Принято заявок
801

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Гомерләрнең ике мизгеле…

Гомерләрнең ике мизгеле…

Гомеләрнең ике мизгеле бар,

Яшьлегең дә — канат кагыну.

Эзләп табу тәүге мәхәббәтне,

Калган гомер – аны сагыну.

С. Әлибаев.

Иртәнге кояшның җылы нурлары тәрәзәдән сузылып, диванда йоклап яткан Исламның битенә төште дә йокысыннан уятты. Ислам ятагыннан торып, күлмәген алып киде дә, тәрәзәне киң итеп ачып куйды. Өйгә салкынча, саф һава үтеп керде.

Урам капкасыннан җитез атлап әнисе кереп килә иде. Ул һәрвакыт шулай ашыгып йөри. Сыер-сарыкларны көтүгә куган, каз-үрдәкләрне күлгә төшерергә дә өлгергән булса кирәк. Өйгә кергәч, Исламның торып киенеп куйганын күреп:

— Уяндыңмы, улым?- дип, сорады.

— Сиңа бераз булышымакчы идем, йокланылган, — диде Ислам.

Илһамия апа аның сүзләренә шатланып:

— Әй, балам, бүген җәйнең беренче көне генә әле, каникулга чыктыгыз гына. Булышырсың, эш барыбызга да җитә,- дип, аш бүлмәсенә чыгып китте.

Ислам быел унынчы сыйныфны тәмамлады. Аңа уку бик җиңел бирелә, барлык фәннәрне дә яратып укый. Шуңа күрә дә имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортына керергә хыяллана. Ә хыялы аның җырчы һәм музыкант булу. Ислам үзе дә сизмәстән, әкрен генә җырлап җибәрде. Ул әнисенең дә аңа кушылып җырлавын күргәч, тагын да дәртләнеп җырларга тотынды. Әнисе тавышы бик матур һәм моңлы шул .

— Таң әтәчләре төсле, иртүк җырларга тотындыгызмы,- дигән тавышка борылып карасалар, ишектән елмаеп, әтисе кереп килә иде.

— Кайтып та җиттеңмени, әтисе, әйдә чәй әзер, — дип, Илһамия апа.

Исламның әтисе, Харис абый, авылда ферма мөдире булып эшли. Аның эше бик тыгыз һәм җаваплы. Шуңа күрә дә, аны өйдә сирәк күрәсең. Авыл халкы аны бик хөрмәт итә. «Үзебезнең Харис» дип кенә йөртәләр. Өйгә кайткан арада ул йорт эшләрендә булышырга да вакыт таба.

— Мин үзем генә түгел, әнә, үсеп җиткән улым, кызым бар. Алар булмаса эшләр харап булыр иде…- дип, балаларын да мактап сөйли ул.

Алар иртәнге чәйне өчәү бергә, авыл һәм дөнья хәлләре турында сөйләшеп, эчтеләр. Илһамия апа ире белән улына сокланып, тормышына мең шөкер итеп, өстәлне дә җыештырып алды. Исламга эшләр кушып, үзләре эшкә китәргә җыендылар.

Ислам моңлы һәм матур тавышы белән әнисенә, ә йөз-кыяфәте белән әтисенә тарткан. Әтисе шикелле үк озын буйлы, кара кашлы, бөдрә чәчле егет булып бара. Сеңлесе Зилә исә әнисенә охшап, яшел күзле, куе кара чәчле, чая кыз булып үсеп килә.

Әтиләрен эшкә озатканнан соң, Ислам бераз китап укып алырга уйлады. Ул китап укырга бик ярата. Әнисенең авыл китапханәсендә эшләве нәтиҗәседер инде. Илһамия апа балаларының интернет челтәреннән генә түгел, китапларны да укып мәгълүмат алуларын тели.

Зилә бүлмәсеннән чыкты да, ишеккә таба юнәлде. Ул ап-ак, кыска матур күлмәк кигән. Ислам сеңлесенә карап:

— Зилә, кая киттең?- дип, сорады.

— Алияләргә барам, — дип җавап бирде Зилә.

