XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
“Гаиләмнең җиңү таңнары”

  

Ул елларны төшләремдә күреп,

Төннәремдә һаман саташам.

Йөрәкләрдә сугыш салган яра

Әрнештерә кайтып кабаттан”-

Әйе, сугыш калдырган яра күпләрнең күңелен бүген дә әрнетә.Сугыш…. Берәүне дә аямый торган сугыш…. Мин әлеге сугыш хакында әбием сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләм. Ул сөйли,ә мин аның сөйләгән һәр сүзен йотлыгып тыңлыйсы урынга, кызу- кызу дәфтәр битенә аның сөйләгәннәрен язып калырга ашыгам. Сирәгәйде,сугыш чоры былаларының саны да сирәгәйде. Әбием кебек бәян итүчеләр булганда , язып калырга кирәк. Килер буыннарга сөйләргә, искә алырга зур бер тарихи истәлек бит.

Унбише яңа гына тулып килгән Әминә дә әллә нигә йөрәгенә урын таба алмый азаплана.Олыгаеп, үзгәреп тә китте соңгы араларда. Әллә әтисенең вакытсыз үлеме, әллә бертуган апасының берсеннән-берсе кечкенә биш сабыен калдырып дөнья белән саубуллашуы шулай иртә олыгаерга мәҗбүр иттеме кызны. Әнисенең дә сәламәтлеге нык какшады. Йөздән артык сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән кендек әбисе Фатиха әби ничектер бетәшеп, сулыгып калды. Ай бу кайгы дигәннәрең, агач башыннан түгел, адәм башларыннан йөри шул.

         Ә шулай да яз үзенекен итте. Авырлык белән булса да, язгы кыр эшләре дә тәмамланды. Әминә  ул эшләрнең үзәгендә кайнады. Эшкә батыр булуы, пөхтәлеге, тәвәккәллеге белән башкалардан аерылып торды кыз. Шуңа күрә аңа күз атып йөрүчеләр дә аз булмады авылда. Тик кызның йөрәге бер генә егетне үз итте. Ул да булса икенче як урамдагы егет —  Габдрахман иде. Егет белән кыз сирәк күрешсәләр дә, очрашканда: “Мәңгегә бергә булырбыз, башкалар көнләшерлек матур үрнәк гаилә корырбыз”,-  дип хыялландылар. Ә бу хыяллар чынга ашар микән дип башларына китереп тә карамый  алар. Белмиләр шул ул хыялларның челпәрәмә киләсен…

         Ул көнне Әминә зурлар белән урманда яфрак җыюда иде. Урманга таба тыны бетеп йөгереп менүче Ибрайны күргәч тә, әллә нишләп киттеләр алар. “Апайлар, сугыш башланган, апайлар, ишетәсезме? Герман безгә каршы сугыш башлаган. Тизрәк  кайтыгыз, тизрәк,”- диде дә малай кабат авылга чапты.

         Еларга да, нәрсә дип уйларга да белмәделәр алар. Әминәнең күз алдыннан берьюлы әтисенең, Герман сугышында әсирлеккә төшеп, мең үлемнән калып, җиде ел байларда хезмәт итүе , күп авылдашларының шул сугышта ачлыктан үлеп калулары килеп басты. “Барыбыз да кырылып бетә идек. Бәдрәфкә куйган кәгазьләрдән күгәрчен ясап, шуны немец балаларына бирдек. Алар безгә ипи ташыдылар”,- дип  еш искә ала иде әтисе. Шул уйлар белән авылга кайтып җиткәнен дә сизмәде кыз. Авылда инде мәхшәр башланган: бала-чагалар елый, хатын-кызлар агарынып, калтыранып ашарга әзерли, кемнәрдер төенчек төйни…

         Әминә кайтып кергәндә, Фатиха әбинең инде күзләре елаудан шешенеп беткән, тик авыз эченнән генә һаман бер сүзләрне кабатлый иде: ”Әй Ходаем, тагын нәрсәләр күрәсебез бар икән? Газиз бәбекәйләребездән аерырсың микәнни? Әчәсе сулары, җыясы ризыклары кайларда икән? “

         Китте, өч абыйсы китте сугышка. Башта хат-хәбәрләре килгәләп торса да, тора-бара алар да сирәгәйде. Шул көннәрдә Габрахманны да алдылар. Киткән чакта: “Әминәм, сине сөюем үзем белән китә. Көтәрсеңме? Алай-болай була калсам, башкаларны, минем кебекләрне…. “ — диде дә иптәшләре утырган арбага сикереп менде.

