Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хәтерләрдән мәңге җуелмас

                                                           Хәтерләрдән мәңге җуелмас

Булат бүген сугышып кайтты,

Борыныннан аның каннар акты.

Бер дә юкка гына эләгешеп,

Дусты белән алды тәпәләшеп.

Имеш, синең бабаң сугышмаган.

Ә минеке ничек сугышкан!

Бер кочак орден-медальләре,

Батыр минем бабай тумыштан!

Зәйнәп әби оныгын орышты да,

Авыр сулап куйды көрсенеп,

Исенә төште баштан кичкәннәре,

Йөрәк чеметеп куйды, юксынып.

“Син белеп тор, балам, бабаларыгыз

Бер үк көнне китте сугышка.

Синең бабаң кайта алмады,бәгърем

Дучар булды ачы язмышка…

Чит җирләргә китеп, батырларча

Башын салды күпме ир-егет!

Оныклары сугышып йөрсен диеп,

Бәхет яуландымы кан коеп?!

Татулаш, улым, Марат дустың белән,

Бүтән алай сугышып йөрмәгез.

Я, бер Хода, сугыш әфәтләрен,

Яраббым, сез бер дә күрмәгез.”

Киңәш тотып оныгы чыгып чапты,

Әби карап калды эзеннән.

Хатирәләр һаман өстәлделәр

Кайнар яшьләр тамды күзеннән.

 75 нче җиңү язы килә,

Ә сагынулар һаман суынмый…

Ил бәхете өчен көрәшкәннәр

Халык хәтереннән җуелмый

Хәзер дә бит дөнья тыныч түгел,

Бу тормышлар кая бара соң?!

Я, Ходаем, канлы сугышлардан

Коткарчы син адәм баласын!

Һәрбер халык өчен кояш балкый,

Шифа белән ява яңгырлар.

Бетсен иде җирдә кан коюлар,

Өзелмәсен йөрәк- бәгырьләр!

Гафаров Руслан Сарварович
Страна: Россия
Город: Казань