«Хәтердә терелгән мизгелләр»
Фәтхиева Инзилә
Төшке аш вакыты инде узып бара иде. Радик ашханәдән чыкты да, балалар уйный торган бүлмәгә кереп, тәрәзә төбенә килеп утырды. Тиздән башка балалар да монда керер һәм көндәгечә онытылып уйнарга тотыныр, ә күбесе, аның шикелле, бер урында уйланып утырыр.
Радик бу балалар йортында инде ун елга якын яши. Быел аңа унбиш яшь тула. Бу күренешләрне ул һәр көнне күзәтә, ләкин күп еллар буе монда торып, ул ияләшеп беткән булса да, аңа монда тору бик авыр.
Ничек балалар йортына килеп эләккәне дә аның күз алдында. Җәйнең матур кояшлы көнен ул хәзер дә хәтерли. Әти-әнисе һәм абыйсы белән машинага утырып, ял итәргә киттеләр. Әти–әнисе үзара нәрсәдер сөйләшә. Аларга бераз да игътибар итмичә, кечкенә Радик үзеннән биш яшькә зуррак абыйсы Раян белән көлешеп-шаярышып баралар. Әниләре кайвакыт кисәтү ясап ала да, балалар тынып кала, ләкин биш минут та үтми алар яңадан уеннарын дәвам итәләр. Әти–әнисе орышмый, бары көлеп кенә куялар. Шулай инде.. Тагын ни көтәргә соң яшь ир балалардан?
Инде караңгы төште, ә алар һаман юлда иделәр. Радик инде арыды, әкренләп йокыга китә башлады, әмма абыйсы аны кытыклап яңадан уятты. Радик, көлә-көлә, янәдән абыйсы белән уйнарга тотынды.
Шулай шаярып барганда, аларга каршы ыжгырып килгән якты утлар күренде. Алар якынайганнан-якыная баралар. Тиздән бу яктылыктан хәтта күзләрне дә ачып булмый башлады. Әтисе тиз генә машинаны борып, башка якка юнәлтте, ләкин каршы килгән машинадан котыла алмады, көчле бәрелү ике машинаны ике якка алып атты. Шуннан соң нәрсә булганын Радик инде хәтерләми.
Уянганда, ул хастаханәдә ята иде. Аның янында ак халатлы апа-абыйлар бөтерелә. Ул алардан әти-әнисен, абыйсын чакыруларын сорады . Тик алар һаман:
-Тынычлан, алар тиздән килерләр…
Беренче көннәрне Радик бу сүзләргә ышанды. Бертуктаусыз гаиләсен көтте. Ләкин көннәр үтү белән ул ышанмый башлады. Алар һаман килмиләр дә килмиләр. Ул елый-елый:
-Кайда минем әни? Кайда әти? Абый кайда? – дип ярсып кычкыра башлады. Шуннан соң инде аңа: «Алар килерләр,» — дип беркем дә җавап бирмәде. Аларның кайдалыгына әкренләп үзе төшенде.
Радикны балалар йортында, беренче елны, һәр көнне диярлек елады. Әти-әнисен, абыйсын башка беркайчан да күрмәячәгенә ул ышана алмады. Ничек ышана алсын соң биш яшьлек бала? Бәхетсезлекнең тәмен беркайчан да тоймаган, әле башланган гына гомеренең һәр көнен яраткан кешеләре, гаиләсе тирәсендә үткәргән балага моңа ышану мөмкин түгел иде.
Еллар үткән саен, Радик бөтенләй еламаска өйрәнде. Ләкин елмаю сәләтеннән тормыш аны мәхрүм итмәде. Радик еш кына, үзе генә калып, уйланып утырырга ярата. Үзен генә түгел, бәхетсез сабыйларны кызгана ул. Ел саен бу йортка бик күп балаларны китерәләр. Төннәр, көннәр буе әти-әниләрен сагынып елыйлар. Аларның елаган тавышларын ишеткәч, Радикның йөрәге телгәләнә.
Радик тәрәзәдән Алияне алып киткәннәрен күргәч кенә тирән уйларыннан чыгып, айнып киткәндәй булды. Алияне «яңа» әти-әнисе алып китеп бара. Алия әле бик кечкенә. Әле ул бу кешеләрнең кулларыннан кыюсыз гына тотып, сабыр гына барса да, тиздән ул аларны кабул итәчәк. Бары тик әти-әнисе саф холыклы булып чыксын инде.
