Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Гаилә альбомы битләрен актарганда…»

Табигатьтә яз хакимлек итә. Тирә-ягыбыз кошлар җырына, шомырт чәчкәсенең хуш исенә күмелгән. Илебез күге аяз, без тыныч илдә яшибез. Дөнья 75 ел тыныч сулый, халкыбыз тормыш матурлыгына куанып яши. Безгә, шушы тыныч тормышка куанып, тырышып укырга, туган ягыбызга кирәкле кешеләр булып үсәргә генә кала.
Ә бит 1941 нче елның 22 июнь иртәсендә фашист илбасарлары безнең илебезгә бәреп керәләр. Илдә тиңсез зур көрәш башлана. Бик күп ир-егетләребез, апаларыбыз, безнең бәхетле киләчәк хакына, үз гомерләрен корбан иткәннәр. Минем ерак бабаларым да, Килдебәк авылында яшәгән Латыйпов Хатыйп Латыйп улы һәм Ганиев Дәүләтҗан Габделгани улы – Бөек Ватан сугышы ветераннары, алар икесе дә сугыштан гомерлеккә инвалид булып кайтканнар. Хатыйп бабайның бер кулы контузияләнгән, Дәүләтҗан бабайның бер күзе булмаган. Алар, сугыштан кайткач, Ватаныбыз өчен зур хезмәт куялар.
Минем бу сочинениене яза башлавымның сәбәбе шул: җиңү бәйрәме алдыннан без гаилә альбомын яңадан бер кат карап чыктык. Шунда мин ерак бабаларым фотосына игътибар иттем һәм әнием миңа менә нәрсәләр сөйләде. Мин дә сезне әлеге тарих белән таныштырып үтәм. Сүзем бабамның әти-әнисе Хатыйп бабай һәм Хәдичә әбием турында.
Латыйпов Хатыйп Латыйп улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1913 нче елның 13 нче мартында Саба районы Килдебәк авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Латыйп һәм әнисе Кәлимә гади тормыш алып баралар. Гаиләдә 13 бала була, ләкин өчесе генә исә-сау үсә. Абыйсы Зариф сугышта хәбәрсез югала. Бабам Килдебәк авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. 1941 нче елның 25 нче августында сугышка мобилизацияләнә. Җәяүле сугышчы булып хезмәт итә. Беренче сугышка керү Волоколамск өлкәсендә була. Ике тәүлек дошман чолганышында булалар, ләкин безнекеләр ягына чыгу юлын табалар. Сугышта ике тапкыр яралана. Яраланганнан соң, дүрт ай Красноуфимск хәрби госпиталендә дәвалана. Һәм гомеренең ахырына кадәр аның уң кулында осколок кала, ул бармакларын хәрәкәтләндерә алмый. 1943 нче елда демобилизацияләнә һәм туган якларына кайта. Колхозда эшли, авылның иң чибәр һәм уңган кызы Хәдичәгә өйләнә. Алар берсеннән-берсе акыллы һәм тырыш биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Бабам бик шәфкатьле булган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт булышкан. Ул сугыш турында сөйләргә яратмаган, әлеге вакыйгаларны искә төшерү аңа бик авыр булган. Күп санлы медальләр һәм Беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Озын гомер кичереп, үзеннән соң зур тату гаилә һәм матур истәлекләр калдырып, 2008 нче елның 16 нчы гыйнварында вафат була.
Әбием Хәдичә Гайфулла кызы 1924 нче елның 1 нче июлендә Гайфулла һәм Бәдерниса гаиләсендә өченче бала булып туа. Мәктәптә белем алганнан соң, колхозда эшли башлый. Сугыш башланганда, аңа 17 яшь була. Бөтен гаиләләргә килгән зәхмәт аларны да читләтеп үтми. Ачлык башлана, кияргә кием булмый. Сугыш елларында урак урган, көлтә бәйләгән, фермада эшләгән. “Без ул вакытта “Барысы да фронт өчен!”дигән девиз астында яшәдек. Көн саен радиодан “сугыш бетте!” дип әйтмәсләрме икән дип көтә идек. Сугыш беткәннән соң да тормыш җиңеләймәде, чөнки җимерекләрне төзекләндерәсе бар иде. Аның нужасы берничә елга кадәр дәвам итте”, — дип сөйләгән.
1946 нчы елда бабам белән гаилә корып җибәрәләр. Дүрт малай (Нәкыйф, Нәфыйк, Рәфыйк, Равил) һәм бер кыз(Әнисә) тәрбияләп үстерәләр. Бала үстергән вакытларны болай дип искә ала : “Беренче бала Нәкыйф тугач, шул баланы алып, кояш чыкканчы урак урырга эшкә бара торган идек. Шунда баланы куеп, эшләрне эшләгәч, арып өйгә кайта торган идек. Шулай бер көнне өйдәге эшләрне карап, бозауны арканлап, баланы алып эшкә барган чакта кояш та чыкмаган иде. Каршыма председатель чыгып: “Бу вакытта эшкә киләләрмени, соңга калдың, бар кайтып кит!”- дип ачуланган иде”, -ди.
Аннары төзелештә эшләгән, лаеклы ялга чыкканчы, бозау караган. 50 яшендә лаеклы ялга чыгып, төпчек улы Равил һәм килене Алфира тәрбиясендә яшәгәннәр. 2001 нче елның 1 нче сентябрендә вафат була. Килдебәк авыл зиратында җирләнә. “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Кул эшенә бик оста була. Өс киемнәре дә тегә, нутрия дигән җәнлек асрап, аның тиресен иләп, бүрекләр дә тегә. Сораучылар бик күп була. Ул пешергән камыр ризыклары телеңне йотарлык булган. Туй мәҗлесләренә өстәл әзерләргә чакыра торган булалар.
Гаилә альбомын караудан башланган кызыксыну мине бик күп истәлекләр белән баетты. Мин дә шушы бабам белән әбиемнең кечкенә оныкчыгы бит дип горурланып утырдым. Җирдә башкача сугышлар булмасын, илебез тыныч тормышта яшәсен, күгебез аяз булсын дигән теләктә язмамны тәмамлыйм.

Зарипов Газиз Дамирович
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 14.07.2008
Место учебы: МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ"
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Район: Сабинский
Город: село Новый Мичан