— Күлмәгенңне сал, ул сиңа дәү абыйлар туена алынган, ә син аны урамга киясең!

Зилә абыйсын ишетмәгән сыман кыланды.

— Күлмәгеңне сал дим сиңа, кызый! Хәзер беркая бармыйсың, кайткач әнигә әйтәм, аннан инде үзеңә үпкәлә, — диде Ислам. Зилә абыйсына үпкәләгәндәй:

-Уф, Аллам, ярый салам, — диде дә, борылып бүлмәсенә кереп китте. Зилә абыйсын тыңламады. Аның бу күлмәкне Алиягә күрсәтеп, мактанасы килгән иде. Чыннан да, әнисе аңа күлмәкне дәү абыйсының туена дип алды. Зиләнең әле бер генә туйда да булганы юк. Шуңа күрә дә ул туй көнен тизрәк җитүен көтә. Ләкин күлмәкне Алиягә күрсәтәсе килү теләге аны тынычлыкта калдырмады. Ул әкрен генә, аяк очына басып, абыйсы яныннан үтеп китә алды. Ислам шуның кадәр китапка кереп киткән иде, хәтта ишек ачылып ябылган тавышны да ишетмәде.

***

Авыл өстеннән әкрен генә, кояшлы,җылы яңгыр явып узды. Табигать тагы да яшелләнеп, матураеп китте. Яшел күзләрен ачкан яфрак очларына чиста тамчылар кунган. Агачтагы яңгыр тамчылары җиргә коела. Яңгыр бетү белән казлар, үрдәкләр, тавыклар үзләренең бибиләрен, чебиләрен чакырырга керештеләр. Урамның һәр тарафыннан биби, чеби тавышлары ишетелә. Һавада сайрашып очкан кошлар тавышы белән кушылып, әйтерсең лә, һәр тарафтан күңелле музыка ишетелгән кебек и.

Галия әби дә таягына таянып, урамга чебиләрен барларга чыкты. Ул үзе әйткәндәй, шул «мур кыргырлары» артыннан йөреп көне үткәнен сизми дә кала. Күршесе Әсма белән очрашып, сөйләшеп торган арада, алар үзләренә таба якынлашып килүче машинаны абайлап алдылар. «Кем булыр, нишләп йөри икән»,- дип уйлап та бетерә алмадылар, машина шып итеп алар янында туктады. Машинадан Галия әбинең Казанда яшәүче улы белән килене һәм оныклары төште. Әби шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Ул аеруча Айгөлне күреп куанды. Айгөлнең авылга күптән кайтканы юк иде, мөгаен соңгы тапкыр күргәндә аңа ун –унике яшьләр тирәсе булгандыр. Айгөл озын буйлы, чибәр, зәңгәр күзле кызга әверелгән. Галия әби куанычыннан күгәрчен кебек гөрли-гөрли, кунакларны өйгә дәште. Улы белән килене зур урыннарда эшлиләр, шуңа күрә дә үз дәрәҗәләрен белеп кенә йөриләр. Шулай булса да, әниләре янына вакытлары булган саен кайтып йөрергә тырышалар.

Айгөл нәнәсен бик сагынып кайтты. Чит илдә белем алганда да, ул нәнәсен исеннән чыгармады. Нәнәсе өйрәткән берничә доганы һәрвакыт кабатлап йөрергә тырышты. Шул догаларны укыганнан соң аңа ничектер җиңел һәм тыныч булып китә иде. Ул нәнәсенә ияреп күл буена кер чайкарга төшүләрен, су коенуларын еш кына төшләрендә дә күргәләде. Менә бүген авылга кайтканда да шул күл турында уйлады. Кич белән күл буена барырга дип алдан ук план корып куйды.

***

Көн кичке якка авышты, кояшның кызуы да сүрелә башлады. Көне буе урамда уйнап әлсерәгән кечкенә балалар да, ничектер басылып калдылар. Сәгать алты тулып килә. Ислам тиргә батып, урамда утын яра. Әнисе эштән кайтып, улына бераз булышырга дип капка төбенә чыкты. Икесе дә бераз сүзсез генә эшләгәннән соң, Илһамия апа Зиләне өйдә юклыгын исенә төшереп:

— Улым, син Зиләне күрмәдеңме? – дип сорады.

