Һәркемнең бар гаиләсе
Нәсел – тамырсыз булмый.
Шәҗәрә төзибез әле,
Бабам белән утырып.
Бик күп булдык , яза торгач,
Бар туганнар җыелгач.
Туганнарны белү фарыз,
Хөрмәтләү, зурлау тиеш.
Өебездә дә бик күңелле,
Чөнки без монда җидәү.
Әти-әни, абый, апам,
Әбекәем, мин, бабам.
Бәхетле генә яшик без ,
Әти – терәк, әни – йөрәк.
Гаиләбезне саклыйк, яклыйк,
Бары шул гына теләк.