Хәрәкәттә – бәрәкәт
Хәрәкәттә –бәрәкәт.
Нәрсә соң ул хәрәкәт?
Сөйләп бирим сезгә дә,
Киңәш бирү бик рәхәт.
Җәен эссе көннәрдә
Чумамын мин күлләргә.
Колач җәеп йөзүе –
Күңелле һәркемгә дә!
Тау битләре – чуп-чуар,
Кышын ап-ак кар яугач,
Нинди бала инде ул
Чаңгы, чана шумагач?
Курыкмыйбыз салкыннан да,
Җилдән, әче бураннан…
Саф һава – тәнгә дәва,
Таулар үзенә тарта.
Велосипедта йөрү
Һәркемне кызыктыра.
Тимер атны әйләндерү
Тәннәрне чыныктыра.
Бәбкә саклаганда да
Буш тормый бала-чага:
Әнә бауда сикерә
Күрше кызы Зәмирә.
Хәрәкәтле уеннар:
“Үрдәк атыш”, “Куышлы”
Уйный кызлар, малайлар,
Шундый шат йөзле алар!
Ә туп кайда соң әле?
Анысы да – безнең дус.
Баскетбол , волейбол да
Барып чыкмый бит ансыз.
Тирләп-пешеп чабалар
Футбол тубы артыннан,
Әнә кечкенә Айдар
Абынып та егылган.
Шулай яшәү бик әйбәт
Дусларым белән бергә.
Кирәкмәгән шөгыльләргә
Кызыкмыйбыз без һич тә!
Шуны аңласын һәркем:
Спорт ул – яшьлек!
Исәнлек!
Һәм тагын – яхшы кәеф!