Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Гаилә традицияләре

Гаилә традицияләре – буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр һәм күзаллаулар ул.

Берәүләр өчен ул кичләрен бергәләшеп китап уку булса, икенчеләре өчен өстәл уеннары уйнау, өченчеләргә – гаилә белән спорт ярышларында катнашу.

Һичшиксез, һәр гаиләдә үзенә генә хас традицияләр була. Алар гаилә әгъзаларын берләштерә, туганлык хисләрен арттыра, бер-береңә якынаю чарасы булып тора, рухи үсешкә, үз-үзеңне аңларга, тормышта үз юлыңны табырга ярдәм итә.

Безнең гаиләдә дә билгеле традицияләр бар. Мәсәлән, бергәләшеп саф һавада йөрү, кичләрен китап уку я өстәл уеннары уйнау, ел саен, җәй җиткәч, әбигә кунакка кайту, чаңгыда я тимераякта шуу, футбол уйнау һ.б.

Әлеге язмамда шуларның берсенә туктап үтмәкче булам. Ул да булса – кичләрен китап уку.

Тәүге тапкыр дөньяны танып-белүдә, тирә-ягыбыздагы кешеләр турында фикер йөртергә өйрәнүдә китапның роле аеруча зур, ул кешегә үсәргә, халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.

Өебездә әти-әниләребезнең балалык вакытыннан сакланган күп кенә китаплар бар, шулар арасында 1978 нче елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән А.Алишның «Әкиятләр һәм хикәяләр» дип исемләнгән җыентык игътибарны үзенә җәлеп итә.

Без бәләкәйрәк вакытта әлеге китапны безгә әти-әни укыды, ә без рәхәтләнеп тыңладык. Хәзер инде үзебез кечкенә сеңелкәшебезгә укыйбыз. Бер караганда, җыетык шактый иске инде, битләре дә күп вакыт үтү сәбәпле саргайган, рәсемнәре дә юк шикелле тора. Ләкин бу беренче карауга гына. Иң кыйммәтлесе – эчтәлеге бит аның. Монда А.Алишның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре, хәтта тормыш юлына кагылышлы мәгълүмат та, фашистлар кулына әсирлеккә эләгеп, иксез-чиксез газап кичергән халкыбыз турында истәлекләр кертелгән. Элек, балалык аркасында, бу өлеш кызыксыну уятмый иде. Аның әһәмиятен әле генә аңлый башладым.

Шуңа күрә укыла торган текстның эчтәлеге дә үзенчәлекле: монда күптән булып үткән, тарихка кагылышлы вакыйгалар турында да, уйдырма вакыйгалар турында да сүз бара. Моны уку да, тыңлау да мавыктыргыч. Әлеге әсәрләр ярдәмендә без әхлакый хикмәткә ирешәбез, алар үз-үзебезне рухи яктан үстерергә ярдәм итә, тормышның асылы, адәм баласының билгеләнеше турында уйланасың. Акны карадан, яхшыны начардан аеру юлында да зур этәргеч булалар. Китапны укып бетергәч тә, әлеге хикмәтле, гыйбрәтле вакыйгалар озак кына уйланырга мәҗбүр итә: бигрәк тә үзебезнең холкыбыз, сүзебез, хәтта уйларыбыз турында баш ватулар күп була. Әсәрдә тасвирланган геройлар шикелле саф күңелле, гадел, тәртипле, зирәк, тәмле телле, ярдәмчел буласы килә…

Гаиләбездә мондый традицияләр барлыгына мин бик шат һәм канәгать. Чыннан да, тормышка әзерләнү, чынбарлыкны танып белү – мәшәкатьле, авыр булуына карамастан, әлеге хикәяләр ярдәмендә берникадәр тәҗрибә туплау, тормышның асылына төшенү, үз-үзеңне тискәре йогынтыдан саклап калу мөмкинчелеге бар, минемчә.

Бөек язучыларыбызга ияреп, илһам килгәндә, үзем дә әкият язгалыйм… Сезнең игътибарыгызга үземнең бер эшемне тәкъдим итмәкче булам.

Амалиянең курчагы

әкият

Борын-борын заманда булган, ди, бер кечкенә генә авыл. Бу авылда елга да булган. Аның тирә-ягында агачлар, берсеннән-бер матур аллы-гөлле чәчәкләр үскән, чәчәкләр арасында сары, зәңгәр, кызыл күбәләкләр очкан. Һәркем бу елганы хөрмәтләгән, чөнки елганың суы белән файдаланганнар. Шуңа рәхмәт йөзеннән – суны чисталыкта тотканнар, чүпләрне җыйганнар, тирә-ягын яшеллек белән күмгәннәр… Шулай ел артыннан ел үткән.

Көннәрдән бер көнне елгага бер усал су анасы ияләшкән. Суга килгән кешеләрне куркыткан. Шунлыктан монда берәү дә аяк басмый башлаган. Кешеләр булмагач, су да көннән-көн пычранган…

Авылда Әминә исемле бер кыз булган. Суның пычранганына ул нык кайгырган, өстәвенә су да бетә башлаган. Шулай бервакыт ул елганы чистартырга уйлаган. Су янына килеп җитүгә, су анасы да күренгән. Ләкин Әминә, бернигә дә карамастан, ниятен чынбарлыкка ашырырга үз-үзенә сүз биргән. Шуңа әңгәмә корып җибәргән. Мондый кыю кызны күргәч, су анасы үз гаебен таныган, дуслары булмаганлыктан кешеләрне рәнҗетә башлавы турында елый-елый сөйләгән. Шушы көннән башлап алар бик дуслашып киткәннәр. Кешеләр янә елгага килә башлаганнар, чистартып, элекке халәтенә кайтарганнар. Авылдашлары Әминәгә рәхмәтле булганнар.

Күршедә бәләкәй батырның Амалия исемле дусты булган. Аңа Әминәнең уңай яклары, сыйфатлары шулкадәр ошаган, хәтта курчагын да Әминә, дип йөртә башлаган…

Шириев Аяз Рамилевич
Страна: Россия
Город: Казань