Хәйдәр әтисе белән әнисенең кызып – кызып бәхәсләшкән тавышларына уянып китте.
— Ачып кара син аның көндәлеген “3” кә төшеп бетте бит инде! Быел бик җаваплы елы- тугызынчы сыйныф бит! — диде әнисе ярсып. – Ә ул кайтып керә дә гаражга чыгып йөгерә.
— Техника белән кызыксынудан зыян юк, — диде әтисе. – Аның каравы физикадан гел “5” леләр генә бит!
— Нишләп ятадыр ул гаражда төнгә кадәр. Әллә машина “җене” кагылган инде үзенә, — дип, як – ягына төкеренгәләп куйды әнисе.
Әйе шул машиналар белән кызыксына Хәйдәр. Гаражларында әтисенең иске Жигули машинасы, бабасыннан калган люлькалы “Урал” мотоциклы һәм тартма – тартма машина частьлары бар. Беркөнне әтисе Хәйдәр ясаган, алмагачларның төпләрен казый торган, җайланманы күреп исе китте.
— Булдырасың, улым, молодец! Менә бу иске машина һәм мотоцикл частьларын да куллана аласың. Ләкин әрәм – шәрәм итеш булмасын! — диде.
— Әлбәттә, әрәм – шәрәм итмим, кирәк урында гына кулланам, — диде Хәйдәр бер башка үсеп китеп.
Әтисе аңлый аны, тик менә әнисе генә бу шөгылен бик өнәп бетерми шул. “Ярар, килер бер көн әнисе дә Хәйдәрне аңлый, алай гына да түгел, улы белән горурлана башлар!” – дип уйлады ул. Тагын берничә көннән Хәйдәрнең галәмгә оча торган корабы әзер булачак. Әтисе дә, әнисе дә бу хакта белмиләр. Беркөнне дусты Фәриткә ачты серне ачуын. Анысы да әзрәк мактанасы килгәннән генә инде. Шуный кораб җыйсын да, җан дусты Фәрит тә белмәсен имеш! Белсен әйдә, күрсен дусты Хәйдәрнең машинасын! Шәп бит!
— Уһу! – диде Фәрит күзләрен зур ачып. Машинаның эченә үк кереп утырды. Рулен боргалап карады, төймәләренә баскалады, ишекләренә суккалап: “Әтәч булган бу, малай!” – диде. Аның гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде.
Шатлыгы эченә сыймаган Хәйдәр, артык ачылып китеп, үзенең галәм буйлап сәяхәткә җыенуын хәбәр итте.
— Мине дә ал үзең белән, андый зур юлга иптәш кирәк бит, — диде Фәрит.
Фәритнең акылын белә Хәйдәр. Шуңа да: “Юк”, — дип кырт кисмәде. “Вакыты җиткәч, сөйләшербез”,- диде.
Хәйдәрнең йолдызларны, айны үз күзләре белән күреп кайтасы килә. Бәлки әле берәр планетага тукталып, андагыларның яшәү рәвешләре белән дә танышыр. Бәлки аларның тормышлары безнекеннән алдарактыр? Шулай булган очракта, яңа мәглүматлар да туплар. Галимнәре, укытучылары белән сөйләшер. Өенә кайткач, аларның технологияләрен кулланып яңа машиналар уйлап табар… Хәйдәр турында гәҗит, журналларга язарлар, телеведениегә төрле тапшыруларга чакырырлар. “Бар әле, әни, минем белән горуланыр көннәрең!” – дип хыялланды малай.
Әгәр дә мәгәр чит планетада тормыш безнекеннән да шәбрәк булса?! Шунда төпәнер дә калыр Хәйдәр. Әти – әнисен, туганнарын, дусларын да үз янына алыр. Әйе, нәкъ шулай эшләр ул…
Менә билгеләнгән көн килеп тә җитте. Әтисе белән әнисенә сиздерми генә, азык – төлек, кием – салымнарны корабка чыгарып куйды Хәдәр.
Әнисе, үз алдына нидер көйләп, иртәнге аш әзерләп йөри. Хәйдәрне күреп:
— Улым, ник болай иртә тордың, йокла, бүген ял көне бит, — диде елмаеп. Шул вакыт Хәйдәрнең әнисен барып кочаклап алып:
— Әни бәгырем, мин бүген галәмгә очам бит, — дип әйтәсе килде. Ләкин болай эшләүнең хата буласын белеп, туктап калды һәм хат язып калдырырга булды: “Әти, әни мин галәмгә оча торган кораб машинасы җыйдым. Тиздән галәм буенча сәяхәткә китеп барам. Сез борчылмагыз! Берничә көннән әйләнеп тә кайтырмын”.