— Өйдә түгелмени?- диде Ислам аптыраган тавыш белән.

— Юк шул. Кая икән? – дип, борчылып куйды Илһамия апа.

— Алияләргә барам дигән иде бая. Хәзер утынны ярып бетерәм дә, барып килермен, — дип, Ислам эшләвен дәвам итте. Утынны ярып бетереп , өеп куйганнан соң, капка төпләрен ялт иттереп себереп алды. Читтән генә күзәтеп утырган күрше әбиләре, аны мактап алдылар. Мактамаслык та түгел, вакыты булганда күршеләренә дә һәрчак ярдәм итәргә тырыша бит ул.

Эшен бетереп, бакчадагы җылы суны өстенә койды да, мотоциклын кабызып, Алияләргә китте. Ул барып кергәндә, Алиянең әнисе Венера апа ишегалдында кер элеп йөри иде. Ислам, ашыгып кына, Венера ападан Зиләнең аларда түгелме икәнлеген сорады.

-Юк, алар Зилә килгәч, Алия белән каядыр чыгып киттеләр. Күл буенадыр инде, көннәр буе шунда уйныйлар бит. – диде, Венера апа.

Ислам рәхмәтен әйтеп, су буена китте.

***

Айгөлнең әти-әниләре кичкә калганчы Казанга кайтып җитү уе белән юлга кузгалдылар. Аларны озатканнан соң, нәнәсе белән тагы бер тапкыр утырып чәй эчтеләр. Айгөл өстәлләрне җыештырып, нәнәсеннән рөхсәт сарап күл буена төшеп китте.

Менә ул төшләргә кереп, җанга рәхәтлек биреп торган гүзәл күл. Су өстеннән җиңелчә генә рәшә күтәрелә. Баш очында кошлар сайрый. Чәчәкләр, Айгөлне сәламләгәндәй, әкрен генә тирбәләләр. Агачлар арасыннан кояшның кичке нурлары елмая. Монда аны менә шундый сихри, гүзәл дөнья каршы алды.

Айгөл тәненең бөтен күзәнәкләре туенганчы суда йөзде, уйнады, шаярды. «Булды, бүгенгә җитте. Нәнә дә борчыла торгандыр», — дигән уйлар белән ул судан чыкты. Айгөл ике кызның үзе яныннан ашыгып үтеп киткәнен күреп калды. Айгөл кызлар ягына карый-карый, йомшак сөлгегә сөртенеп, киенергә кереште. Ул әйберләрен җыйнап, пакетка тутырырга гына керешкән иде, яныннан тузан туздырып мотоцикл узып китте.

«Ничек шулай, кешене күрмичә үтеп китәргә була соң инде?» – дип үзалдына сөйләде Айгөл, ачулы һәм куркынган тавыш белән.

Ник күрмәсен, күрде аны Ислам. Зур тизлек белән барганга гына туктап кала алмады. Өч-дүрт метр чамасы үткәч кенә туктый алды ул. Тузан уртасында басып торган ят кызны күреп, бик кыенсынды:

-Зинһар, гафу итегез, мин бик ашыга идем!- диде. Бу кызны моңарчы күргәне юк иде аның. кунак кызы икәнлеген аңлады. — Сез кемнәргә кайттыгыз?

Айгөл үзе янында сер бирмәскә тырышты:

— Сезгә нәрсәгә ул? Юлыгызда булыгыз! Бик ашыга идегез бит, аздан гына таптап китмәдегез.

— Гафу итегез инде. Сеңлемне алырга дип кенә килгән идем, аларның артыннан куып җитәм диеп, сезне искәрмичә калдым. Исемем Ислам минем.

Нишләптер бу кыз яныннан китәсе килми иде аның.

Айгөл ачуыннан арынгач, Исламга барысында сөйләп бирде. Алар бик озак сөйләшеп басып тордылар. Ислам үзенең күл буена нигә килгәнлеген дә онытып җибәрде. Айгөлнең чибәр йөзенә, зәңгәр күзләренә карап сокланды. Янәшәсен торып сөйләшү икесенә дә рәхәт иде.