         Алар китте, бөтен авырлык авылдагы хатын-кызлар, карт-корылар, үсмер кызлар җилкәсенә калды. Ачлы-туклы килеш урман кисәргә барулар дисеңме, күрше районнардан күтәреп симәнә ташыганда, карлы-бозлы язгы ташуларга агулармы, үзләреннән 50-60 чакрым ераклыктагы Берсут пристаненнән тартып тоз ташулармы — берсе дә калмады. Түзделәр инде, дошманга булган үч, нәфрәт көчле булганга, авырлыкларга зарланмадылар. Шуның өстенә әнисенең дә хәле начарланганнан –начарлана барды. Һәм, сугыш бетәсе елны , бер улының сугышта үлеп калуын белеп, башкаларының исән кайтуын  да күрә  алмыйча , төпчеген — Әминәсен дөм ятим калдырып, бакыйлыкка күчте.Ул вакытта тауда урак урган чак иде. Изге рамазан аенда , хәсрәтләрен эченә йотып, уразасын да тотты кыз, урагын да урды. Ярый әле сәхәргә күрше карчыгы Шәмсеруй әби уята иде.

         Беркөнне авылга Габдрахман кайткан, бик каты яраланган икән дигән хәбәр таралды. “Булсын, авыру булса булсын, тик терелсен генә,”- дип теләде кыз. Җиңгәләренең: “ Бүтән егетләр дә бетмәгән бит, күрә торып”…  диюләренә дә карамады. Габдрахман әкренләп аякка баскач, ике йөрәк бергә кушылды. Бер-бер артлы өч малай дөньяга. килде. Язмыш тагын сынаулар әзерләп куйды хатынның алдына. Яратканы, яраларыннан мантый алмыйча, мәңгелеккә күчте. Сынмады, сыгылмады Әминә. Тау хәтле авырлыкларны иңнәренә күтәрде дә бөтен күңелен эшкә биреп түзде. Балаларны аякка бастыру, тәрбияле, эш сөючән, намуслы итеп үстерү өчен бөтен көчен куйды. Күңеленнән бервакытта да Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычын югалтмады. Ул кушканча яшәргә тырышты. “Балаларым гомерле булсыннар!”- дигән теләкләре дә чынга ашмады. Бер-бер артлы өч баласын да соңгы юлга озатты ул. Иң ачы хәсрәт-бала хәсрәтен дә татыды ана. Килгән һәрбер хәсрәт артыннан “Сабыр итик, оланнар. Аллаһы Тәгалә сөйгән бәндәләремә генә кайгы-хәсрәтне мулдан бирермен дигән. Язмыштан узмыш юк. Илләребез тыныч, җитәкчеләребез шәфкать — миһербанлы булсын, кабат сугышлар күрергә язмасын”-, дип тели  иде ул.  Мин дә кулыннан тәсбихын төшермәгән, биш вакыт намазын калдырмаган әбиемә карый идем  да үземә алга таба яшәргә көч-куәт, рухи ныклык, сабырлык ала идем. Бүген әбием юк инде. Ләкин аның белән бәйле хәтирәләр күңелемдә озак сакланыр. Ә язганнарым аның рухына дога булып барсын иде!

Илзия Гафиятова,

11 нче сыйныф.

 Олы Кибәче авылы.

Гафиятова Ильзия Ильшатовна
Страна: Россия
Город: д. Малые Кибячи