Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Гаиләм-терәгем

Кайдан көч алып яшисең?

Сере нидә яшәүнең?

Кем бирә дөнья ачкычын?

Таянычың кем синең?

Сере гади — гаиләм бар,

Терәгем дә, көчем дә,

Әткәй-әнкәй, туганнарым,

Горур шуның өчен дә.

Бабамнардан килгән барлык

Тәҗрибәсе тормыш-яшәүнең

Гаиләмнән күчкән канга,

Маягы ул көнемнең.

Телемне, горефемне дә

Әнкәй теләп тапшырган,

Рәхим-шәфкать сыйфатларын

Әткәм беркетеп куйган.

Кайларда гына йөрсәм дә,

Беләм төгәл: гаиләм

Каршы алыр колач җәеп,

Канат куяр — мин беләм.

Гаилә-җылы учак

Балачакның матур мизгеле

Гаиләмнән минем башлана.

Гаилә ул- җылы учак-

Якты хатирәләр саклана.

Гаилә-гомер бишеге

Күпме кеше монда тирбәлгән.

Төп нигездә канатларын

Ныгытып читкә сибелгән.

Гаилә- бәхетнең ачкычы

Ягымлы, саф хисләр уяна.

Бәхетле гаиләдә генә

Өмет чаткылары елмая.

Мин бәхетле бу дөньяда-

Янәшәдә газиз кешеләр.

Горурланам барсы белән

Ярдәмчелләр, бик тә көчлеләр.

Туган телем –энҗе бөртеге

Туган телем-энҗе бөртеге-

Үзе нәфис,үзе затлы ул.

Минем өчен җирдә иң газизе

Бал-шикәрләрдән дә татлы ул!

Туган телдә җырлар җырлыйм мин,

Туган телдә шигырьләр сөйлим.

Туган телнең моңын ,аһәңен

Бөтен җиһан ишетүен телим!

Яшә әле җирдә, Туган телем,

Һәркемнең дә күңеленә якын булып.

Матур уйлар,матур сүзләр белән

Күңел сандыклары торсын тулып!

Укытучым

Белем илләренә сине

Кем җитәкләп алып керде?

Барысын да булдырасың

Диеп, канатлар бирде?

Кем өйрәтте һәр нәрсәдә

Матурлыкны күрергә?

Олысына, кечесенә

Ярдәмгә килергә!

Китап битләре аркылы

Дөньяларны гизәргә?

Тормышыңны матур уйлар,

Сүзләр белән бизәргә.

Тырышырга, максатыңнан

Читкә тайпылмаска,

Авырлыклар очрый калса,

Һич тә курыкмаска.

Ул, әлбәттә, Укытучы-

Иң изге кеше җирдә.

Һәркемнең дә йөрәгенә

Ачкычны таба белә.

Һәр иртәне ямьле итә

Аның елмаюы.

Иң матур юл-кыңгыраулы

Укытучым юлы!

Гульназ Камалиева Алмазовна
Страна: Россия
Город: ст.Куланга