ТР Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылында яшәүче үрнәк гаилә башлыгы, хөрмәтле шәхес, зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, гади, кече күңелле булып кала белгән олуг мөгаллим Сафиуллин Ринат Ислам улы белән гаилә кыйммәтләре хакында әңгәмә-интервью.
— Хәерле көн, Ринат Исламович, мин, Тимербаева Азалия Рамил кызы, Мичән төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. «Глаголица» Халыкара бәйсез иҗат бәйгесенә сезнең гаилә турында язма әзерлисе килә. Сезнең гаилә – безнең Яңа Мичән авылында иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Гаиләгезнең башлангычы, гаилә тарихыгыз белән танышасыбыз килә. Шулар хакында мәгълүмат биреп китмәссезме?
— Габдулла Тукай үзенең “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен башлаган кебек, ”Башлыйм әле сүзне Карәхмәт илә, яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә” дип, мин 100 ел элек булган вакыйгалардан башлыйсым килә. Әтием 1918 нче елнын 18 нче декабрендә Чүриле районы Яңа Мичән авылында туа. Әти-әнисе гади колхозчылар Сафиулла бабай һәм Нәгыймә әби. Әтием Мичән җиде еллык мәктәбенә белем алырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, “Яшь көч” колхозында төрле эшләрдә эшли. Һәм 1939 нчы елда Кызыл армия сафларына алына. Сугыш башланган вакытта (бу 1941 нче елның 22 нче июне), алар ил чигендә булалар. 23 нче июньдә төшке аш вакытында, ягъни сугыш башлануга бер тәүлек дигәндә, алар инде сугышка керәләр. Сугышта, дөрес, башта бит барыбызга да мәгълүм чигенү ачысы инде ул. Мәскәүгә кадәр дип әйтергә була. Аның бик тә игътибарга лаеклы сугыш урыны — атаклы Курск дугасы. Шунда бик каты яралана. Аннан соң Томск шәһәрендә госпитальдә ята. Әле аннан соңгы яралары — барысы дүрт мәртәбә нык яралана. Аягын шартлаткыч пуля белән сындырып китә, аркасында бик тирән яра бар иде. Һәм минем өчен шундый игътибарга лаек нәрсә бар: үзе белән бергә немец снарядының кыйпылчыгын алып китте ул бакыйлыкка да. Маңгаенда китте снаряд кыйпылчыгы. Без яшьрәк вакытта ул өстә иде, тора-бара аскарак төште. Алар барысы бергә тугыз булган. Монысын алганда, хирург артерияны кискән дә бәйләп куйган. “Соңыннан ясап бетерербез операция,”- дип, шул көе калган. Аннан соң әкренгә, жиңү юллары буйлап, көнбатышка таба баралар. Шул вакытта ул башта снайпер, аннары танкка каршы ата торган мылтык (ПТР) белән сугыш хәрәкәтләрен алып бара. Аннары офицерлар курсын тәмамлый. Взвод командиры була, лейтенант дәрәҗәсенә ирешә һәм танк десанты ротасы командиры сыйфатында сугышны тәмамлый. Анысы да кызыклы. Сугыш тәмамланса да, сигезенче май көнне капитуляцияга кул куелган булса да, болар әле тугызынчы май көнне Праганы азат итәләр. Аңарчы Украина, Польша, Германия юллары.
Аның дүрт сугышчан ордены, сугышчан Кызыл байрак ордены, ике Кызыл йолдыз һәм бер Җиңү ордены. Барлыгы 17 медаль, 13 Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы Сталин исеменнән бирелгән Рәхмәт хаты. Хәзерге көндә ул мәктәп музеенда бар. Сугышны шулай тәмамлый. Сугыштан соң авылга кайтып, ул вакытта җитештерү “Уңыш” дигән оешмада эшләгәннән соң, комбайнда эшли башлый. Ул 1951 нче елдан комбайнда. 28 ел тоташтан комбайнда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Шул чорда кыш көне фермаларда, ә аннан соң, һәр Яңа Мичән ир-затына хас рәвештә, итек басу белән эш итә.7 нче сыйныфны укыганнан соң, соңгы айларында Башкортсан якларында, Аскын районнарында итек басарга чыгып киткән була. Бик яхшы итекче булган. Аннан соң шуны да әйтергә кирәк: ел саен безнең авылыбызның ир-затлары элек, барысы да дип әйтсәм хата булмас, итек басу белән шөгыльләнәләр. Чөнки колхозларда акча түләү дигән әйбер юк иде. Натураль рәвештә түләү ягъни хезмәт көне генә язалар да шул хезмәт көненә, колхозның мөмкинлегеннән чыгып, 100 грамм икмәк бирелә. Акча эшләр өчен, Башкортсан якларына чыгып китә иделәр. Лаеклы ялга чыкканнан соң, шушы авылда, шушы йортта яшәп, 2009 нчы елның 22 нче мартында дөнья куйды (91 нче яшендә).
