәсим, әнисенә дә әйтеп тормыйча, чулпыларны алып, күрше Әминә әбиләргә кереп китте.

Бүген малайның төшенә әтисе керде. Капка төбендәге эскәмиягә утырган да бик борчулы кыяфәттә Рәсимгә карап тора. Бер сүз дә дәшми. Тик вакыт-вакыт тирән итеп сулыш алганы гына ишетелә.

Күрше әби тавыкларына җим сибеп йөри иде.

— Берәр нәрсә булдымы әллә, улым. Иртә торгансың?

— Әминә әби, гафу ит мине, зинһар, башымны шайтаннар бутады, ахрысы. Мин бит зур ялгышлык эшләдем. Синең чулпыларыңны тапсам да, бирәсем килмәде. Тик бүген төшемдә әтиемне күргәч кенә, аңыма килдем. Моннан соң гомеремдә дә шайтанга мине җиңәргә ирек бирмәм. Әти-әниемнең исеменә беркайчан да тап төшермәм! Зинһар, Әминә әбием, кичер мине!

Рәсим шулай диде дә Әминә әбине кочаклап, елап та җибәрде. Алар икәүләшеп озак еладылар.

— Белсеңме, улым. Мин бу чулпыларның табылуына бик шатмын, ә менә синең үз хатаңны тануыңа мең тапкыр шат. Балам, караклык, ялган сезнең нәселегездә гомердә дә булмады. Адәм баласы ялгыша да инде ул. Дөнья булгач, төрлесе була, ә менә хатасын танучылар сирәк. Кеше китә- җыры кала. Үзеңнән соң, балам, матур җырлар гына калырлык булсын шул.

Беләсеңме, бу чулпыларны мин, Рәсим улым, сиңа истәлек итеп калдырам. Беренче һәм соңгы тапкыр ялгышуыңның истәлеге булсын. Еллар үтеп, сурәт-бизәкләре бераз югалса да, табигать биргән матурлыгы тоныкланса да, чыңлавы гына да ни тора! Йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышлы бу чулпылар буыннан-буынга күчкән күңел ядъкәре бит! Бабагыз Нургалинең ярату билгесе итеп бүләк иткән чулпылар.

Без бик матур итеп яшәдек.  Бер-бер артлы улларыбыз дөньяга килде. Бәхетебезгә куанып яшәп ятканда гына, сугыш башланды. Җәйге аяз көндә яшен суккан кебек булды. Авылыбыздан бер-бер артлы ир-егетләр сугышка китә торды. Көннәрдән-бер көнне бабагызга да сугышка чакыру хәбәре килде. Күзләрендә яшь тамчылары күренсә дә, сиздермәде. Тиздән кайтырмын, көтегез, диде дә, ишекне ябып чыгып та китте. Аның чыгып китүе булды, ике балабызны кочаклап, кычкырып елап та җибәрдем. Бу вакытта мин сугышның әле озак дәвам итәсен дә, күпме кешенең үз илләренә әйләнеп кайтмаячагын да уйламадым. Бер айдан соң, хаты килгәч кенә, үземдә тынычлык таптым. Хатында ул безне, авылны сагынуын язган иде. Төрле милләт кешеләре белән очрашырга туры килгән. Ләкин барысында да бер теләк: дошманны җиңеп, тизрәк газизләре янына, туган җирләренә кайту була, ә сугышның кайчан бетәсе турында бер сүз дә юк.

Тормыш дәвам итә. Игенне дә игәргә, балаларны да карарга, сугышка төрле киемнәр дә әзерләргә кирәк иде. Ачка үлүчеләр дә күп булды. Ә халык барыбер бирешмәде. Күз яшьләрен йотып булса да, тырышты. “Барысы да фронт өчен” дип яшәде. Кайгысы да, шатлыгы да уртакка әйләнде. Бер гаилә булып яшәдек. Булганына шөкер иттек. Бер-беребезне ташламадык. Дошманга нәфрәтебез зур булды.

Иң авыры, улым, фронттан кара пичәтле хатлар килә торды. Хат ташучыны күргән саен йөрәгем туктап калган кебек була иде. Ләкин көннәрдән бер көнне бу хатны мин дә алырмын, дип башыма да китермәдем. Сугыш бетәсе елны бер иртәдә күрше авылга симәнәгә киттек. Гайния апа белән икебезгә бер чана. Сөйләшә-сөйләшә барабыз. Гайния апаның ире белән бергә ике улы да фронтта иде.

Кайтканда, ни хикмәт, хәлем китте. Күз алларым караңгыланды. Гайния апа курка калды. Дилбегәне үз кулына калды. Ә өйдә мине хат ташучы Наилә көтә иде. Хәерлегә түгел бу, дип уйлап куйдым. Миңа күтәрелеп тә карамый, өстәлдә кара пичәтле хат ята. Шуннан соңгы вакыйгаларны хәтерләмим. Уянганда, янымда күршеләремне, улларымны абайлап алдым. Төшемме бу, өнемме? Кара пичәтле хат чыннан да килдеме? Ходаем, ичмасам, киткәндә озата да бармадым бит! Кайтмас дигән уй башыма да килмәде. Нургалием бит әйткән сүзендә нык тора иде. Кайтам дип чыгып китте бит!..

Ямьле язлар Җиңү алып килде. Илдә тынычлык урнашты. Исәннәр яши, балам, тик үлгәннәр генә кайтмый. Дөньяларыбыз имин булсын. Ходай саулык – сәламәтлектән аермасын. Сез җирдә безгә бәхетле тормыш бүләк иткәннәр өчен яшәргә тиеш. Үлгәннәрнең рухлары шат булсын, тыныч йокласыннар.

Рәсим һәр яңа көн туган саен таныш сукмак буйлап туган мәктәбенә ашыга. Күңеле изге аның. Эченнән генә яраткан укытучысы Гөлнур апа өйрәткән шигъри юлларны кабатлый…

Тәүге сөю төсле, туган авыл,

Сиңа булган хисем самими.

Кендек каным синең туфрагыңда.

Шуңадырмы, син бик кадерле…

Нуретдинов Нурфат Зульфатович
Страна: Россия