Туган җирем –якты кояш,
Сүнмәс йолдыз — төнге күктә.
Тарихларны искә алыйк
Аңларсыңмы мине, дускай?
Болгар халкы- бөек халык,
Булган монда — Болгар иле.
Көнчыгыштан көнбатышка
Ул үз җирен яклап чыккан.
Онытмыйча телне, динне
Үткән авыр, зур юлларны.
Хөрмәт итәм сине, халкым,
Һәм дә синең көй-моңнарны.
Моңлы курай, кубыз-гармун,
Сандыктагы чулпы, калфак…
Ничек күңелем сагына шул
Тарта мине туган туфрак.