XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Гаиләбезнең горурлыгы

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел…

1941-1945нче еллардагы сугыш тарихка Бөек Ватан сугышы исеме астында кереп кала.

Сугыш… Күпме михнәт, газап, авырлык, кайгы-хәсрәт кичерергә мәҗбүр булган халык: тол калган хатын-кызлар, имгәнгән ир-атлар, ятим сабыйлар, олылар белән беррәттән авыр эшне башкарган балалар…

Әлеге сугышта безнең гаиләдән дә ике картбабай катнашкан. Аларның берсе – Маштыев Хәнәфи Гайнетдин улы. Ул 1920нче елның 20нче мартында Татарстанның Тәтеш районы Олы Тархан авылында туып үсә. Шулай, тәбәнәк буйлы, ябык кына 21 яшьлек егет күп кенә авылдашлары белән бергә туган илебезне сакларга китеп, дошманны тар-мар итүдә үз өлешен кертә, көньяк фронтка пехота солдаты буларак җибәрелә. Сугыш барышында авылдашы яраланып үлә. Картбабай аны җирләмәкче булып, тоткарланып кала. Ләкин командир, атып үтерү белән куркытып, җирләүне туктата. Атака башлана һәм озак та үтми үзе дә, ярчык ярасы эләгеп, кулы яралана. Аны Грузиянең Кутаиси шәһәренә госпитальга дәваланырга җибәрәләр. Ике кулында 4,5 бармак калып, 2нче группа инвалиды була. Автомат тота алмаганга, демобилизацияләнә. Тбилиси аркылы Казанга, аннан туган авылына кайта.

Ләкин ул бирешми, гомере буена инвалид булып калса да, тора-бара 4,5 бармак белән эшнең асылына төшенә, хәтта балта остасы да була: ат чаналары, балаларга артлы урындыклар ясауны сәламәт кешеләрдән күпкә остарак итеп башкара. Авылдашлары арасында хөрмәткә лаеклы, зирәк кеше була. Күп еллар буена хәзерләүче эшендә эшләп, лаеклы ялга чыкканнан соң да бу эшне дәвам итә.

Карт бабамның тормыш юлы авыр булуына карамастан, һәрберебезгә үрнәк булырлык та ул. «Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер», дип юкка гына әйтмәгән бит татар халкы. Дөрестән дә, һәр эшнең җае була. Әгәр аның асылына төшенәсең икән, кайгыга бирешеп, ялкаулыкны хуплап утыру да үзеннән-үзе ерак китә.

Шириев Юсуф Рамилевич
Страна: Россия
Город: Казань