XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Гаиләбезнең кадерле ядкяре

Әлфия әбиемнең сөйләве буенча, (ул Кукмара ягыннан), ерак әби-бабаларыбыз уңган кешеләр булган: иген иккәннәр, мал-туар асраганнар, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Тирә-якта дан тоткан балта осталары, итекчеләр, тимерчеләр, бизәк төшерү (нәкыш) осталары булып танылганнар. Алар кулы белән салынган йортлар бизәлеше ягыннан башкалардан аерылып торган. Эш арасында күңелле итеп ял да иткәннәр: кичке уеннарда, өздереп, тальянда уйнаганнар, йөрәккә үтәрлек итеп җырлаганнар. Балаларына тиешле тәрбия дә биргән әби-бабаларыбыз. Бигрәк тә, кызлы гаилә баласын яшьтән үк кул эше осталыклары серләренә төшендергән. Өлкәннәр белән берлектә, кич утырып, килен булып төшәчәк йортка бирнә – өй кирәк-яраклары: тастымал, сөлгеләр, ашъяулыклар һ.б. хәзерләгәннәр. Кыз баланың уңганлыгы бирнәдә күренгән.

Әлфия әбиемнең әбисе Сәмигулла кызы Әсхәпҗамал әби 1886нчы елда туган. Шул заманның кызларына бирелгән тәрбияне алган, кечкенәдән кул эшенә өйрәнеп үскән, 17 яшендә кияүгә чыккан. Әсхәпҗамал әби тирә-якта данлыклы аш-су остасы да булган әле. Туй табыннарын әзерләргә гел әбиебезне чакырганнар. Тирә-як авылларда ул кул эше – бизәкләп эшләү остасы булып та танылган. Үзләре үстергән киндердән ниләр генә тукымаган ул: төрле үрнәкле тастымаллар, үзенчәлекле бизәкле сөлгеләр, чүпләмле (күпертеп чигелгән) сөлгеләр, ашъяулыклар, өстәл япкычлары, күкрәкчекләр һ.б. Аларга төшерелгән үрнәк-бизәкләрнең төрлелеге, катлаулыгы гаҗәпләндерә, сокландыра. Аларга карап, әби-бабаларыбызның оста рәссам булуларына хәйран калам.

Әсхәпҗамал әбиебезнең безнең көннәргә килеп җиткән бик күп сөлге-тастымаллары, чигүле өй кирәк-яраклары арасында гаиләбез өчен бик кадерле ядкяр бар. Ул XIX гасыр ахырында тамбур чигүе белән эшләнгән намазлык. Аны Әсхәпҗамал әбиемә, кияүгә чыкканда, әнисе бүләк иткән. Кызганыч, ул әбиебезнең исеме билгеле түгел. Әсхәпҗамал әби кызы Миңлебикәгә тапшырган, Миңлебикә әбием – Әлфия әбиемә, Әлфия әбием минем әнием Гүзәлгә бүләк итте. Ул намазлык хәзер бездә саклана.

Эшләнелеше, бизәлеше белән гаҗәп катлаулы бу намазлык. Размеры да, җайлап утырып, намаз укырлык: 130 x 100. Намазлыкның өч ягына бизәк төшерелгән, ә дүртенче – аяк белән баса торган җире буш калган. Бизәкләр – 9 чәчәк бәйләме – эчке ягыннан да, тышкы ягыннан да каймаланып, бордюрлар белән әйләндереп алынган. Бордюрның áрка формасында булуы гаҗәп түгел: әбиләребезнең хыял-теләге изге булган – шуның аша җәннәткә керү. Намазлыкның уртасында бизәкләр юк, ак төстә. Моның да аңлатмасы бар. Безнең әбиләребез гомере буе ак төсне үз иткән, чөнки ул чисталык, пакьлек төсе, ә гыйбадәт кылу урыны ару-пакь булырга тиеш. Беренче карауга ук, төсләр төрлелеге күзгә ташлана. Тышкы як бордюр шәмәхә, куе зәңгәр, ачык зәңгәр, саргылт; эчке як бордюр куе кызыл, кызыл, ал төс белән чиратлашып бара. Ике яклап, өчәр чәчәк бәйләме чигелгән. Чәчәкләрне урнаштыруда, төсләрен бирүдә симметрия саклана, алар бер-берсен кабатламый, чуарлап эшләнгән. Куе кызыл, кызыл, ал, кызыл сары, сары, көрән, куе көрән, зәңгәр, ачык зәңгәр, күк, шәмәхә, ачык шәмәхә, яшел төсләр чиратлашып килә. Һәр чәчәк башка төрле төстәге җеп белән каймалап алынган. Намазлыктагы чәчәк бәйләмнәренең композициясе сакланган хәлдә, өске яктагы ике читендә аларның күләме зурая; бизәкләр матуррак, катлаулырак. Уртадагы чәчәкләр кувшин формасындагы бизәкнең ян-ягыннан чыгып тора һәм аның уртасына да чәчәк утыртылган, бизәкнең эче дә шәмәхә төстәге чәчәкле.

Намазлык ефәк җепләр белән күпертеп эшләнгән. Хәйран калырлык: бу эшне башкарып чыгарга күпме көч, түземлелек кирәк булган икән әбиемә?!

Бу кадерле ядкарьләр еллар аша бүгенге көнгә – безгә килеп җиткән икән, бу инде әбиләребез-дәү әниләребезнең авыр заманнарда да, бу истәлекләрне югалтмыйча, авырлыклар алдында сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләренә бер дәлил. Әбиләрдән калган истәлекләрне саклап, үзебездән соң килгән буыннарга җиткерү өчен, без җаваплы. Буыннардан буыннарга килгән кул эшләре, кул эше осталыгы югалмасын, буыннар чылбыры дәвамлы булсын иде! Дәвамчылары – без!

Халитова Гульгеня Ильнуровна
Страна: Россия
Город: Буинск