Жәй. Ямь яшел агачлар,
Ботаклары тулы яфрак.
Кояш кыздыра. Җылы айлар,
Балалар көлә! Көн ап-ак!
Укучылар йөри имтиханнар биреп,
Дер-дер килә куллары.
Шәп вактның, чиста чишмә кебек,
Агып бара көннәре.
Елмаюлар тулы урам,
Киләчәк тулы максатлар!
«Эх! Тизрәк ВУЗга кереп булса иде!
Эх! Озак бара минутлар!»
Кояш батты. Кеше ашыкмыйча
Өенә аягын баса. Кич.
Әби, ана, бала, ата
Йоклап ята.
Төшләр күрә, елмая да ич!
Тик вакыт дошманга әверелде.
Июнь. 22нче көн. Иртән
Бар кешене нәфрәт, кайгы уятты.
Илебезнең якты дөньясы сүнде, караңгылык «кабынды»…
Дошман. Дошман аяк басты!
Юк.. Юк, болай булмый!
Югала кешенең җир асты…
Ул радионы тыңлый…
Сугыш. Авыр сулап ала дөнья,
Нәфрәт тулы һава барда..
Ничек бөтен җирдә дәрья
Булган илдә сугыш бара?!
Сугыш. Күп кешеләр алды.
Ата, бабай, ана, балалар.
Бетте елмаюлар, сүнде өмет,
Бары тик бер сугыш калды, кешелекне җимереп.
Ирләребез китте. Таң атканда.
Абыйлар, апалар, бар халык.
Курыкмыйча китте, алга атлап,
«Илем өчен!» дип кычкырып.
Авыр сулап, авыр хәлдә,
Авыр атлап, җиңү тәмен тоя башладык.
Күпме халык калды анда
Гаиләсеннән аерылып?!
Дистә, йөзләр, меңнәр анда!
Иле өчен гомерен өзде!
Күпме бала, күз яшьләрен түгеп,
Аяусыз сугышны күрде.
«Палач» балтасын тота
Каты итеп, илемне җәзалый!
Ләкин мин беләм, бу сугышта
Халкым үз җиңүен туплый!
Май. Көне тугызынчы.
Җиңү көне! Җиңдек! Ура!
Кайта сугышчылар, коралларын элеп,
Эләктереп биленә.
Дөнья җырлый! Дөнья шатлана!
Безнең көчебез — һәрвакыт бердәмлек!
Җиңеп чыктык. Без булдырдык!
Якты күкне дөньяга китердек!
Җиңү — көчле әйтем,
Көчле итеп әйтәм илемә
«Минем горурлыгым чиксез, туган ягым.
Рәхмәт, синең көчеңә!»
Җәй. Агачлар янәдән яшел,
Ботаклары — һаман яфрак.
Кояш кыздыра. Җылы айлар.
Күккә карыйм, ә ул ап-ак!