Тагын күпме торган булырлар иде, юлда Зилә белән Алия күренделәр. Ислам Айгөл белән саубуллашып, сеңлесе янына китте, орышмады, бары тик кулыннан тотып:

— Кайтырга кирәк, сеңлем, әни борчыла анда. — диде.

…Төн. Күктә йолдызлар яна. Йортларда утлар сүнгән. Авыл инде күптән тыныч йокыга талган. Ара-тирә этләр өргән тавыш кына ишетелгәли. Ислам тәрәзә төбендә, күккә карап утыра. Аның уенда – Айгөл: «Тагын күрерменме? Озакка кайтканмы? Егете юкмы? Иртәгә туйга килмәс микән?»

Бик соң йокыга талды, төшендә Айгөлне күрде ул.

***

Туй буласы йортның капкаларын иртүк ачып куйганнар. Капканы, рәшәткәләрне төсле шарлар белән бизәп, әкияти урынга әверелдергәннәр иде. Кунаклар бик күп кайткан. Дәү абыйсының дуслары, туганнары, әти-әнисе мәш килеп туйга әзерләнәләр. Барысы да шат, елмаялар, көләләр. Кечерәк балалар абыйлары белән бергә туй машиналарын бизиләр, зурларга булыша алуларына сөенәләр.

Бу көнне Исламнар йортында да иртүк ыгы-зыгы купты. Һәммәсе ашык-пошык туйга җыеналар. Киемнәре, бүләкләре күптән әзерләнгән булса да, тагы бер кат барладылар. Зилә үзенә килешеп торган ак күлмәген киеп көзге каршысында кат-кат зыр-зыр әйләнгәннән соң, үзенең туйга әзер булуын белдерде.

Исламнар абыйларының капка төбенә килеп җиткәндә, туй машиналарын бизәп бетергәннәр иде инде. Бу шатланган халыкка карап торган Ислам артыннан:

— Ислам, исәнме! – дигәнне ишетеп, борылып караса, зәңгәр күзләрен кыса төшеп, елмаеп Айгөл басып тора. Исламга карап тора иде.

— Исәнме, Айгөл! Син ничек монда?

— Газиз абыйлар безнең күршебез бит. Мине дә туйга чакырдылар, -дип җавап бирде Айгөл. — Ә син, ничек монда?

— Газиз минем икетуган абыем, — дип җавап бирде Ислам.

Айгөлне күргәч кенә, ни өчен иртәдән бирле йөрәгенең ашкынганлыгын аңлады Ислам. Ул мәхәббәт тулы күзләре белән Айгөлгә карап, аның кулларыннан алды. Алар сүзсез генә күзгә –күз карашып аңлаштылар.

Кунакларга бик бик озак көтәргә туры килмәде, машиналарга утырып, күрше авылга кәләшне алырга юл тоттылар.

Туй бик куңелле булды. Кунаклар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барган туй сизелмичә дә узып китте. Әллә Ислам белән Айгөлгә генә шулай тоелды микән? Алар бу бәйрәмнең озаккарак сузылуын телиләр иде.

… Их, яшьлек… Мәхәббәт тулы күзләр, күпме матур сүзләр, вәгъдәләр…

Ислам белән Айгөл үзләрен алда нинди сынаулар, каршылыклар көткәен әлегә бемиләр иде шул. Исламның әзерләнеп тә югары уку йортына керә алмыйча, армиягә китеп барачагын. Айгөлнең аны сагынып көтеп алачагын. Өйләнешергә дип әзерләнгәндә, Исламның авариягә юлыгып гарипләнәчәген. Айгөлнең сөйгәнен бер минутка да ялгыз калдырмыйча саклаячагын…. Төрле сынауларны бергә узып, мәхәббәтләрен сынап, бик бәхетле гаилә корып җибәрәселәрен ул чакта белмиләр иде әле алар…

Шарипова Зиля Альбертовна
Страна: Россия
Город: Буинск