Радик янәдән тирән уйга чумды. Ул да бит кайчандыр үзен алып китүләрен теләде. Тәрбияченең чакыруын, синең яныңа әтиең белән әниең килгән дип әйтүен тели иде. Күпме көтсә дә, аның янына беркем дә килмәде. Хәзер инде аның өмете сүнде. Ул инде олы бала. Унбиш яшькә җиткән баланың кемгәдер кирәклегенә инде ул ышанмый. Барлык әти-әниләргә дә кечкенә, күзләрендә әле сабыйлык очкыннары сүнмәгән бала кирәк. Башкача була да алмыйдыр инде… Һәрбер ананың да, атаның да сабыйларның шатлыгын, елмаюын, беренче адымнарын, хәтта елаганын да ишетәсе килә бит. Шуңа күрә дә Радик кешеләрне дә, тормышны да гаепләми.
Ә чыннан да, ник гаеп итми соң?.. Нигә ул бу дөньяга кара нәфрәт хисләре тоймый?… Ул, юл һәләкәтенә эләгеп, бердәнбер исән калучы булды. Димәк, Аллаһы Тәгалә аны юкка гына исән калдырмаган. Димәк, ул кемгәдер кирәк, аны кемдер көтә…
Бу уйлар аны матур тормыш хакында хыялланырга этәрәләр. Балалар йортының салкын, өмет сүндергеч кысалары да, аңарда бу хыялларны сүндерә алмый иделәр.
Шулай уйланып утырган чагында, тәрбияче апаның:
– Радик, – дип эндәшүе аны кинәт сискәндереп җибәрде. Ул аңа таба борылды да: «Ни булды?» — дигән төсле күтәрелеп карады.
– Синең яныңа бер кеше килде. – диде ул, – Сине күрергә тели.
Радик, һичшиксез, югалып калды. «Кем килергә мөмкин икән минем яныма?» – дип уйлады ул, – «Мин беркемне дә белмим бит…» Радик тәрәзә төбеннән төште дә, тәрбияче апа артыннан юнәлде. Ул ни уйларга, кемне көтәргә дә белми. Бу уйлар аны калтырата, хәтта, күпмедер дәрәҗәдә куркыта да иделәр.
Тәрбияче апа уен бүлмәсенең ишеген ачты да, ашханә ягына юнәлде. Радик аның артыннан барды. Барып җиткәнче, ул туктап калды, ә Радикка:
Радик бөтенләй берни дә аңламый башлады. Кем икән соң ул кеше? Нигә килгән ул? Адым саен бу сораулар аны көчлерәк борчыды. Кинәт, ашыгып атлап барган җиреннән, ул үзе дә сизмәстән туктап калды…
Ашханәнең ишек төбендә озын буйлы, ябыгырак гәүдәле, коңгырт – кара чәчле, бер егет басып тора иде. Ул башын аска игән. Аның йөзендә түземсезлек һәм ул кемнедер көтә.
Күпмедер вакыт Радик бер сүз дәшмичә аңа карап торды. Егет үзе башын күтәреп, матур җәйге көндәге күк йөзе сыман зәңгәр күзләрен аңа төбәде.
Радик бу егетнең күзләрендә әйтеп биргесез җылылык күрде. Әйтерсең лә ул үз бәхетенә иреште, әйтерсең лә ул зур хәзинә тапты. Бу егет аңа нигәдер таныш һәм шундый якын кебек тоела иде. Радик әллә ниләр уйлап өлгерде бу мизгел эчендә, ә егет җиңел сулап куйды да һәм тыныч кына тавыш белән, елмаеп:
Бу минутта Радик ничек суларга икәнен дә онытты. Ул көлергәме әллә еларгамы, шатланыргамы әллә кайгырыргамы икәнен дә белмәде. Ни дип әйтергә соң? Аның каршында абыйсы басып тора бит… Кинәт үзе дә сизмәстән:
– Абый… – дип пышылдап куйды ул.
Игезәк сыман үзенә охшаган абыйсы. Аларның хәтта үз-үзләрен тотышы да бер. Икесенең дә күзләренә яшьләр тулган, ләкин ничек кенә хисләре өстенлек алмасын, берсе дә ул яшь тамчыларын иреккә чыгармый. Ир-егетләр бит алар!
Радик әкрен генә, курыккан сыман, абыйсы янына атлады. Абыйсы аңа каршы килде һәм каты итеп энесен кочаклап алды.