Әнием — Сафиуллина Оркия Хәйрулла кызы 1923 нче елның 10 нчы мартында Тимершык авылында туа. Сугыш вакытында Мичән җидееллык мәктәбенә укытырга Яңа Мичән авылына килә. Һәм шушында алар әтием белән 1946 нчы елда тормыш коралар. Аннан соң Оркия ханым, мәктәптә эшләгәннән соң, почта бүлеге начальнигы, авыл советында бухгалтер һәм соңгы елларында сельпода бухгалтер булып пенсияга чыкты. 2012 нче елның 12 нче августында вафат булды.
— Сезнең гаиләдә биш бала үсүегезне, бер йодрык булып, бик тату яшәвегезне беләбез. Туганнарыгыз белән дә танышып үтик әле.
— Без, нәкъ җырдагыча, 5 бала үстек. Өлкән абыебыз — Алберт абый, бүгенге көндә Шәмәрдән авылында яши. Казахстанда эшләп кайтты, монда ГАЗПРОМ оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Икенче абыем — Сафиуллин Ильяс абый, 1949 нчы елгы, быелны 75 яшь тула. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге Россия күләмендәге конкурс лауреаты. Бүгенге көндә дә эшли. Теләчедә музыка мәктәбендә укыта. Аңарчы, 1969 нчы елдан башлап, Саба музыка мәктәбендә эшләде. Шуның 31 елында директор вазифаларын башкарды. Бүгенге көндә Сабада яши. Тагын бер сеңлем — Нәкыя Казанда яши. Ә төпчек сеңлебез 21 ел элек 40 яшендә начар чирдән вафат булды.Ул Казахстанда яши иде.
Миңа килсәк, гаиләдә өченче бала булып туганмын. Мин 1951 нче елның 22 нче сентябрендә Саба районы Яңа Мичән авылында дөньяга килгәнмен.1966 нчы елда Мичән сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Аннары белем алуымны Саба урта мәктәбендә 9-10 нчы сыйныфларда дәвам иттем (1968 нче елда тәмамладым). Шуннан соң әтием янында комбайнда эшләргә туры килде. Анысы бик әйбәт һөнәр үзләштерү булды. Техника белән кызыксыну менә шуннан килгәндер, мөгаен. Аннан соң 1968 нче елның 12 нче ноябре көнне Мичән сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытырга билгеләделәр. Мина ул вакытта нибары 17 яшь. 17 яшьтә шактый кырыс укытучы абый булырга туры килде. 1970 нче елның 19 нчы маенда, пионерия туган көндә, Совет Армиясе сафларына алындым. Мәскәү өлкәсендә хезмәт иттем. Анда отделение командиры булдым һәм шул ук вакытта ротаның комсомол оешмасы секретаре вазифаларын башкардым. Армиядан 1972 нче елның 6 нчы июне көнне кайттым. Һәм шул ук көнне Керәнне сигезьеллык мәктәбенә укытырга билгеләндем. Анда 1972-1975 нче елларда укытырга туры килде.1975 нче елда Яңа Мичән мәктәбенә укытырга кайттым. Анда 1977 нче елның августына кадәр укыттым да һәм мине Тукай исемендәге колхозның профком председателе итеп сайладылар. Шуннан соң минем эшчәнлек бүтән юнәлешләргә юнәлде.
— Җәмәгать эшләре дә сезне читләтеп үтмәгән.
— Ә менә бу җәмәгать эшләре буенча әйтсәк, минем бәхет бар иде инде. Беренче сыйныфка керүгә, октябрят йолдызчыгының әйдаманы, аннары, пионер оешмасына кергәннән соң инде, отряд советы председателе, “Дружина”советы председателе, Саба мәктәбендә комсомол оешмасы секретаре һ.б.. Менә шул җиде яшьтән китте инде шундый тормыш. Аннан соң мине 1980 нче елның 29 нчы октябре көнне Җәлил исемендәге совхозга партком секретаре итеп сайладылар. Совхозда тугыз авыл бар иде. 1208 га җир бар, халык күп, бөтен нәрсә бар, шунда 11 оешма бар — юл гына юк.1987 нче елның 4 нче июлендә кайттым һәм Мичән авыл советы председателе булып эшләдем. Анда шактый вакыт үтте. Аннан соң кабат мәктәптә, бераздан ”Тукай” колхозында партком секретаре булып эшләдем. Шуннан мәктәп директоры булып эшләп, пенсияга чыктым.
