Әбием догасы.
Туган авылым сугышны күрмәгән,
Ә бит сугыш булган дәһшәтле.
Ирләре киткәч сугыш кырына,
Халык күргән бик күп михнәтне.
Басуларда иген гөрләп үскән,
Ә җыярга юк бит агайлар.
Хатын-кызлар,карт-корылар белән,
Рәттән баскан нәни малайлар.
Үзләренә ашау такы-токы,
Ә фронтка икмәк кирәк бит.
Көнне-төнгә ялгап эшли алар.
Тизрәк җиңеп кайтсын ирләр дип.
Баһадирдай 500ләп егетне,
Авылым озаткан сугыш кырына.
Тик аларның азы кире кайткан,
Җиңү яулап туган ягына.
Авылым уртасында һәйкәл тора,
Бер истәлек булып үткәнгә.
Илне саклап сөйгәннәрен яклап,
Сугышларда шаһит киткәнгә.
Бу һәйкәлгә бик еш киләбез без,
Карт әбием белән бергәләп.
Онытмагыз ди ул,бабагызны,
Йөрегез сез,балам,килгәләп.
Ятимлек һәм ачлык бәла икән,
Ходай күрсәтмәсен беркемгә.
Сугыш дигән афәт төшкә кереп,
Борчымасын хәтта төшләрдә.
Балаларым,онык,оныкчыклар,
Яшәгез сез тыныч илләрдә.
Әниләр дә булсын яныгызда,
Әтиләрдә торсын янәшә.
80 яшен күптән тутырса да,
Ачы яшьләр һаман күзендә.
Намазлыктан тормый дога кыла,
Тынычлыклар теләп һәркемгә.