Зур бәйгедә катнашыйм дип,
Шигырь язып карадым…
Булып чыгар микән диеп,
Бик озаклап уйладым…
Һәм, ниһаять, бер җыенып,
Кәгазьгә яза бардым.
Күп темалар сайлый торгач,
Берсен сайларга булдым.
Халкым турында языйм дип,
Җиң сызганып керештем.
Чөнки иң күңелгә якын –
Керәшенем-кардәшем.
Киемнәре дисәң киемнәре!
Ә җырлары һушны алырлык.
Гасырлардан килгән бәйрәмнәре
Һәркем күңелендә калырлык.
Һәр фасылга бәйле бәйрәмнәре
Бердәм, тату, бик күңелле үтә.
Керәшеннәрне генә түгел,
Бар халыкны үзенә җәлеп итә.
Басуга да җырсыз чыкмый халкым,
Бар нәрсәдә күрә матурлык.
Керәшен кызы җырын суза ипләп,
Егетләрдә исә батырлык.
Ә җырлары күңелгә уела,
Керәшенем — моңлы халкым ул.
Гаиләләрдә буыннан -буынга,
Милләт диеп салына тирән юл.
Минем гаиләм дә милли җанлы гаилә,
Әти-әни җырлап үстерә.
Җырлар язып барган куен дәфтәрен
Хәзер әбием миңа тапшыра.
Дус – ишләрем миннән кызыксына,
Исемең русча, телең татарча.
Мин аңлатам- керәшен кызы булам,
Тиз аңлыйлар мине дусларча.
Ә мин тыныч кына сөйли бирәм,
Керәшеннәр – шундый халык ул,
Ныклап эшли, чынлап күңел ача,
Җырлап – биеп, уйнап – көлеп,
Хөрмәт белән яши белә ул.
Бәйрәмнәрнең генә түгел, диннең,телнең,
Асылын аңлап кирәк яшәргә.
Дусларым да төрле милләттән бит,
Һәрберсе дә лаек хөрмәткә.
Хәзер бездә милләт язмышлары,
Җырлары да, уен-бәйрәмнәр.
Мирас булып калсын, истә булсын,
Безнең милли гореф-гадәтләр.
Еллар үтәр,буын алышыныр,
Без дә олы юлга атлап китәрбез.
Телебезне, милләт, динебезне,
Без һәрвакыт саклап яшәрбез.