Күк йөзләрен ярып салют ата
Искәртә ул Җиңү бәйрәмен.
Тик, нигәдер моңсу газиз ана
Югалткан ул соңгы өметен.
Ватан сугышына ире китте
Ике улы, ике лачыны.
Калды ана ике кызы белән
Ах, бу сугышның ачы салкыны.
Ачлы-туклы, тишек чабатадан
Үткәрделәр салкын кышларны.
Көтте ана, бәлки язлар килгәч,
Бетер диеп каһәр сугышны.
Ник язмыйлар, нигә килми хәбәр
Көтә ана, көтә саргая.
Йөрәккәе генә ничек түзсен
Кара хәбәр килде анага.
“Бу сугышта ирең үлгән” – диеп
Язылган ул кара конвертта.
Ышанмады ана, тик елады
Күрсәтмичә яшен кызларга.
Тик яшәде ана балалары өчен
“Җиңү өчен!”- диеп яшәде.
Урманын да кисте, урды-сукты
Курыкмады эштән, качмады.
Кырык өчнең матур җәендә
Урак өсте кызган чагында.
Китерделәр хәбәр “Ирең кайтты!
Ирең кайтты туган ягына”.
Ана чапты, куеп урагын
Күзе күрми кая басканын.
Ире тора култык таяклардан
Салкын сугыш алган аягын.
Кечкенә кызы йөри бөтерелеп
Килеп коча исән аягын.
Үзе елый, үзе сорау бирә
“Әтием, кайда соң синең аягың?”
Көннәр үтте, газиз ана көтте
Көтте хәбәр ике улыннан.
Хатлар гына никтер озак йөри
Тоткарлана кайтыр юлында.
Тагын йортка кара хәбәр килде
Улың үлгән каты сугышта.
Ана йөрәккәе ничек түзде?
Шартламады ачы язмыштан.
Газиз ана түзә тешен кысып
Кипте инде елар яшьләре.
Соңгы өмет төпчек малаенда
Исән булса, бер кайтыр әле.
Ак чәчәккә батып алмагачым
Шаулап утыра ишек алдында.
Барлык дөньяларны шатландырып
Хәбәр килде җиңү хакында.
Күкрәкләре тулы орден – медаль
Кайтты улы соңгы өмете.
“Кайттым, әнкәй, кайттым җиңү белән,
Өй ишеген ачып син кертче!”
Һәйкәл куйыйк газиз аналарга
Алар – безнең яшәү маягы.
Онытмасын халкым ана сүзен,
Кабул булсын аның догасы.
Авылым Бакча-Сарай
Нинди матур авылкаем
Исеме Бакча-Сарай.
Җисеменә туры килә
Кем кушкан аңа шулай?
Ап-ак чәчәккә күмелә
Ямьле яз айларында.
Әллә каян балкып тора
Горур мәчет- манара.
Тәмле аның чишмә суы
Яшелдер болыннары .
Алыштыргысыз бернигә
Туган якның шифасы.