Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Хәтер сагында», «Герой шагыйрь тормышы», «Туган телем – татар теле», «Сирәк йолдыз», «Минем кадерле телем» шигырьләре

Хәтер сагында

45нең мае. Илгә Җиңү килде…

Атышлар да инде тынды.

Совет солдатының батыр каны

Туган җирен саклап тамды.

Күпме гомерләр өзелде,

Күпме кан – яшь түгелде.

Бу аяусыз көрәштә

Миллионнар һәлак булды.

Фашист тоткынлыгында

Күпме әсир интекте.

Җәзалау – җәфалануны

Безнең халык күп күрде.

Җитмеш биш ел үтсә дә,

Ул еллар күңелләрдә.

Солдатларның исеме

Мәрмәр һәйкәлгә язылган

һәм төренгән гөлләргә.

Мәңгелек ут янында

Сезне искә алабыз.

Һәр яз саен – бәйрәмдә

Һәйкәлгә җыелабыз.

Герой шагыйрь тормышы

(Муса Җәлилгә багышлана)

Февральнең 15ендә

Бер сабый бала туа.

Әти -әнисе аңа

Муса дип исем куша.

Малай бик зирәк була,

Ай үсәсен көн үсә.

Мәктәптә белем ала,

Тырыш укучы була.

13 яшенә җиткәч,

кулына каләм ала.

“Бәхет” шигырен язып,

Шагыйрь булып таныла.

Ватан сугышы башлана…

Җәлил сугышка китә.

Аның җиңеп кайтуын

Гаиләсе бик көтә.

Чулпанын бик сагына,

Әминәсен юксына.

Җиңүгә өметләнеп,

Кайтуына ышана.

Фронтта көрәшкәндә,

Дошман кулына төшә.

Әсирлектә интегә…

Бик күп җәфалар күрә.

Дошманнарга бирешми,

Һаман да шигырь яза.

Каләмен кулдан төшерми

Күрсә дә бик күп җәза.

Ләкин бик тә кызганыч

Өметләре акланмый…

Геройларча үлә ул,

Ватанын күрә алмый…

Шагыйрь үзе үлсә дә,

Исеме күңелләрдә.

Шигырләрен укыйбыз,

сөйлибез бәйрәмнәрдә.

Туган телем – татар теле

Туган телем – татар теле,

Әнкәм өйрәткән телем.

Укытучы апабыз да

Шул телдә бирде белем.

Туган телдә сөйләшәм мин,

Туган телдә аңлашам.

Татар телен яраткач,

“Биш”леләргә тырышам.

Әткәй – әнкәй өйрәткәне

Онытмагыз, Туган тел!

Туган тел бит – иң кирәге,

Балачактан аны бел!

Сирәк йолдыз

Кышкы авылда

Нәкъ төнгә каршы

Күккә карасаң,

Йолдыз кабына.

Караңгы күктә

Ул берәү кала

Айдан да якты…

Гүя ут яна.

Бик күп йолдызлар

Балкып күренә.

Ләкин монысы

Яктырак яна.

Минем йолдызым

Сәеррәк булсын…

Тик миңа гына

Һәр төн балкысын!

Минем кадерле телем

И кадерле туган телем,

Сөйләшергә өйрәттең!

Үсә төшкәч, белем бирдең,

Күңелгә иман иңдердең.

Бала чактан тел ачылгач,

Әкиятләр өйрәттең.

Бишек җырларын көйләп,

Шигырьләр дә сөйләттең.

Әткәм — әнкәм өйрәткән бит

Шуңа яратам инде.

Горурланам телем белән

Мәңге онытмам сине!

Хайруллина Эльвина Ришатовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 30.04.2008
Место учебы: МБОУ "СОШ № 7 г. Азнакаево" РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Азнакаевский муниципальный район
Город: Азнакаево