Әгерҗе кызы-Гөлзадә
Әгерҗе районында
Дөньяга килгән бер кыз
Гөлзадә Әхтәмова.
2.Әтисе Хаҗи исемле
Бик укымышлы кеше.
Техникумда укыган
Ул сельпо җитәкчесе.
Бай гаиләдә үсә.
Яшьли китапханәче,
Башка эшләргә күчә.
Шигырьләрне ярата.
Үзе җырлый, үзе бии
Концертларда катнаша.
Мәктәпне дә тәмамлый.
Аннан соң Сарапулда
Зур хезмәт юлын башлый.
Алабугага килә.
Училищене тәмамлый,
Институтка керә.
Гаилә корып җибәрә.
Аннары тормыш җилләре
Себер ягына илтә.
Алабугага кайта.
Икенче урта мәктәптә
Балаларны укыта.
Китаплары басыла
“Җәйге кар”, “Зәңгәр хыял”,
“Борынгы Алабуга”.
Безгә дә бүләк итә.
Җитмеш алтысы тулса да
Бүген дә иҗат итә.