— Без сезнең шигырьләрегезне укырга да яратабыз. Бу турыда да сөйләшеп үтик әле?
— Яшьләй шигырь язарга бик нык ярата идем. Иң беренчесен 1964 нче елның 31 нче мартында иҗат иттем (60 ел элек, яз көне). Сәбәбе: минем классташым, бик якын дустым – Яруллина Румзия Заһретдин кызы, үпкәсе авыртып, Саба хастанәсендә вафат булды. Шуның истәлеге итеп, бәет язган идем. Мина ул вакытта 13 яшь… Аннан соң үзем кызыксынып яза башладым. Җыр, музыка өлкәсе дә шул вакытта үсеш алды.
Кулыгызга гармунны беренче тапкыр кайчан тоттыгыз?
-1964 нче елның апрель башында, ягъни нәкъ 60 ел элек.
Ильяс абый 5 яшеннән гармунда уйный башлаган иде. Альберт абый да уйный. Өйдә гармуннар бар. Мин, юл өстендә торса, күчереп тә куймыйча, өстеннән атлап кына китә идем. Менә шушы 1964 нче елда дустымны күмергә бара алмадым. Ни өчен?.. Үзем дә, аякны сындырып, өйдә ята идем. Менә шул вакытта башта бәет яздым, аннан гармунга тотындым. Шуннан бирле инде гармунны кулдан төшергәнем булмады. Саба, Шәмәрдән сәхнәләрендә дә җырлап йөрергә туры килде.
Аннары шунысы: бик мавыга идем мин фото эше белән. Саба мәктәбендә укыган вакытта, әтиләр атнага өч сум акча биреп җибәрә иделәр. Ашарга дигән шул акчаны экономияләп, үземә “Смена 8” дигән фотоаппарат сатып алдым. Бик күп төшереп, аннан соң Керәнне, Мичән мәктәбендә дә районда иң беренчеләрдән булып фото түгәрәге оештырдык. Фоторәсем ясау — үзе бер могҗиза иде. Анда ул вакытта аның реактивлары да юк, шуның өчен Казанга барып, реактивлар алып кайтып, үзебез ясап хыялландык. Бүгенге кебек әзер фотоаппаратлар-ниләр юк иде элек.
Бала чактан ук шулай җырлыйсызмы?
-Әйе, әлбәттә. Мәктәптә вакытта җырлый башлаган идем. Сорап та җырлаталар иде. Шул вакыттан мавыккан эш кенә ул минем.
Гармунда иң яратып уйный торган җырыгыз нинди?
-Мин уйный торган җырларның барысын да яратам. Ә җырлый торган җыр, менә 40 еллап җырлыйм бер җырны, анысы — ”Язмыштан узмышлар”. Бик яратып җырлыйм шуны.
Балаларыгыз, оныкларыгыз да иҗатка тартылганмы?
-Әйе. Менә Радик та баянда, гитарада, курайда уйный. Рамил шулай ук баянда, гитарада уйный. Аннан соң оныклардан Илназ да, Әмир дә әзрәк баянда шөгыльләнәләр .
Тормыш иптәшегез Тәгъзимә апаның сезнең өчен пешергән иң тәмле ризыгы?
-Чиле-пешле йомырка.
Гаилә бәйрәмнәрегез ничек үтә?
-Бик күңелле. Менә җыелабыз икән барыбыз да (балалар, оныклар бергә кайтып керсә), шау-гөр килеп, тулы, матур өстәл артында утырырга бик яратабыз. Һәм, әлбәттә, гармун, баян, музыка, гитара белән бергәләп утырырга бик яратабыз.
Сезнең тормышыгызда иң зур горурлык нәрсә яки кем?
-Минем өчен — әти. Чын сугыш каһарманы. Мин шуның белән горурланам.
Сез үзегезне, чыннан да, бәхетле кеше дип әйтә аласызмы?
-Әлбәттә. Мин бәхетле, чөнки әлегә исән-сау, тигез яшибез. Балаларыбыз бар, биш оныгым бар.
Беренче эшегез турында сөйләп китегез әле.
-Иң беренче эш — 10 нчы сыйныфны бетерүгә, колхозда эшләргә туры килде. Ә яратып, ныклап инде профессиональ рәвештә эшли башлаган эш, әйткәнемчә, 1968 нче елның 12 нче ноябреннән башланган укытучылык эше. Мин, укыганда ук, укытучы булырга хыялланган идем.
