XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Горурланып яшик.

 

                   Горурланып яшик

Татарстан – минем илем

Бик матур җирем.

Монда миңа бик якын

Һәр аткан гөлем.

      Әкият бакчасына

      Охшатам аны.

      Елдан ел арта бара

      Кешеләр саны.

Татар, рус, чувашы,

Дус яши бергә.

Төрле илләрдән безне

Киләләр күрергә.

     Каршылыйбыз кунакны

    Якты йөз белән.

    Чәкчәге, бавырсагы

    Ипи-тоз белән.

Түбәтәй-калфакларны

Бүләк итәбез.

Аннан җырлый-җырлый

Биеп китәбез.

    Ничек күңелле бит –

   Дус яшәү бергә.

   “Без бергә” дип горурланып

    Яшик гомергә.

 

 

 

  

 

 

Исмагилов Ильфат Искандерович
Страна: Россия
Город: Буинск