Радик абыйсына озак кына карап торды да:
Раян авызын ачып нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин Радик аңа ирек бирмәде, тыныч кына сүзен дәвам итте.
– Син кая идең? Нигә элегерәк килмәдең? Нигә хәзер генә килдең? Син минем исән булуыма ышандыңмы? Ничек син исән калдың?..
– Радик, тукта әле.. – диде абыйсы, бүлдереп, — Син мине тыңла әле…
Раян авыр сулап куйды һәм сүзен дәвам итте.
– Юл һәлакәтендә мин бик каты җәрәхәтләндем. Миңа да бик озак хастахәнәдә ятарга туры килде. Синең хәлең тагын да авырырак булган, шуңа күрә дә безне шәһәрнең төрле хастахәнәләренә илткәннәр. Аннан соң мине дә синең кебек үк балалар йортына җибәрделәр. Мин синең исән икәнеңне белмәдем. Миңа машинаның нык изелүен, беркемнең дә анда исән калырга мөмкин түгеллеген әйттеләр. Унсигез яшь тулгач, мин әти-әниебезнең йортына кайттым. Бер бик якын дустым миңа булышты: эшкә урнаштырды. Шулай итеп мин үземчә яши башладым. Миндә киләчәккә азрак кына өмет уянды.
Тиздән мине хәрби хезмәткә алдылар. Шунда һәр төнне мин бер төш күрә башладым. Минем төшемә һаман син керә идең, мине чакыра идең. Беренче тапкыр бу төшне күргәч миңа, сүз дә юк, авыр булды, ләкин мин моңа артык игътибар бирмәдем. Тик ул төш мине газаплый башлады. Шуннан соң мин үземә сүз бирдем: табармынмы, юкмы, мин сине эзләячәкмен.
Сине табуы миңа бик авыр булды. Бөтен авырлыгы да шунда, энем, безнең әти-әниебез дә синең белән минем шикелле балалар йортында үскәннәр бит. Безнең бернинди туганыбыз, бабай-әбиләребез дә юк. Безне эзләүче, безнең өчен кайгыртучы беркемдә булмаган. Әгәр дә алар булса, без синең белән югалмаган булыр идек. Син инде зур егет, аңлыйсыңдыр дип ышанам.
Радик аңлый иде. Ул абыйсын гаепләмәде. Киресенчә, аңа карата хөрмәте чиксез. Ул бит аның исән икәнен күз алдына да китерә алмаган. Ниндидер төшкә ышанып кына эзли башлаган.
– Ә ничек таптың син мине? – дип сорады ул, Раянга карап.
– Мин барлык больницалардан эзләдем. Миңа ул елда булган юл һәлакәтләренең документларын актарырга туры килде. Күп эзләнгәннән соң, мин син яткан больницаны эзләп таптым. Миңа ул больницада балалар йортына җибәрелгән исемлек күрсәттеләр һәм мин синең исән икәнлегеңә чынлап та ышандым. Минем ул вакыттагы кичергән хисләремне белсәң иде…
Күпмедер вакыт сүзсез торганнан соң:
– Рәхмәт, – диде Радик.
Раян моңсу гына елмаеп куйды да:
Радик киң итеп елмайды. Күпме көтте ул бу сүзләрне, күпме хыялланды аларны ишетергә, ләкин күпме генә көтсә дә, бу сүзләрне абыйсыннан ишетермен дип һич тә уйламаган иде.
Радик соңгы тапкыр артына борылып карады. Тәрәзәдән балалар аңа кул болгыйлар. Алар Радик өчен чын күңелдән шатланалар. «Алар да бәхетле булсыннар иде…» – дип теләде Радик.
Алар балалар йортының ишеген киң итеп ачып, бүтән бу йортка беркайчан да кайтмаска дип чыгып киттеләр. Урамда матур. Күктә җылы кояш елмая, әкрен генә җил исә. Менә шундый матур көнне аңа бәхет елмайды. Аның күңелендә әйтеп бетергесез шатлык балкый.
Ниһаять, аны алып китәләр. Мондый бәхетне бөтенләй көтмәгән, өмете сүнгән баланы абыйсы алып китә. Ул бертуктаусыз елмая, тик аңа берүк вакытта бераз моңсу да.
Ул күтәрелеп абыйсына карады. Абыйсы да алга карап, сиздермичә генә елмаеп бара иде.
Икесе дә чын күңелдән: «Ниһаять, без бергә. Мин бәхетле!…» – дип шатлана иделәр.