— Әгәр дә сез алтын балык тотсагыз, аңа нинди теләгегез бар?
-Иң беренче чиратта сәламәтлек, бәхетле тигез тормыш.
— Китап язсагыз, аңа нинди исем бирер идегез?
-Әгәр дә мин китап язсам, әлбәттә, ул шигырь китабы булыр иде. Шуна күрә “Язмышлар…” дип кенә атар идем .
— Үзегез белән кечкенә килеш очрашырга мөмкинлегегез булса, бу очракта сез үзегезгә нәрсә әйтер идегез?
-Менә кызык әйбер. Мин берни әйтмәс идем, чөнки мин үткән тормышымнан да үкенечле түгел, бүгенгесеннән дә. Әлбәттә, ул проблемалар бар инде. Шулай да “ах, моны эшләр идем, ах, моны эшли алмый калдым” дип әйтерлек үкенечем калмады, шуна күрә “Нишләп йөрисең?” дип кенә әйтер идем.
— Сез нәрсәгә өстенлек бирәсез: яраткан эшегезне башкарырга һәм шуның өчен аз акча алыргамы яки сезнең куңелегезгә ятмаган эшне эшләргә һәм моның белән лаеклы рәвештә акча эшләргәме?
-Менә беләсезме, акча мәсәләсендә болай дип әйтәм: мин беркайчан да меркантиль булмадым, акчага табынмадым, кирәк дип ялынмадым, эшләгәнемә канәгать булдым, булганы җитте.
Кеше үз гомерендә нәрсә эшләргә тиеш түгел дип уйлыйсыз?
-Хыянәт итәргә, алдарга тиеш түгел .
Сезнең яраткан авторыгыз бармы?
-Әлбәттә. Иң яраткан авторым минем — үземнең укытучым Мөхәммәт Мәһдиев. Һәм, психолог дип әйтим инде мин, язучы Әмирхан Еники.
Сез кайчан да булса шөгыльләнгән иң гадәти булмаган эш?
-Менә авыл җирлеге, безнең җирлек өчен шул фото булгандыр дип уйлыйм, чөнки бездә аның белән шөгыльләнгән кеше булмады. Ул бит үзенә күрә бик оригиналь нәрсә инде.
— Ринат Исламович, сезнең белән әңгәмә корып утыруы бик рәхәт. Барысын шундый аңлаешлы, гади, кызыклы итеп бирәсез. Сөйләмегез чын әдәби.
— Рәхмәт, сеңлем. Моның сере, бәлки, Мөхәммәт Мәһдиев шәкерте булудадыр.
Мөхәммәт ага Мәһдиев — ул эталон. Ул — халык язучысы. Менә безнең өчен эталон дип саныйм мин аны. Аның дәресенә керү үзе үк бер ял иде. Менә университетта укытканнары әле дә истә. Аның лекцияләренә хәтта бүтән югары уку йортларыннан качып-посып кына килеп утыралар иде безнең аудиторияга да. Керергә ярамаганга күрә, арткы рәтләрдә качып утырырга туры килә иде аларга. Аны тыңлау — үзе бер ләззәт, рәхәт иде. Программа буенча түгел, ә үзенчәлекле, менә шундый иҗади итеп сөйли иде. Аның лекцияләре әйтеп бетергесез кызык. Аннары ул бит гади халыкча сөйләде. Ул шунысы белән кызык: заманында Керәнне мәктәбендә укытып киткән кеше. Минем өчен шунысы да мөһим: әле ул минем аша Керәнне мәктәбендәге укытучыларга сәлам әйтеп җибәрә иде. Менә, ничектер, кайбер кешегә һавалы дип әйтәләр. Ә ул гади иде. Ул бит инде доцент, укытучы, һәм шунысы кызык: беркайчан да бер генә студентка да фамилия белән дәшмәде. Әйтик, менә без районыбызның атаклы журналисты, язучыбыз Тәлгать Нәҗмиев белән бер группада укыдык. Аннары күренекле язучы Газиз Кашапов бар иде һ.б., һ.б. белән бергә укыдык. Тәлгать, Ринат, Газиз… Уйлап карагыз: ул бит Казан университетында укытучы, доцент, дәрәҗәле кеше, алар бит инде әйтергә тиеш шулай фамилия белән генә, юк. Гомумән, шулкадәр менә кешелекле, гаҗәп кеше дип, шул Мөхәммәт аганы әйтер идем мин.
Укучыларга да әйтер теләгем: китапны яратыгыз, укыгыз. Китап аша дөньяга караш үзгәрә, фикер тулылана.
— Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ринат Исламович. Сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калабыз!