Язуны, иртәнге аштан соң, ипи шүрлегенә куйды. Әнисе, көндегә ашарга әзерләгәндә, табып укыр аны. Ә бу вакытта Хәйдәр инде Җир өстеннән кузгалган булыр.
Менә Хәйдәр корабына кереп утырды. Әбисе өйрәткән догаларны кат – кат укып, тиешле кнопкаларына басуы булды, кораб күз иятмәслек тизлек белән күздән дә югалды. Баштарак, болытлар арасында йөзгәндә, бераз каушады Хәйдәр, җиңелчә генә кул аяклары да калтырады. Болытлар артта калып, галәм киңлегенә килеп чыккач, иркен сулыш алды малай. Мондагы иркенлек, киңлек, хозурлык! Хәйдәр галәм киңлекләрен яңгыратып җырлап җибәрде:
“Кырга чыктым, юлга чыктым, зәңгәр күккә карадым,
Зәңгәр күкләргә карадым, җиде йолдыз санадым”.
Менә бер йолдыз, үзенә дәшеп, күз кысты. Менә икенчесе. Гаҗәп матурлар үзләре! Алда бер планета күренде. Хәйдәр шушы планетада тукталырга булды. Корабы белән килеп төшүгә аны бик зур гәүдәле адәми затлар каршы алдылар. Зур башлы, зур колаклы, акаеп торган зур күзле бу затларны күргәч Хәйдәр куркып китте. Шулай да тыныч булырга тырышып, җитди генә исәнләште. Гаҗәпләнүенә каршы, бу затлар да аны татарча сәламләделәр.
-Без синең сәяхәтеңне күзәтеп тордык. Үз- үзеңә ышанып, яхшы йөрттең корабыңны, — диде иң зур башлы бер адәми зат. – Таныш булмаган юлда ялыккансыңдыр, өйгә керик, ашап – эчеп алырбыз.
“Мөгаен, башлыкларыдыр”, — дип уйлады Хәйдәр. Һәм әлеге зур гәүдәле затлар артыннан китте. Як – ягына күз салды, урамнары аллы – гөлле ташлар белән түшәлгән. Юл кырыйларында төрле — төрле төстәге бихисап күп чәчәкләр үсеп утыра. Хәйдәр исе китеп, аларны иснәргә дип иелде.
-Алар – ясалма, — диде теге адәми зат. Исләре юк.
-Эээ, — диде Хәйдәр. “Ә нәрсәгә инде ул хуш исләре дә булмаган, ясалма чәчәкләр”, — дип уйлап куйды.
-Аларны карыйсы, чүпләрен утыйсы, су сибәсе юк, — юк диде зур башлы зат.
Менә алар бер йорт янына килеп җиттеләр. Йорт әйләнәсендә әкияттәгедәй гүзәл агачлар үсеп утыра. Ә агачтагы яфраклар яшел, зәңгәр, шәмәхә төстә. Моны күреп Хәйдәр хәйран калды. Туктап, яфракларны тотып та, иснәп тә карады. Алар әллә нинди иде. Исләре дә юк. “Аңладым, димәк агачлар да ясалма”, — дип уйлады Хәйдәр.
-Әйе, ясалма, — диде Олы баш Хәйдәрнең уен укып.
Агач башында төрле – төрле кошлар, берсеннән – берсе матуррак җырларын суза иде. Хәйдәр күтәрелеп аларга карады. Кул сузымы гына ераклыктагы бер кош Хәйдәрдән курыкмады, хәтта аңа игътибар да итмәде. Бер якка караган да сайрый да, сайрый. Әллә агач башындагы кошлар да ясалма инде дип уйларга да өлгермәде.
-Әйе, — диде Олы баш. – Бездә үсемлекләр дә, хайваннар да, кошлар да, хәтта балыклар да ясалма.
-Ничек алай? – диде Хәйдәр коты алынып.
-Менә шулай. Безнең башларыбыз яхшы эшли, — диде канәгать елмаеп. Үсемлекләрне, яшелчәләрне генә үстерү өчен дә күпме хезмәт кирәк. Ә нәрсәгә азапланырга?
