Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Хәйләле ярыш. Тиеннең хатасы.

Хәйләле ярыш

Бик ерак заманнарда түгел, безнең чорда, Киндерле елгасы буенда Салмак атлы ташбака һәм Сикергәли атлы бака яшәгәннәр ди. Бервакыт ташбака үзенең бака дустына әйткән:

— Әйдә, әнә теге Дәрвишләр бистәсе урманын йөгереп чыгабыз,

узышабыз, – дигән. Ә Сикергәли атлы бака бик җитез булган. Аптырап, бераз масаеп җавап биргән:

— Әйдә, тик үпкәләмә инде, мин бит сине барыбер узам.

Икенче көнне таң белән ярышка чыкканнар. “Ракета” спорткоплексы капкасы янында үскән йөзьяшәр имән агачында яшәүче Алатыр атлы ала карганы баш хөкемдар итеп чакырганннар.

— Кар- кар- р, ярышка бар- р- р! – дип кычкыруы булган, Салмак белән Сикергәли узышырга юлга чыкканнар. Сикергәли бик шәп сикерә ди, хәйран юл киткән. Салмак бик карыш юл да үтмәгән. Ләкин ул дусты Озын Колак белән хәйлә кора. Куак астыннан Озын колак чыга да, ташбаканы утыртып, урман авызына бик тиз барып җитә. И сөенә, и куана инде Салмак. Бераз вакыт узгач, Сикергәли дә финишка җитә һәм гаҗәпкә кала. Хурлыгыннан елап та җибәрә. Салмак бир эреләнеп, мактанып йөри икән.

Шул чак Алатыр хөкемдарның кырыс тавышы ишетелә:

— Кар- кар- р- кар, ярышта хәйлә бар, бар! – ди дә, очып килеп тә җитә. Куак төбенә яшеренгән Озын колакны чакырып чыгара. Салмак белән икесен бастырып орыша, ярышкан чакта башка хәйләләмәскә куша.

— Кар- р, кар- р, ярышканда гадел бул, уз юлыңны табыр бул, – ди ул.

Салмак дусты Сикергәлидән гафу үтенә, Озын колак ялган юл белән җиңүгә ирешеп булмасын аңлый. Сикергәли аларны гафу итә.

Алар бүген дә “Ракета” спорткомлексында ярышларга әзерләнеп яталар ди. Алатыр судья баш тренерлары икән. Исәпләре Универсиадада гадел юл белән җиңүгә ирешү ди. Мин дә булдым, аларны күрдем, бергәләп йөрдем…

Дуслык сынавы

Борын-борын заманда яшәгән ди өч дус егет: Айбулат, Ирбулат, Тимербулат. Болар гел бергә булганнар, бер-берсенә гел булышканнар.

Көннәрдән бер көнне болар урманга утынга барырга уйлаганнар. Урман бик ерак икән, шуңа күрә Акмаңгай атлы атны җигеп, арбага утырып киткәннәр. Юл ерак булган, капчыкка ашамлыклар салып, аркаларына асканнар.

Бара-бара боларның ашыйсылары килгән. Утырганнар ашарга. Айбулат та, Тимербулат та үз әйберләрен үзләре генә ашаганнар. Ә Ирбулат үзенең ризыкларын үзе генә ашап калмаган, дусларына да биргән. Шуннан болар тагын юлга җыенганнар. Баралар-баралар икән, менә атның арбасы ватылган. Ирбулат бик тырышып, арбаны көйләп куя. Арбаны караган чакта атны да ашата, су да эчертә. Теге ике дусты юл читендә кырын ятып торалар икән.

— Нигә шулай озак торасың инде, без сине көтеп арыдык, — дип үпкә белдерәләр, ди.

Ниһаять, эш беткән, болар тагын юлга кузгалганнар. Менә болар каршысына аю килеп чыга. Айбулат һәм Тимербулат куркып, Ирбулатның үзен генә калдырып, авылга таба чабалар. Ирбулатка аю һөҗүм итә. Шулвакыт Акмаңгай аюга аягы белән тибеп җибәргән, аю тәгәрәп киткән. Ә Ирбулат атка утырып, өенә кайткан. Ә дуслары шаккатып, баш кашып торалар икән: ”Син ничек исән калдың?”

Ирбулат әйткән: ”Мине үлемнән сез дусларым түгел, ә дүрт аяклы дустым — Акмаңгаем коткарды. Сез түгел икән минем чын дусларым. Чын дуслык авырлыкта сынала ул. Мин шуны аңладым”, — дигән.

Сез дә бу әкияттән гыйбрәт, сабак алыгыз. Шатлыкта да, авырлыкта да чын дуслар булып калыгыз!

Тиеннең хатасы

Борын-борын заманда яшәгән ди бер тиен. Ул үз илендә рәхәтләнеп яшәгән. Тик тиеннең тора-бара күңеле башка җирләргә омтыла. Шулай ул үзенә дуслар эзләргә китә. Көн бара, төн бара һәм ниндидер бер чит урманга, аңа таныш булмаган җиргә килеп чыга. Нишләргә дә белми, аңа үзенең туган урманы, туганнары исенә төшә. Тик кире кайта алмый, ул чит урманда адаша. Шулай урманда берүзе кала тиен. Таң ата. Тиенне урманда сандугачларның моңлы тавышлары уята. Алар тиен кунган агачта сайрашалар ди. Шуннан тиен алар белән бик тиз татулаша. Инде тиен өеннән киткәнгә берничә атна узып бара. Чит җирдә инде аның аерым өе бар. Шулай өенә азык алып кайтканда, аңа бер куян очрый. Ул аның белән дә дуслаша. Алар аерылмас дуслар булалар. Беркөн куян кунакка килгәч, үзенең гаиләсе, туганнары турында сөйли. Һәм шул вакытта тиенгә дә үзенең туганнары, туган җире исенә төшә. Ул шул чакта үзенең зур хата эшләгәнен аңлый. Дусларыннан юл сорап, алар белән саубуллашып, кире өенә кайтып китә. Тиенкәйне бик юксынган булалар, гафу итәләр. Дәү әнисе алдына утыртып оныгына туган җир кадерен аңлата.

Шул булган вакыйгалардан тиен үзенә нәтиҗә ясый: “Кая гына барсаң да, күңел әллә кайларга омтылса да, туган җирдән дә әйбәтрәк җир юк дөньяда!”. Ул моны үзенең туганнарына да, дусларына да әйтә. Алар шатланышып, бергә-бергә яши башлыйлар.

Шигабиева Мадина Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Казань