Йөрәктә йоклаучы елларны,
Офыкта атмаган таңнарны,
Хәтернең күз яшьле шәүләсен
Үткәннән тик җилләр кайтарыр.
Һәр яфрак бер гомер шикелле,
Аларның шаулавы — яу кыры.
Күкләрнең тәрәзен шакый күк,
Юа күк сугышның сөремен
Җиңүнең данлыклы яңгыры.
Ул еллар кайтаваз шикелле,
Йөрәктә әле дә сызлана.
Сугышның сагышлы күзләре
Әле дә күңелдә яңара.
Бары тик бер теләк йөрәктә:
Сугышлар беркайчан булмасын!
Йөрәктә зур җиңү шикелле,
Чәчәкле язларның
Ярсыткан тавышы тынмасын!