Хәйдәр дәшмәде. Аның башы каткан иде.
Йорт эчендә түгәрәк зур өстәл. Өстәл әйләнәсендә – креслолар. Хәйдәргә бер кечерәк креслоны тәкъдим иттеләр. Хәйдәр утырды. Креслоның кул куя торган җирендә бихисап кнопкалар. Башкалар да, салмак хәрәкәт белән, креслоларына килеп утырдылар. Хәйдәрне гаҗәпләндергән нәрсә шул булды: өстәл өсте тап — такыр, бернәрсә дә юк! Менә аңа меню кәгазен тоттырдылар. Исемлектә йөзләгән ризык! Бик тырышып укыса да, Хәйдәр үзе белгән ризыкларны таба алмады. Һәм тыныч кына:
-Миңа токмачлы аш, итле пәрәмәч һәм бер чынаяк сөтле чәй, — дип әйтүе булды, янына яман озын бармаклы бер адәми зат килеп, күз иярмәслек тизлек белән, Хәйдәр креслосындагы кнопкаларга баскалады һәм Хәйдәр алдында тәлинкә белән берничә төймә хасил булды. Хәйдәр башкаларга күз салды. Алар да үзләренең кнопкаларына баскаладылар һәм алар алдында да тәлинкә белән төймәләр хасил булды. Хәйдәр аларның тәлинкәләре төймәләр белән тулы булуына игътибар итте. Эченнән генә:”Бик ашамсак икән болар”, — дип уйлап куйды.
Менә Хәйдәр бер төймәне кулына алып иснәп карады, исе юк. Авызына капты, тәме юк. Аллага тапшырып, йотып җибәрде. Кеше ышанмаслык хәл: шул бер нәни төймәдән тамагы туйды. Икенчесен дә йотып җибәрде, күңеле бөтенләй хуш булды. Креслосының аркасына сөялеп башкаларны күзәтә башлады. Вәт ашап та карыйлар икән болар! Йотып кына баралар төймәләрен! Кай җирләренә сыядыр?! Менә берзаман бар да тукланды. Галәмәт зур күзләрен Хәйдәргә төбәделәр. Әлеге дә, баягы шул олы башлысы сүз башлады:
-Син акыллы малай, Хәйдәр! Кораб — машинаны үзең җыйдың, безгә кадәр килеп җиттең. Әгәр дә телисең икән кал бездә. Безнең балаларыбызга техника серләрен өйрәтерсең, — диде.
Араларындагы иң карт, ап – ак чәчле, ап – ак сакал – мыеклысы:
-Бездә яшәү рәхәт. Сездәге кебек түгел, — дип сүз башлады. — Бар нәрсә дә – ясалма. Җир эшкәртәсе, иген игәсе, бәрәңге үстерәсе, терлек асырыйсы, сыер савасы, ашарга пешерәсе юк, тулаем алганда, бернинди дә физик хезмәт кулланылмый, — диде горурланып. Тагын да нәрсәдер сөйләмәкче иде әле. Хәйдәр:
-Миңа кайтырга вакыт, — диде урыныннан кузгалып. – Кайтыр юлым ерак, якты вакытта кузгалыйм.
Бар да урыннарыннан торып, Хәйдәрне озата чыктылар.
-Безгә син теләгән вакытыңда рәхим ит, юлны беләсең, үзең белән дусларыңны да алып кил — диде Олы баш.
Хәйдәр галәм корабына кереп утырды да Җиребезгә таба юл алды. Мондагы хикмәтләрдән башы тәмам миңгерәүләнгән иде аның. Дусларыңны да алып кил диме? Юк, тагын бер кат юк! Берәүне алып килмәячәк Хәйдәр бирегә. “Ялкаулык чире тиз йога”, – дия иде әбисе. Башкаларга чир ияртеп йөрмәс.
Өенә кайтып җиткәч, иң беренче эш итеп, галәм корабын бәрәңге ала торган җайланмага үзгәртте Хәйдәр. И сөенде инде әтисе белән әнисе! Рәхәтләнде күрше — күлән.
Хайваннарга, үсемлекләргә, кошларга яратып, кадерләп, саклап карый башлады. Аларны саклау турында төрле фәнни эшләр язды. Мәктәпне бетергәнче үк ил күләмендә танылды. Әтисе белән әнисе уллары белән бик горурландылар. Ә менә галактикага кылган сәяхәтен Хәйдәр сер итеп саклады.